Бер грамм энергиям калмады – нишләргә?

Кайвакыт шундый вакытлар була шул: энергия «капчыгы» бушый, ни елмаясы, ни елыйсы, хәтта уйлыйсы да килми башлый. Үзеңне автомат рәвештә йөрүче, нәрсәдер эшләүче зомби итеп хис итәсең. Ә хатын-кыз өчен бу халәт бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә бүген сезгә энергия ресурсын тулыландыру серләрен өйрәтергә булдык. Психологлар менә нәрсә киңәш итә.

1.  Үз организмыгызга, үз күңелегезгә колак салыгыз. Нәрсә теләвегезне ачыклагыз. Нәрсә эшләргә КИРӘГЕН түгел, нәкъ менә нәрсә ТЕЛӘВЕГЕЗНЕ. Берәр тәмле ризык булсынмы ул, көпә-көндез ятып йоклаумы, әллә берәр җиргә сәяхәтме – теләгәнне эшләгез! Яисә «менә шул-шул эшләремне генә бетерәм дә, теләгәнемне эшлим» дип үз-үзегезгә сүз биреп куегыз. Организм сезне ишетми калмас.

2.  Энергияне активлаштыру өчен күнегү: сул кулның баш бармагын урта бармакның тырнагына куегыз һәм ул бармаклар арасына, тырнагын аскы якка каратып, уң кулның баш бармагын тыгыгыз. Шул рәвешле 20 тапкыр тирән итеп итеп сулыш алыгыз һәм сулышны чыгарыгыз. Аннары кул бармакларын алыштырып, шуны ук кабатлагыз.

3.  Колак йомшагына массаж ясагандагыдай хәрәкәтләр ясагыз. Анда тәнгә энергия импульслары җибәрә торган нокталар урнашкан.

4.  Энергияне арттыра торган эчемлек рецепты: имбирь тамырын уыгыз, шуңа әзрәк дарчин (корица), ваниль кушыгыз һәм өстенә кайнар су коегыз. Әзрәк суынгач, ашыкмыйча гына эчегез.

5.  Эфир майлары кулланыгыз – алар биохимик компонентларга бай. Мәсәлән, иртән авырлык белән уянасыз икән, карават янында кечкенә савытта розмарин мае тотыгыз.

6.  Кояшка чыгыгыз. D витамины нерв күзәнәкләрен торгыза, шул сәбәпле психоэмоциональ халәт тә яхшыра.

7.  Үзегез утыра торган бүлмәне, өйне җыештырыгыз. Тирә-юньне тәртипкә салгач, күңелдә дә тәртип урнашуын күрерсез.

8.  Контраст душ керегез.

9.  Классик музыка тыңлагыз. Мондый музыканың дәвалау сәләтенә ия булуын белгечләр күптән исбатлады инде.

10.   Кайвакыт без үзебезне «бикләп», ябып куябыз да энергия килә алмый. Ачылыгыз! Рәхәтләнеп көлеп алыгыз. Моның өчен берәр комедия карарга яки көлдерә торган дустыгыз белән күрешеп алырга мөмкин.

11.   Сул як борын тишеген атсыз бармак белән каплагыз да ике минут дәвамында әкрен генә уң як борын тишеге белән генә сулагыз. Бу кояш сулышы техникасы дип атала. Ике минут үткәннән соң, рәхәтләнеп ике борын тишеге белән дә тирән итеп сулыш алыгыз, аны әкрен генә чыгарыгыз. Шуннан борынны каплап, булдыра алган кадәр суламыйча торыгыз, аннары һаваны сул як борын тишегеннән чыгарыгыз. Бу ысул йокы килгәндә дә бик булыша.

12.   Энергия булсын өчен хәрәкәт кирәк. Биеп алыгыз, тәнегезгә үзе теләгән хәрәкәтләрне ясарга рөхсәт итегез.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 11 декабрь 2020 - 17:17
    Без имени
    Или же.. Белэ торган эбигэ барып кем сезнен энергиягезне эчэ, шуны белеп кайтыгыз... Доресерэк булыр
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8477
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8751
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8512
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4116
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
  • 22 июль 2021 - 11:16
    Без имени
    берниге дэ борчылма. ускенем. Вакытында. белгенсен. шунысына. соен. борчвылма. Узеннен чын. тормышын. алда. эле. Андыйларны. Аллахе. тагэлэ. кичерми. жэзасын. алыр. борчылма.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 23 июль 2021 - 11:25
    Без имени
    Бик аянычлы,котычкыч хэл.эх өлгермэгэн шул ана.рэхмэт Физэлия,уңышлар сезгэ.
    Киселгән муел  агачы
  • 22 июль 2021 - 20:00
    Без имени
    И это пройдёт.. Дигән бер акыл иясе. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана инде ул. Кешегә ничек ышанмыйсың... Андый подоноклар да бар инде ул. Елама дип әйтү җиңел лә ул. Син ела, ләкин аңардан файда булырмы дип уйла. Шулай булгач, яшеңне әрәм итмә. Ә ул киләчәктә барыбер бер кирәген алачак. Андыйлар гомергә үзгәрми. Бәхет телим сиңа.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 19 июль 2021 - 22:04
    Без имени
    Табаң юк мени, әзрәк башын "сафландырып" алырга. Нинди чит хатын белән язышу ул, син дә аның иренең номерын тап та языша башла. Белми дип тыныч кына йөрмәсеннәр. Син әдәп саклаганда алар мәхәббәт уенын башларлар. Котырту түгел, баштан үткәнгә язу. Сөйләшәсе килсә, ире белән сөйләшсен. Чит ир әйбәт инде. Гаилә алып бару түгел бит. Син юганны киеп, ашатып эчертеп чыгарасың,. Тәтиегет тапкан. Үзенекен тәти итеп тотсын да сөйләшсен. Язып җмбәр үзенә, иреңә язам дип.
    Ирем телефоннан башка хатын белән языша
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан