Логотип
Белгеч киңәше

Быел мәктәпкә! Әти-әниләргә киңәшләр

Россиянең тәрбия һәм белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, укытучы Кадрия Гарәпшина балалары быел беренче тапкыр мәктәпкә баручы әти-әниләргә үзенең киңәшләрен бирә.

Укырга керү белән баланың тормышы нык үзгәрә. Моңа кадәр күп вакытын уен белән уздырган булса, дәресләр күп көч, дисциплина, тырышлык таләп итә. Баланың мәктәпкә әзерлегенә карап, адаптация чоры бер айдан ярты елга кадәр дә сузылырга мөмкин. Баланың уку процессына тиз кереп китүендә әти-әнинең дә роле зур.

Балаларны мәктәпкә килгәнче үк мөстәкыйльлеккә өйрәтә башларга кирәк. Киенергә, чишенергә, үз әйберләрен җыярга, уку әсбапларын бергәләп сатып алырга, үз әйберләрен танырга өйрәтергә кирәк.

Бала белән сөйләшкәндә мәктәп белән куркытырга ярамый. Кайбер әти-әни: «Укый белмәсәң, «икеле» куялар, синнән көләләр», – дип куркыта. Ә кайберләре, киресенчә, мәктәп тормышын артык бизәп күрсәтә. Чынбарлык баланың көткән күзаллавына туры килми. Баланың күңеле кайтуга бу сәбәп булып тора. Артык басым ясамыйча, реаль тормышка туры килерлек итеп аңлатырга, сөйләшергә тырышырга кирәк.

Августтан ук баланы режимга кертә башларга кирәк. Тугыздан да калмыйча йокларга ятарга, вакытында торгызырга.

Телевизорны сүндереп, телефоннарны ераграк куеп, китаплар белән кызыксындырырга тырышырга.

Уку башлану белән баланың йокысы туймый, арый. Шуңа күрә авыр эшләрне кичкә калдырмаска кирәк.

Төнгә кадәр балага дәрес хәзерләтергә ярамый.

Әти-әниләргә бала белән тыныч булырга, сабыр итәргә киңәш итәр идем. 

Дөрес туклану һәм саф һавада булу да мөһим.
 

Теги: балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар