Төш белән өн арасында саташып ятканда арага әнисенең мәрхүм бертуган абыйсы керә. «Бирмим аны сезгә! Әнисенә болай да авыр...» – дип, Адельне Рафаэль абыйсы саклап кала...
...Комадан чыккан Адельгә әнисе Ләйсән ни булганын аңлатырга тырыша: «Чабыш атың – Кай башыңа типкән, улым. Кай...» Әле сөйләшә дә алмаган Адель исә бертуктаусыз башын селки. Юк, юк, Кай гаепле түгел, Кай типмәде! Ике атна ярым комада ятса да, Кайның ялгыш кына да үзенә тимәвен яхшы хәтерли Адель. Барысы да башкача булды бит! Баш сөягенең яртысы диярлек булмавы да ул кадәр борчымый егетне. Кайны гына гаепләмәсеннәр! Конкур буенча Татарстан Республикасы ярышларының күп тапкырлар призеры, җиңүчесе, юниорлар арасында Бөтенроссия ярышлары чемпионы, Россия җыелма командасының тренеры зур өметләр баглаган яшь спортчы Адель ХӘЛИУЛЛИНга карата табибларның фаразлары куркыныч була. Егет йөри алмаячак...
Азнакай районы Актүбә бистәсендә туып-үскән малай конкур спорты белән очраклы гына шөгыльләнә башлый. Классташы әнә гел төрле шәһәрләргә, ярышларга йөри, мәктәпне дә еш калдыра. Эх, шулай гына укыйсы иде ул, дип хыяллана Адель дә. Шул гап-гади хыялы 14 яшендә Актүбәдәге ат спорты мәктәбенә алып килә дә инде аны. Әмма үзе хыялланганча укуны калдырып ярышларга йөрү тиз генә бирелми әле. Сикерә башлаганчы да өйрәнәсе осталыклар бихисап: атка атланырга, йөрергә, куркуны җиңәргә кирәк. Ат белән бербөтенгә әйләнергә, бертөрле фикерләргә, бер-береңә ышанырга...
Үҗәтлек үзенекен итә. Өч айдан Адельне беренче ярышка чыгаралар. 19 яшьлек Арбалет – тәҗрибәле ат. Алай да барысы да борчыла: Адель үзе дә, әти-әнисе дә, тренеры да. Дулкынлану комачаулыймы, беренче ярыш «төерле» була. Маршрутны узганда өзәнгесен (стремя) югалта Адель. Моны күреп торган тренеры хөкемдарлар өстәле артыннан микрофонны алып бөтен манежга: «Тотыгыз! Тот!» – дип кычкырмаса, Адель өчен ярыш нәрсә белән тәмамланыр иде икән?..
Җайдакның беренче аты – беренче мәхәббәт кебек. Адель өчен дип махсус сатып алган беренче атның кушаматы Кай була. Яхшырак шартларда тренировкалар кирәк дип, тыныч холкы белән аерылып торган мерин белән (конкурда шундый атларда сикерәләр) Саба ат спорт мәктәбенә күченә Адель. Тик Кай белән уртак тел табу алай җиңел генә бирелми әле. Элек 130 сантиметр дистанцияләрне дә сикергән егет Кай белән сиксәнне дә сикерә алмый кайчак. Яңа урын килешмиме... Әтисе белән киңәшләшеп, яңадан Актүбәгә кайтырга, андагы тренеры Людмила Закирова белән үзләренчә, үз тәҗрибәләренә нигезләнеп өйрәнергә хәл итәләр. Бер ай эчендә яңа команда – Кай белән Адель 120 сантиметр биеклекне ала башлый.
Иваново шәһәрендә Бөтенроссия ярышлары. «Юноши» категориясендә чыгыш ясаучы Адель тренерын «Юниорлар» исемлегенә яздырырга үгетли. Хөкемдарлар, оештыручылар да каршы килми, ә Адель белән Кай исә 130 сантиметр биеклекне алырга тиеш була.
Конкур белән шөгыльләнүче спортчыларның ярышка җыенуын күз алдына китерәсезме? Алар бит үзләрен генә түгел, атны да әзерләргә тиеш. Атларны йөртүче махсус машинага аттан кала, ияре, камчысы, йөгәне, атның аркасын саклый торган япмасы һәм башка бик күп кирәк-ярак урнаштырыла. Ышкылып бармасын өчен койрыгын бәйлисе. 300–400 чакрым узган саен атны «коневоз»дан төшереп йөртеп алырга да кирәк. Бер төшергән атны яңадан машинага кертеп бастыруы тагын да авыррак әле. Үзеңне генә җыеп чыгып китү түгел шул!
Үз гомерендәге иң авыр биеклекне алырга кирәк бу юлы. Үзеңне җиңәргә кирәк!
Ярыш берничә көн дәвам итә. Беренче көнне – 120, икенче көнне 125 биеклекне сикерә Адель белән Кай. Әмма берни барып чыкмый. Бер биеклектә дә призер булалмыйча калалар. Сорап ал да, үзең бер нәтиҗә дә күрсәтә алма әле! Тик! Беренче ике көнне сикерә алмасаң, өченче көнне бар да килеп чыгачак дигән ырым яши спортчылар арасында. Тәвәккәлләргә кирәк!
Менә ярышларның соңгы – өченче көне. Ярыш уза торган мәйдан янәшәсендә разминка ясый торганы да бар. Анда ике барьер гына тора. Спортчылар шунда сикереп разминка ясый торалар, хөкемдар чакыруга төп маршрутка чыгалар. Ә Кай... разминкада сикерүдән баш тарта! Берничек тә көйли алмый аны Адель. Үзе күз чите белән маршрутны күзәтә. Спорт мастеры булган егетләр барьерны ерактанрак урап узып, матур итеп сикереп чыгалар. Эх, анда барып җитсәме-е-е... Әйдә инде, Кай җаным, сикер инде! Өстәвенә, көндәшләр дә: «Бара алмаячаксың, сикерми бу», – дип, йөрәк ялкынына утын өстәп тора.
Менә Адель белән Кай стартка чыгып басалар. «Бар да килеп чыгачак!» Шул сүзләр белән төп маршрутка кузгала. Барлыгы унике барьер. Аларны чиста узалар. Ә аннары... Адельнең фишкасы! (Бәлки, җитешсезлегемдер, ди ул үзе.) Төп маршрутны узуга ук, туктап тормыйча «перепрыжка»га китә. Менә карарын аңлатып, хөкемдарга баш кага да кыңгырауга сугу белән Кайны кузгата. Әйдә, Кай, үзебезчә – татарча! Адельнең йөрәге Кайныкы белән бер ритмда тибә. Бөтен спортчылар ерактан урап узган барьерга Адель туп-туры диагональ буенча гына китә. Беренчесе, икенчесе... Секундлар кыскартыла, иң яхшы вакыт белән җиңеп чыгалар!
Ярышта Россия җыелма командасының тренеры Владимир Кузьмин да була. Казандагы бер чарада Адельне күреп хәтерләп калган тренер Актүбәгә дә килгән була. Адель турында сораша: «Ул малай катнашмыймыни? Аны зур киләчәк көтә», – ди Владимир Кузьмин. Ул вакытта очрашмый калалар. Монда, 130 лы маршрутны сикергәннән соң, Адель аны танып алып туп-туры янына килә. Тик ул вакытта үз спорчыларын ярышка алып килгән тренер, инсульт кичергәннән соң, коляскада гына утыра торган була инде. «Бирешмә, сине бик зур уңышлар көтә», – дип, Адельгә үгет-нәсыйхәтен бирә. Аяныч, хәзер ул инде гүр иясе...
Бер уңыш икенчесенә ялгана. Тренеры Людмила Закирова теләктәшлеге белән Адель башка тренер – спорт мастеры Ольга Данилова белән шөгыльләнә башлый. Бу тренердагы атлар да бөтенләй башка – корабль кадәр, ди Адель. Бер талпынып куюга, очып менеп киткән кебек буласың. Бер ай эчендә зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Екатеринбургтагы ярышның өч көнендә дә беренче урында калып, абсолют җиңүче исемен алалар. Юниорлар арасында Бөтенроссия ярышында Адель Хәлиуллин – чемпион!
Ивановодагы уңышлы ярыштан берникадәр вакыттан соң Мәскәү өлкәсенә «Максима» ат спорты комплексына тренировкалар уздырырга һәм шунда ук ярышта катнашырга барган спортчыларга көтмәгәндә тренер юлга җыенырга куша. Бер генә атна узган була югыйсә... Сәбәбен дә аңламаган балалар юлга әзерләнә башлый. Атлар сизгер, диләр... Гадәттә, «коневоз»га ун минутта кертеп урнаштыра торган Кайны бу юлы дүрт сәгать көйли Адель. Һич тә керергә теләми ат...
Актүбәгә кайтып җитәләр. Юлдан кайткан атны һәрвакыт йөртеп керергә кирәк. Бу – ат спортында язылган закон! Адель ат абзарына ялгыш кына керә ул көнне. Гран-при этабында катнашыр өчен яңа ат алырга Краснодарга китәр алдыннан кирәк-яракларын алырга дип сугыла. Планнар зурдан: 150–160 лы биеклеккә сикерә торган ат алып, спорт мастерлыгын үтәргә җыена. Ә Кайны йөртмәгәннәр! Адель тренерына шалтыратып киңәшләшә, ул да шул ук сүзне кабатлый – атны йөртергә кирәк. Йөртмәсәң, атның аяклары шешә, эчәгендә һава җыелып, корсагын чәнчи. Андый вакытта ат ятып аунаса, эчәгесе борылып, ул үләргә дә мөмкин.
Алга таба булган вакыйгаларны Адель ничә тапкырлар кире кайтып, минутлап, секундлап исенә төшерәчәк әле. Сакланып калып була иде микән дип, кинопленканы артка ураткан кебек, яңадан барлап, җавап эзләячәк...
Кайны җитәкләп, Адель башта манежга уза. Ә анда балалар шөгыльләнә, урын юк! Кайны урамдагы левадага (атлар ирекле рәвештә йөрсен өчен бүлеп алынган урын) алып чыгып йөртергә хәл итә. Капканы комплекс хезмәткәрләре ачып чыгарып җибәрәләр...
Левадада йөргәннәрен видеога да төшереп өлгерә әле Адель – кар чистартылмаган юлның астында боз. Сөйләшә-сөйләшә атлый. Һәм бер мизгелдә ат бозда таеп китә. Адель атны тартып куя да шул ук боз өстенә үзе дә китереп баса. Аннан соң булганы – төш кебек. Уң ягына очып барып төшкән егет башы авыртуга чыдый алмыйча, сул ягына әйләнеп ята. Адельнең тормый ятканына аптыраган Кай килеп аны иснәп карый, төрткәли, курткасыннан тарткалап карый. Шул чакта урамга тәмәке тартырга чыккан бер хезмәткәр Адельне күреп ала. Аның: «Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз!» – дип кычкырганын, левадага йөгереп кергәнен дә хәтерли Адель. Хәтерендә калган соңгы мизгелләр – ыгы-зыгы куптарган кешеләрдән куркып, левада буенча чабып йөргән Кайның тояк тавышлары. Адель караңгы-лыкка төшеп югала...
Иң авыр мизгелләрне Адель үзе хәтерләми. Әтисе Марат Азнакай белән Актүбә арасындагы 20 чакрым юлдан тугыз минутта килеп җитә. Адельнең бәхетенә, ашыгыч ярдәмне Әлмәт хастаханәсе нейрохирургы Юнир Мөнир улы Янгиров күрсәтә. Беренче операцияне ясаганда Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы Айрат Габделхәй улы Газизов кушыла. Баш сөягенә трепанация ясарга туры килә…
Ул төнне догада булып, Аллаһтан улларының исән калуын сорап никадәр күз яше түгелгәндер…
«Иртә беләнгә йә исән кала, йә юк...» сүзләрен ишеткән Адельнең әти-әнисе – Марат белән Ләйсәннең ниләр кичергәнен шул хәлдә калган кеше генә тулысынча аңлый аладыр. Ул төнне догада булып, Аллаһтан балаларының исән калуын сорап никадәр күз яше түгелгәндер... Реанимациядә ярты башы сөяксез яткан газиз балаларына карап, йөрәкләре парә-парә телгәләнгәндер... Улыгыз аягына баса алмаячак, йөри алмаячак дигән сүзләргә ышанасылары килмәсә дә, иң авыр чишелешкә дә әзер булырга тырышканнардыр...
Үзен Казанга күчергәннәрен дә белми Адель. Әллә нинди куркыныч төшләр күреп, ике атнадан артык яткан комадан чыгарга азаплана. Чыкканнан соң да, коточкыч кыяфәтле кешеләр гел үзләре белән чакырып азаплый. «Әни, әнә тегендә басып тора, мине чакыра», – дип өзгәләнгәнен әнисе оныта да алмас... Төш белән өн арасында саташып ятканда арага әнисенең мәрхүм бертуган абыйсы керә. «Бирмим аны сезгә! Әнисенә болай да авыр...» – дип, Адельне Рафаэль абыйсы саклап кала...
44 килограмм авырлыкта калган, инвалидлыкка дучар булган егет исә тормышка чытырдап ябыша. «Нинди спорт турында сөйлисең? Шахмат белән генә шөгыльләнергә ярый», – дип чикләгән табиблар сүзе арасыннан үзенә иң кирәген ишетә Адель. Операция ясаган нейрохирург Юнир Янгиров: «Бер айдан яңадан атка атланачаксың!» – дип ышандыра. Шул сүз җитә! Адәм көче белән генә түгел, ат көче белән Адель спортка кайтырга әзер-ләнә башлый. Реабилитация узуның һәр адымы, һәр хәрәкәте шулкадәр авыр бирелсә дә, чарасызлыктан, авыртудан батыр егетнең еламый түзә алган вакытлары сирәк булса да... Башлагансың икән, чигенмә! Үз гомерендәге иң авыр биеклекне алырга кирәк
бу юлы. Үзеңне җиңәргә кирәк! Җайдакларда да ат йөрәге бит!
Бу фаҗигане үзе белән бергә кичергән, яшьләй олыгаеп калган, чәчләре чаларган әти-әнисе турында уйлаган саен, тамагына әле дә төер утыра егетнең, күзләренә яшь тыгыла. «Син булдырасың! Син спортка кайтасың! Без сиңа ышанабыз!» Улларының һәр яңа адымын җиңү дип кабул иткән Ләйсән белән Марат бу сүзләрне әйтүдән туктамыйлар. Баланың төн йокысын саклап, җәрәхәтле башыннан сыйпап утырганда да дога итеп кабатлыйлар...
Адельне аякка бастыру өчен бөтен дуслары, туганнары, якыннары күтәрелә. Хастаханәгә килә алганнары аны ике яктан култыклап һава суларга да алып чыга, күңелен күтәрергә, шаяртып көлдерергә тырыша. Килә алмаганнары видеолар аша теләкләрен җибәрә. Адельнең дусты Саша Чернов Марат абыйсы белән Ләйсән апасына чын терәк, ярдәмче була. Актүбәдә Кайны карап торуны үз өстенә ала, хастаханәдән чыккач Адельне мунчада юындыра. Егетне мир белән аякка бастыралар шулай!
Адельнең хастаханәдән чыгуына әти-әнисе зур бәйрәм әзерли. Башта Казанда Адель Хәлиуллин кубогына ярышлар уздыралар, аннары Актүбәдә зур бәйрәм, ярыш оештыралар. «Адель Хәлиуллин командасы призларына» уздырган ярыш кичке концерт белән тәмамлана. Бөтен Актүбә халкы Казан артистлары чыгышларын карап ял итә. Адельнең тарихын ишеткән җырчы Илнат Фәрхуллин, «Яшә» җырын аңа багышлап, Адельне үзе белән клипта төшәргә чыкыра.
Адель йөрәге белән Кай янына ашкына... Ат спорты комплексына кереп, туп-туры дусты янына ашыга. Аптырап калган Кай башта аны танымый. Аннары, танып, җайлап кына янына килә... Сак кына борыны белән кагыла. Озак итеп Адельнең башын иснәп тора... Сөйләшә алсамы?! «Нәрсә булды, дустым? Кайда югалдың? Баш сөягеңнең яртысы юк бит! Нишләттеләр сине? Мин гаепле булсам, кичер», – дип сыкрар иде җан иясе.
Яшәү көче биргән, бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән хыялына ирешә Адель: яңадан атка атлана! Нәкъ Юнир Мөнирович әйткәнчә! Курку хисе дә юк! Кай гына... Дустына зыян китерүдән куркып, сикермичә туктап кала торган була. Егыла күрмәсен, бәрелә күрмәсен, имгәнмәсен дип саклый җайдагын. Әмма Кай туктап калган саен, тизлек белән барганнан соң төртелгән кебек, Адель үзе атның өстеннән төшеп китә. Беренче тапкыр тәгәрәп төшкәндә барысы да куркып кала, билгеле. Әмма Адель аягында басып калырга өйрәнгән инде. Озак сикерә алмый әле Кай. Күңел җәрәхәтләреннән төзәлер өчен ат йөрәгенә дә вакыт кирәк була...
Баш сөяге протезы әзер булгач, Адельне яңа операциягә әзерлиләр. Составы буенча 90 процентка кеше сөягенә якын булган протезга дигән акча фонд аша җыела. Тормышындагы иң авыр фаҗига турында чәч арасындагы җөйләр генә искә төшереп тора хәзер.
Бүген Адель халыкара класслы спорт остасы Андрей Лысенко кул астында шөгыльләнә, «Юниорлар» буенча чыгыш ясый, 150–160 сантиметр биек-лекне алырга әзерләнә. Андрей Лысенко, социаль челтәрләрдә Адельнең видеосын күреп, үзе элемтәгә чыга. Кайчандыр велосипедтан егылып ярты баш сөягенең тиресен ерткан, шул җәрәхәтләрдән соң югары үрләр яулаган спортчы Адельне үзенә тренировкага чакыра. Спорт мастеры исеменә бергәләп баралар. Хәер, бишәүләп! Әти-әнисе дә гел янәшә бит! Һәм Анжела… Язмыш Адельгә үз тиңен шул ук спорт төреннән насыйп итә.
Кай әле дә сафта. Адельнең энесе Айданга өйрәнчеккә яхшы ат һәм тагын да яхшы дус булачак ул.
Фотолар: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк