Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Зәмирә Рәҗәпова: «Минем усал үги әни буласым килми»

 Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәповага  музыкант Максим Куприянов белән гаилә коргач үги әни статустын да алырга туры килә. 


 Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәповага  музыкант Максим Куприянов белән гаилә коргач үги әни статустын да алырга туры килә. 


«Минем Макс та аерылган. Аның беренче гаиләсендә улы үсә. Без өйләнешкән вакытта улына ике яшь тирәсе иде. Алар һәрвакыт аралашты. Максим кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер тора.  Аларның аралашуына бервакытта да киртә кормадым. Киресенчә, Тимур безгә килгәндә тәмле ризыклар пешереп куйдым.  Минем бернинди көнләшү булмады. Бала бит ул! Балага ничек көнләшәсең инде?! Максның йөрәгендә баланың үз урыны, минем үз урыным бар.  Данил (Зәмирә белән Максимның уртак уллары)  белән аралашып үсүен телим. Алар бит туган абый-энеләр! Аның килеп йөрүен телим.  Әнисе урынын алырга дәгъва итмим.  Усал үги әни дә буласым килми...»  

Бу сөйләшү яңа проектыбыз «Серләшик...» подкастыннан бер өзек. Аны тулысынча менә моннан кереп тыңлый аласыз: https://t.me/suumbike

Язылырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар