Логотип
Язмыш

Җиде төннең уртасында...

“Упаси вас Боже жениться на актерках, поэтессах, режиссерках, литературоведках...” А. П. Чехов


90 нчы еллар башында мин Татарстан радиосы аша бара торган бик тә популяр “Пар канатлар” тапшыруында сатнашып, “сыңар канатлар”, ягъни гаиләсез һәм баласыз калган ялгыз хатын-кызлар турында, аерым алганда, үземнең дә башыма төшкән шундый язмыш акында чыгыш ясаган идем. Заманында ул тыңлаучылар арасында киң яңгыраш табып, хәтта хатлар да алдым. Бу актагы язмаларымны мин матбугатка биреп тормаганмын. Архивымны актарып утырганда, кабат шулар күземә чагынды. Мин аларны укып чыктым да, “бу проблеманың һич тә искерәчәге юктыр, ахры”, дип, бөтенесен бергә туплап, укучыларга да тәкъдим итәргә булдым. Бәлки, бәхетле гаиләләр укып, гыйбрәт алырлар, ә ялгызаклар үзләренә бераз таяныч табарлар, диюем...
Шулай итеп, мин җиде төн рәттән ак кәгазьгә күңелемне бушаттым...

Саулыкның — чиргә, байлыкның — фәкыйрьлеккә, ә яшьлекнең картлыкка араганда әйбәтрәк булуын аңлау өчен зур акыл кирәкми. Нәкъ шуның кебек үк, тулы-тату гаилә белән гомер итүнең дә ялгыз көн итүгә караганда күпкә яхшырак булуын һәркем белә, әлбәттә. Әмма дөнья булгач, “бар да тигез җәннәттә”, дип әйттерерлек язмышлар да килеп чыга икән. Ни кызганыч, тормышта өй борынча тоташ бәхетле гаиләләр генә меңләп ятмый шул. Шундыйларның берсе - мин үзем... Мин — югарыга карап фикер йөртүче, түбәнгә карап шөкер итүчеләрнең берсе... Минем язмышымнан көнләшергә дә, гыйбрәт алырга да була, дип уйлыйм. Ялгыз аккош булып гомер иттем, үз тиңемне таба алмадым, гаиләсез һәм баласыз калдым. Шул ук вакытта, мине әлеге язмышым белән берләштерә, аны аклый һәм яклый торган бер терәгем — дәлилем дә бар. Мин гомеремне әдәбият-шигърияткә башлаган бер шагыйрә... Ләкин моның белән үземне башка бик күп ялгызларга каршы куярга җыенмыйм. Чөнки мин әле, җирдәге барлык хатын-кызлар шикелле, гадиме, катлаулымы — бер адәм тотты да ич... Шуңа күрә тормышта гаиләсез, ягъни ирсез һәм баласыз калуның ни икәнлеген мин дә бик шәп беләм.

Үзең өчен таныш нәрсәләр турында яшәве җиңел дә, авыр да... Бу четерекле теманы ерып чыга алырмынмы дип, икеләнеп тә калам. Шул ук вакытта, йөрәктә күптәннән кайнап чыккан һәм инде бераз суынырга да өлгергән хис-кичерешләрем, гыйбрәт-сабакларым бүтәннәр белән, бигрәк тә яшьләр белән эчкерсез уртаклашуны сорап, котыртып та торалар. Әлбәттә, никадәр генә ихлас булыйм дисәң дә, ялгыз баш кичергәннәрне ахырынача аңлатып та, язып та бетереп булмас иде... “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” дип, халык юкка гына өзгәләнеп җырламый... Шуңа күрәдер, бу тема минем иҗатымда да шактый зур урын алып тора.

Ялгыз калуда кешенең холкы да, күңеле дә, тәрбиясе дә, зәвык-таләпләре дә, дөньяга карашлары да һәм, билгеле, дөнья үзе дә зур роль уйный, күрәмсең. Әмма кем дә булса үзенең ни өчен ялгыз калуын анык кына аңлатып та бирә алмыйдыр, мөгаен... Артык сайланумы бу, әллә артык сагаюмы?.. Куркумы, әллә кеше сөймәүме?.. Яисә артык зур таләпчәнлекме, әллә инде артык зур җаваплылык хисеме?.. Бәлки, өстән генә фикер йөртүчеләр уйлавынча, бу — җилбәзәк һәм җилкуар бәндәләргә бирелә торган тормыш җәзасыдыр?.. Ай-Һай!..

Мин социолог та, профессиональ психолог та түгел. Миндә статистик мәгълүматлар да юк. Бары тик үземнең кайбер күзәтүләрем, шәхси тәҗрибәм һәм уйлануларымнан чыгып кына сөйли алам. Ялгызлыкның бик күп “төрләреннән” берсе булган — кияүгә чыкмыйча, ирсез һәм баласыз калган хатын-кызлар турындагы кайбер фикерләремне әйтер вакыт җитте дип уйлыйм. Дөресрәге — шул рәвешле ялгыз калуның үземә кагылган кайбер сәбәпләрен. Әмма мин аларның ялгыз калган бик күп татар хатын-кызлары өчен дә шактый уртак һәм типик булуына шикләнмим.

Еш кына мине: “Нигә ялгыз калдың, ичмасам, бер бала табасың калган”, — дип үкендермәкче булалар... Янәсе, хәлемә керәләр, кызганалар, аптырыйлар. Хәтта моңа үземнән дә ныграк борчылган булып кыланалар... Кызгансалар, әйбәт әле ул — гаеплиләр дә. Әмма менә яшьрәк чагымда хәлемә керүчеләр дә, акыллы киңәш бирүчеләр дә никтер очрамады... Кешеләр бик битараф иде, ә бәлки хөсетле һәм көнче дә булганнардыр... Бик бәхетле кешеләр арасында яшәмәсәң, синең дә бәхетсез булачагыңа сөенеп кенә караучылар күбәядер ул... Ә бит кешенең ялгыз калуында еш кына үзеннән бигрәк, әйләнә-тирәдәгеләр һәм тирә-юньдәге шартлар да сәбәп була. Кайбер нәрсәләр хәтта синең шәхси, табигый сыйфатларыңның үзгәрүенә дә сәбәпче булып чыгалар, дөньяга карашыңны үзгәртәләр, гүзәллеккә, бәхеткә омтылышларыңны кире якка гына сукалыйлар. Андый хәлләр дә аз очрамады. Ә менә үз вакыты узгач, язмышыңа “перестройка” ясау бик җиңел түгел инде. Өстәвенә, мәңге үтмәс кебек тоелган яшьлеге дә бер урында гына тормый икән шул... Дөрес, безнең күңел түрендә әти-әни биргән киңәшләр гел яхшыга гына өметләнеп яшәргә, насыйп ярны көтәргә, ашыкмаска өндәп тора иде. Шунысы да бар, әти-әниебез безгә бу мәсьәләдә артык мөстәкыйльлек тә биреп ташладылар бугай. Чөнки бер дә искә төшереп тә, ашыктырып та, мәҗбүриләп тә тормадылар...
Җитмәсә, без яшь чакта укыган китапларда да ялгызлык хакында алай җентекләп, тәфсилләп һәм куркытып язмыйлар иде. Андый әсәрләр укыганымны да хәтерләмим... Караган фильмнарда да гел бәхетле парлы кешеләрне генә күрә идек. Көндәлек матбугатта да гел бәхетле гаиләләр яки парлар гына сурәтләнә, ялгызлык дигән проблема бөтенләй юктыр сыман... Ә яшь кеше һәрвакыт үзеннән-үзе генә бәхетле булырмын, үзеннән-үзе бөтенесе дә җайга салыныр дип уйлый бит ул. Могҗизага өметләнә.

Әйе, заманында безнең әдәбиятта ялгызлык, уңышсыз мәхәббәт, “сары сагышлар”, аһ-зарлар турында язарга да бик үк ярамады, һәм андый әсәрләрне бер дә хупламыйлар иде. Шундый төшенке рухтагы шигырьләр явып йөрүчеләрне дә яратмадылар. Янәсе, шундый бердәм, күмәк җәмгыятьтә ничек инде ялгызлык, бәхетсезлек проблемасы булырга мөмкин, ди? Иҗатымның башлангыч чорында байтак кына мөхәррирләр үземә дә: “Синең шул мәхәббәт тә сагыш булыр инде, гражданский шигырьләр язарга кирәк”, — дип тә акыл бирәләр иде. Әйтерсең лә гражданнарга яратырга да, сагышланырга да ярамый... Ә менә сугышларның да, репрессияләрнең дә нәкъ безнең буынны парсыз, “сыңар канатлар” итеп калдыруын мин еллар узгач кына аңладым... Күмәк бәхет илендә күмәк ялгызларны күрмәмешкә салыналар иде. Ярый әле, соңгы елларда бу темага иркенләп яза, сөйли башладылар. Шулай да бездә ялгызлык хәле бик куркыныч, кешегә сөйләргә ярамый торган гаеп итеп кабул ителгән. Шуңа күрә кешеләр аңында мондый яшәү рәвешенә бәхетсезлекнең кульминациясе итеп карау гадәткә кергән. Гәрчә алдынгырак чит илләрдә мондый хәлләргә күптәннән күнегеп киләләр, ди бит инде... Сүз дә юк, бәхетле гаиләдән беркем дә баш тартмас иде. Ләкин бөтен җир йөзендә ялгызлыкка омтылу хисе дә үсә бара икән, дип тә укыганыбыз бар... Әйе, цивилизация үсеше кешеләр психологиясен дә үзгәртә бара... Хәер, соңгы 10-15 елда бик үк алга китә алмаган безнең илдә дә ялгызаклар саны арта гына бармады микән әле?.. Теоретиклар, реформаторлар бик тиз генә җәмгыятьне үзгәртергә теләсәләр дә, тормыш үз эзеннән бара шул ул. Бәхетле булу, ягъни һәркемнең дә саф мәхәббәт һәм тигез гаиләгә ирешүе өчен тотрыклы, эзлекле тормышта яшәве, гармонияле мохиттә абынмый-сөртенми көн итүе зарур икән шул.

Үземнең яшьлегем узган 60—70 нче еллардан бүгенге көнгә күчеп сөйли башлавымның мәгънәсен аңлагансыздыр: хәзерге тормышта ялгыз калу өчен сәбәпләр отыры артты гына. Димәк, элек күзгә артык ташланмыйча торган сәбәпләр ачыктан-ачык өскә калкып чыкты, һәм шуның аяныч нәтиҗәләре тагын да куера гына бара... Әйтик, “демократия” заманы ир-атларның көннән-көн деградацияләнә баруын, тарихи үзгәрешләрдән каушап, югалып калуын, хатын-кызга таяныч булудан бигрәк, үзләренең ярдәмгә мохтаҗ булуын исбатламадымыни?! Шулай ук хатын-кызларның мөстәкыйльрәк тә, тырышрак та, тәвәккәл һәм чыдамлырак та булуын күрсәтмәдемени?! Ә бит ул без яшьрәк чакта да шулайрак булган. Без аны аңламаганбыз гына, үзебезне “йомшак”, буйсынучан итеп күрергә күнеккән яки өйрәтелгән булганбыз. Янәсе, ир-егетләр безгә терәк, янәсе, алар үзләре безне яклаучылар һәм вакытын белеп кенә, безне бәхетле итүчеләр... Янә дә, имештер, алар шулкадәр мөстәкыйльләр, нәкъ без күреп үскән фильмнардагы кебек “бөркетләр”, һәм безнең бөтен матур сыйфатларыбызның кадерен белеп, яныбызга киләләр дә, кулыбызны сорыйлар һәм җитәкләп бәхет тавына алып менеп китәләр... Их, ул яшьлектәге самими, риясыз чакларым!.. Әгәр дә минем яшьлегем 90 нчы елларга туры килгән булса, мин соң күңелем төшкән егетне читкә җибәрер идемме?! Мин аңа үзем башлап тәкъдим ясаган булыр идем дә, “умырып” үземнеке иткән булыр идем... Әйе, заманалар бик күп нәрсәләрнең асылын да, тышчасын да үзгәртә икән...

Ләкин минем яшьлек инде артта калды, куып тоталмаслык атка атланып, каядыр еракка очты... Минем яшьлегем 60—70 нче елларның кагыйдәләре һәм кысаларына буйсынып, кулга килеп кергәнне дә ычкындырды, өлешсез калдырды.

...Бер таныш-дус хатын белән сөйләшеп утырабыз, яшь чакларны искә төшерәбез, көләбез дә, җылап та алабыз. Үкенәбез дә, үкенмибез дә... Икебез дә тәмам үзгәреп беткәнбез... Ул да ялгыз, мин дә ялгыз. Гәпләшә торгач, тагын бүгенге көнгә кайтып төшәбез, бер-беребезне юаткандай, гыйбрәтләр сөйләп алабыз, ахыр чиктә тәмам “гайрәтләнеп”, “ярый әле, исерек иребез юк, юлдан язган балабыз юк”, дигән булып, авыр һәм җиңел сулап куябыз... Бу — безнең үзебез күреп торган соңгы бер-ике дистә елда алган “гыйбрәтләребез инде...

Әйе, хатын-кызлар, яшьләре дә, өлкәнрәкләре дә, барысын да күреп, аңлап торалар. Хәзер, чыннан да, ялгыз яшәвең артыграк сыман... Хатын-кыз ирен кайгыртсынмы, үзенме, баласынмы?.. Яшерен-батырын түгел, еш кына безнең ише ялгызларга да кызыгып караучылар бар ул... Хәзер яше җиткән кызлар да кияүгә чыгарга бик җилкенеп тормыйлар. Менә шундый парадокс: тормыш авырайганнан-авырая бара, ә кешеләр кыенлыкларны бергәләшеп, парлашып җиңәсе урында, бер-береннән читләшә генә баралар. Ир-егетләре дә, туташ-ханымнары да. Бу читләшү хәтта үзара табигый тартылу көченнән дә куәтләнә бара кебек. Күрәмсең, тормыш авырлыгы, ничек тә үлмичә исән калырга теләү инстинкты мәхәббәт инстинктыннан да көчәя барадыр. Ялгыз башны саклау җиңелрәк дигән уй туадыр... Чыннан да, гаилә белән яшәү көннән-көн авырлаша бара түгелме соң?

Мин, әлбәттә, “акча ашап, акча косып” яшәүче, дөнья авырлыгына төкереп тә бирмәүче бай даирәләрне күздә тотмыйм. Мин үзебез кебек, үз хезмәте белән көн күрүче, күпчелек гади халык турында язам. Чөнки матбугаттан укып, телевизордан карап барганнарым, базарлардан, урамнардан күреп, ишетеп, кайтканнарым мине шундый уйларга этәрә. Эшсез калган яисә хезмәт хакын да вакытында алып бара алмаган яшьләр ничек итеп гаилә корырга җөрьәт итсеннәр инде? Үзен дә тәэмин итә алмаган егет ничек дегеп өйләнсен, ди?.. Ә андый егеткә нинди кыз кияүгә чыгар? Шундый тотрыксыз тормыш аркасында күпме гаиләләр җимерелә, балалар ятим кала... Ә базарларда сату итүчеләрнең күбесе — хатын-кызлар. Яше дә, карты да... Ирләр башка эштә, диярләр, бәлки. Эштә булса бик әйбәт тә бит, әнә, эчкечелек һәм наркоманиягә бирелеп харап булучылар, җинаять юлында сафтан чыгучылар “кияү егетләре” санын торган саен киметә бара түгелме соң?! Пар канатлар сына, сыңар канатлар арта бара, димәк?.. Пар канатлар дигәннән, әле соң һәрбер парлы гаиләне дә чын бәхетле дип әйтеп буламы? Кайберәүләрнең ничек яшәп маташканын да белмибез түгел ич... Ире эчә, хатыны тырмаша-тырмаша гаилә арбасын сөйрәп бара. Өйләрендә ызгыш-талаш, хатын дигәне баласын карарга да вакыт-көч тапмый азаплана, кибет белән базар юлында тамак кайгыртудан уза алмый. Кияүгә чыгып өлгермәгәннәр бу хәлләрне дә күреп, ишетеп торалар шул. Шуннан соң алар-ның гаилә тормышына, ягъни тәмугка барып керәселәре килер микән?!

Әйе, гыйбрәт ала кызлар халкы. Ник алмасын, дөньясы гыйбрәт белән тулгач?.. Ялгыз хатын-кызларның артуына болар сәбәп түгелмени?! Ир-атларга терәк итеп карау торган саен кими бара.
Ә инде үзеннән дә түбән, үзеннән дә көчсез ир-егеткә язмышын ышанып тапшырырга кем теләсен?! “Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын” дигәндәй, иргә чыксаң, ирең үзеңнән әйбәтрәк булсын иде шул... Ләкин, ләкин... бер ир-егетләрне генә гаепләп, кимсетеп калдырырга һич тә, һич тә теләмим! Боларның барасының да төбендә, һичшиксез, бик тирәнгә киткән социаль тамырлар, ир-атның абруен төшерә торган күзгә күренмәслек мәкерле сәбәпләр ята булса кирәк. Ир-атларны шундый хәлгә китереп җиткергән җәмгыятьтә, димәк, нәрсәдер бик нык җимерелгән, какшаган. Нәрсә соң ул?! — Уйланыгыз, ир-атлар! Саклагыз үзегезне! Сезне хатын-кызлар гына. саклап бетерә алмас, үзегезгә үзегезгә терәк булырга да вакыт! Бу акыл сатуым түгел, кызганып һәм әрнеп эндәшүем...

...Боларны ник язам соң әле?! Минем максатым үземнең ничек “сыңар канат” булып калуым турында сөйләү иде бит. Менә шул шул! Бүгенге көндә азуның аръягына чыккан социаль чирләр без яшь чакта да инде үзләрен шактый сиздереп, көчәеп бара иде. Без әле ул кадәр тәҗрибәле булмасак та, боларны күңел күзебез белән күргәнбез, нәрсәдәндер сагая башлаганбыз, хәтта бик сизгер, үткен булганбыз, ахрысы... Байтак ир-егетләрнең бик үк ышанычлы булмавын, алар белән язмышыңны бәйләп, бик күп хыял-ниятләреңнән коры калырга мөмкинлеген ниндидер хикмәт белән сизенгәнбез, күрәсең... Бу очракта мин үзем турында нәкъ шулай дип әйтә алам. Һич алдамыйм һәм зирәк булып күренергә дә тырышмыйм. Әмма мине кияүгә чыгу никтер куркыта иде...

Язмыш дигән нәрсә нинди илдә, нинди җирдә, нинди гаиләдә нинди милләт баласы булып туу-үсүеңә дә бәйле. Язмышка иҗтимагый тәртипләр дә, дине дә, мәктәбе дә, әдәбият-сәнгате дә, гореф-гадәтләре дә, ахыр чиктә, Ходай биргән яки бирмәгән сыйфатлар да, нәселдән килгән холкың да йогынты ясый. Менә шушы бәйләм-гөләндәм сине йә бәхетле, йә бәхетсез итә дә куя. Монда мин гаилә бәхетен күздә тотам әле. Әгәр дә ялгыз калуны зур бәхетсезлеккә санасаң (ә бит бу һәрвакытта да алай түгел!), димәк, минем әле генә санап узган язмыш “алшартларым” камиллектән шактый ерак торган, дияргә була... Шулай да минем бу очракта язмышыма үпкәләргә хакым юк! Чөнки Ватанны да, Ата-Ананы да сайлап алмыйлар... Минем дә бәхетле булу өчен шактый мөмкинлекләрем булган, Аллага шөкер! Шуңа күрә дә мин үземне һич тә бәхетсез дип санамыйм. Бу зур гөнаһ булыр иде.

Мин үземнең хыялдагы ниндидер ь олы Мәхәббәтемне очрата алмавыма г үпкәләмим. Ул бик сирәкләргә эләгә... Яки җавапсыз мәхәббәтемә дә үпкә тотып яшәмим... Намусым, вөҗданым хакына кемнедер “кулдан ычкындыруыма да” үкенеп йөрмим. Булган мөмкинлекләр кысасында кулларыннан килгәнчә, атам-анам биргән тәрбиягә дә шөкер генә кыла алам. Хөрлек, бәйсезлеккә омтылган, ашкынулы хисләр белән тулган яшь күңелемә дә үпкә тоту тилелек булыр иде. Болар, чыннан да, язмышыма иң көчле тәэсир иткән, әмма һич кенә дә рәнҗү, үпкә хисе тудыра торган сәбәпләр түгел. Киресенчә, мин нәкъ менә шулар белән бәйле тормышыма гомер буе рәхмәт укып кына яшим. Бу — минем өлешемә тигән көмешем. Бу — Аллаһы Тәгаләдән... Әмма да ләкин мин яшьлек юлымда тирә-юнемдә очраган миһербансыз бәндәләргә, аяк чалучыларга һәм мәгънәсез канун-кагыйдәләргә үлгәнче рәнҗеп яшәячәкмен!.. Минем иргә чыкмыйча, гаилә кора алмыйча калуымда менә шуларны гаепле дип саныйм. Ә инде ирсез бала табу безнең яшьлек заманында зур хурлык саналып килде, һәм мин ялгыз калмас өчен генә дип, бу адымга бармадым... Кабатлап әйтәм, минем яшьлегем бөтен киртәләрне сикереп чыга торган кыргый 80—90 нчы елларга туры килмәде, һәм мин бер яктан моңа сөенәм генә.

...Бөтенләй ялгыз калу өчен “шарт” булып торган күпсанлы сәбәпләрнең кайсы ни дәрәҗәдә саллы булуын анализлап тормастан, мин аларның аеруча үзәгемә үткәннәрен сезгә дә сөйләргә булдым... Аларның берсе — романтик сәбәпләрдән бик ерак торганы — гап-гади көнкүреш ихтыяҗына барып тоташа. “Гап-гади” дип кинаяләп әйтсәм дә, бу иң яман, иң катлаулы сәбәпләрнең берсе иде. Ул да булса, кешенең бөтен кешелек дәрәҗәсен изә торганы — яшәр өчен үз почмагың, үз куышың булмау... Югары белемеңдә бар, күңелеңә ошаган хезмәтең дә, хәтта яратып йөргән егетең дә бар, — әмма торыр җирең, фатирың юк... Әлбәттә, мин, укып бетерү белән, бер кулыңа диплом, икенчесенә фатир ачкычы тоттыру кебек фантазияләрдән ерак торам. Ә менә инде 40 яшьләреңә кадәр фатирсыз кимсенеп көн итү, иң матур яшьлек елларыңда үзеңне беркемгә кирәксез “урам кызы” итеп тоюның авырлыгын үз башыннан кичергән кеше генә аңлый алыр... Бәлки, кемдер: “Соң, фатирлы бер егет яки ир таба алмадыңмыни шунда?!” — дип көләр дә... Әйе, таба алмадым. Миңа — үз куышы да булмаган “файдасыз” һәм “калымсыз” кәләш итеп карадылар... Ә, бәлки, минем күңелемә ошаган кордаш ир-егетләрнең үзләренең дә хәле шундый булгандыр. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә өйләнә дә алмый йөргәннәрдер... Торыр җирең булмау, фатирсыз яшәү ялгыз калуның бик киң таралган сәбәпләреннән берседер, дип саныйм. Хәтта, әйтер идем, ирсез каласың килсә, авылдан шәһәргә кил дә (укыргамы анда, эшләргәме), тулай торакта яки кеше почмагында җан асра... Әле аның тулай торагы да эләкми иде. Сүз уңаеннан, мин укытучылар әзерли торган вузда укый башлагач та, “әти-әнисе укытучы” дип, тулай торактан урын бирмәделәр... Моннан да мәгънәсезрәк кагыйдә яки канунны кайдан табарга була?! Шул көннән мин укытучыларның ничек “кадерле” булуын яхшы аңлап калдым. Хәер, соңгы курсларда мин ул “общаганы” яулап алдым алуын. Әмма авылдан килгән генә шәпкә үз группамнан аерым кайдадыр фатирда тору бик күңелне төшерде... Инде укып бетереп, Казан каласында укытучы булып эшли башлагач та, мин байтак кына яшь укытучыларның һәм өлкән яшьтәге-рәкләренең дә фатирсыз интегүләрен күреп, нәтиҗәләр чыгардым... Ә бит күзең дә, күңелең дә төшәрлек егетләр “хәләл җефетне” тулай тораклардан да, фәкыйрь фатир почмакларыннан да эзләмиләр... (Без яшь чакта шулай иде, хәзер инде бигрәктәдер.) Акыллы егетләр күзе төшкән кызлары никадәр булдыклы, инсафлы, чибәр булса да, фатиры булган яки ата-анасы белән яшәгән, тормышы көйле кызларга өйләнү ягын карадылар булса кирәк. “Кияүләр” бик елгыр, шома булалар: һәр ягыңны энәсеннән җебенә тикле тикшерәләр. Эше төшемлеме кызыйның, язу-сызу эше түгелме, артык зур укып ташламаганмы, артык чибәр дә була күрмәсен, әти-әнисе баймы, фатирлары ничә бүлмәле һәм тагын әллә нәрсәләр... Әнә шул “кыйммәтләр” шкаласыннан чыгып сайлана булачак “тормыш иптәшләре”нең күбесе. Синең гүзәл омтылышларың, хыял-сәләтләрең беркемгә дә кирәкми, алай гына да түгел, ул күп кызларга комачаулый гына... Чөнки андый кызлар егетләргә җаваплылык йөкли, хәтта мин-минлегенә суга... “Сөйгәненең” үзеннән өстенрәк булуына, гүзәл сыйфатларынд "эче пошып, көнләшеп, яисә теше үтмичә”, “үз теләге белән ташлап китүче” егетләр дә байтак... Инде, әлеге дә баягы, фатиры да булмаса, шүрәледән качкан кебек качалар. Ямьсез булса да, надан булса да, эшлексез яки сәләтсез булса да, ата-анасы янында әзергә-бәзер булып яшәүче иркә кызлар аларга кирәгрәк булып чыкты...

Шулай итеп, тулай торакларда 35— 40 яшенә кадәр көн итеп, кемнең — кем, нәрсәнең — нәрсә булуын тәмам аңлап, төшенеп җиткән “карт” кызлар, инде фатир алгач та, ялгыз яшәүне артыграк күрәләр. Өстәвенә, психологик яктан да ялгызлыкка омтылу көчәя: тулай торакларда кеше белән торып, нервылары тәмам бозылып беткән, үз көенә яшисе килү беренче урында... Әле берүзе генә яши алса... Авылдан туган-тумачасы яки картайган әти-әнисе килеп тора башларга да мөмкин... Ир-егетләрдән дә өмет өзелгән. Танышырга теләүчеләрен дә “Авыр чакларда кайда идегез соң?” — дип, якын да җибәрмиләр... Берәүләре усалланган, берәүләре битарафланган... Кайберәүләре инде гаилә-фәлән корырлык дәрте-дәрманы калмыйча, үз эченә бикләнгән... Әле бүлмә яки фатир алып, тулай торактан котылучылар бәхетлеләр исәбендә йөри. Ә картаеп беткәнче, шунда көн итеп ятканнары күпме?!. Менә шулай ирсез дә, баласыз да калган хатын-кызлар аз түгел бу тормышта...

Хәзер, еллар үткәч, бу хәлләр онытыла, тоныклана башлаган кебек. Әмма андый язмышларны мин байтак очраттым. Әлбәттә, әкияттәге кебек, тулай торактан бик вакытында уңышлы гына кияүгә чыгып китеп баручылар да булгалый. Ләкин алар бик сирәк... һәрхәлдә, тулай торакларда яшәү буенча рекорд куйган кеше буларак (22 ел бит ул!), мин үзем шундый 4-5 кызның гына кияүгә чыгып китүен хәтерлим. Үз авылларына китеп, тормышка чыгучы бер-ике кыз турында ишеттем...

Әйе, кайда яшәсәң дә, гомер туктапи тормый, яшь чаклар, җүләр чаклар да артта кала, эш тә җитдиләнә, егетләр җәлеп итәргә дәрт тә, вакыт та кими бара, кияүгә чыгу ниятләре дә акрынлап ничектер артка чигенә башлый. Чөнки иң җиләк вакытың узып киткән. Хәзер инде кияү түгел, фатир көтәсең, шул синең иң зур хыялың, башланмаган бер серле тормышың сыман ымсындырып торучың...

Атаклы рус язучысы М. Булгаковның “Мастер и Маргарита” романында язылганча, безнең илдә, чыннан да, “квартира мәсьәләсе” бик күпләрнең холкын да, күңелен дә, язмышларын да бозып бетерде... “Кошның да үз оясы була” дигән тәгъбир төрле уйларга этәрә... Бер караганда, нәни генә кош та үз оясын үзе кора, үзе ясый бит инде... Күкеләрдән һәм йорт кошларыннан башкалары... Кызык, сәер... Бәлки кешеләргә кошлар кебек ирек кирәктер... Яисә — оча алу сәләте?.. Әллә соң җәмгыятьтә яшәгән адәми затлар “очу” түгел, уйлый алу сәләтенә ия булганга күрә, үз язмышларын үзләре катлауландыра микән?.. Белмим... Сүз дә юк, чит кеше почмакларында да, тулай торак бүлмәләрендә дә “оя корып” яшәүчеләр бихисап... Күрәмсең, аларда, социаль аңга караганда, табигый биологик-физиологик сәләт-инстинкт көче куәтлерәктер һәм бернинди киртәләр дә аны җиңә алмыйдыр?.. Бу да — үзенчә бер батырлык... шулай ук табигате белән рухи тормышны артыграк сөюче кешеләр дә була торгандыр... Аларны гаепләргә түгел, аңларга кирәктер, бәлки?.. Кызганыч, әлегә безнең җәмгыятьтә андый фәнни-социаль карашлар киң таралмаган, күп кенә кешеләр үзләренең нинди “фазада” яшәүләрен дә белмичә, үлеп китәләр...

...Инде ул еллар да еракта калды. Мин үземчә бәйсез, хөр тормышка ирештем сыман: үз фатирым, яраткан хезмәтем бар, халык арасында да танылып киттем... Ләкин инде яшьлек үткән. Мин инде ялгыз калган... Мин хәзер шигърият, иҗат белән генә яшим, бүтән кызыклар минем өчен әһәмиятен югалта бара. Кайвакыт исемә төшеп, уйланып ятам: ярый әле, шул “общага”ларда тәмам өметсезлеккә төшеп, сазга батып калмаганмын. Ә бит анда да үз-үзеңне югалту өчен “шартлар” җитәрлек иде. Ярый әле, умырткам нык булган, яраткан эшем-шөгылем, тырышлыгым-үҗәтлегем миңа үз юлымнан читкә тайпылырга ирек бирмәде, максатымны җуймадым, бик авыр көннәремдә дә төшенкелеккә бирелмичә, эш белән, иҗат белән мавыга алдым. Аллага шөкер!.. Әйе, башмагымны куймас җирләргә башларымны куйган көннәрем булды. Көннәр генә түгел — еллар бит... Ул заманнарда эчемә җыелган бөтен моң-зарны бары тик шигырь дәфтәрләренә генә түгәргә мөмкин иде шул... Шул хәлләр мине ялгызлыкка да, әйе-әйе, тулай торакта кешеләр белән яшәсәм дә, үз эчемә бикләнү, йомылу ялгызлыгына да күнектереп бетерде, мин бәхетле һәм тормышлары җитеш кешеләрдән кача башладым, үзем кебек юксыллар белән дә аралашасым килми иде... Шул хәлләр минем холкымны да шактый үзгәртте, мин шат күңелле, уенчак, дәртле һәм җилкенчәк бер кыздан тәмам уйчан вә сагышлы, ялгызлык сөюче сәер шагыйрәгә әверелеп беттем... Хәзер, мәгълүм бер фильмны искә төшереп, күз яшьләренә Мәскәү генә түгел, Казан да ышанмый иде, дип көрсенәм...

Лена Шагыйрьҗан шигырьләре: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=3336

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хак сузлэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйбэт язылган.Мина ошады. Квартир мэсьэлэсе хэзер тагын да кыенрак бит.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезнен средагыз да Узегез кебек хыялыйрак булгандыр. Шэпя я.учылар кирек

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сезнен журналдагы хэреф хаталарын кем ясый аны? Ничэ язма укыйм гел хата... Язма яхшы булса да ,хаталарыгыз кэефне тошерэ..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хаталар аркасында язманын мэгьнэсе югала.....

            Хәзер укыйлар