Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җырчы Чулпан Юсупова турында 10 факт

1. Чулпан – Барда ягыннан. Танып авылында туган, әнисе – Илсөяр, әтисе – Әүхәт, сеңлесе – Энҗе белән Сараш авылында яшәгән...

1. Чулпан – Барда ягыннан. Танып авылында туган, әнисе – Илсөяр, әтисе – Әүхәт, сеңлесе – Энҗе белән Сараш авылында яшәгән.

2. Беренче тапкыр 2 яше тулганчы ук халык алдына чыгып җырлаган кеше ул. Авылларындагы Сабантуенда була бу. Әнисе җырлаганда, кушылмакчы булып, әтисе кулындагы микрофонга барып ябыша. Мәйданны алып баручы әтисе, билгеле, бирми. Ләкин Чулпан барыбер үз дигәнен итә, әтисенең игътибары кимегән мизгелне эләктереп, микрофонны тәки кулга төшерә һәм әнисенә кушылып җырлый. Хәтта нинди җыр икәне дә исендә – «Ятим бала»!

3. Чулпанның балачактан ук тугрылык саклаган ике хоббие бар. Берсе – уку, икенчесе – җыр.

4. «Балачакта олимпиадалардан кайтып кермәдем», – ди ул. 2010 елны Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты буенча узган олимпиадада 3 номинациядән дә беренче урынны ала.

5. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.  

6. Ә менә музыка мәктәбен ике тапкыр тәмамларга туры килә. Башта – баянга укый, аннары вокалга. Баяннан тыш, тальянда да өздереп уйный.

7. 11 классны 10 елда узган кешене беләсезме? Менә Чулпан шундыйлардан. 10 нчы һәм 11 нче сыйныф программасын бер елда төгәлли. Никме? Казан ашкындырганга! Казан дәүләт университетының музыка факультетында белем ала.

8. 17 яшендә үзенең сольный концертын куя. Казанның Филармония концертлар залында бит әле!

9. 2010 елгы «Татар моңы» фестивалендә катнашканның икенче көнендә иртән телефоны шалтырый. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурацяисендә җырларга чакыралар.

10. 2 ел Казан театр училищесында студентларга вокал дәресләре бирә. Мәсгуть Имашев шәкертләре эләгә үзенә.

11. Тагын бер хоббие – ау һәм балык тоту! Әтиләре Әүһәт абый аны кечкенәдән үзе белән ауга һәм балыкка алып йөргән. Ау мылтыгын күзен бәйләп тә сүтә һәм җыя белә.

12. Бик тә кино да ярата. Хәтта кечкенә улы Солтанга да кино «чире» йоктырган. Әле ике яше дә тулмаган Солтан экраннан күзен дә алмыйча әнисе белән рәхәтләнеп кино карарга мөмкин.

13. Җиләк җыярга оста. Кешенең чиләк төбе генә тулганда, ул инде каен җиләген биш литрлы чиләк тутырып җыйган була. Бер елны 18 төрле җиләк-җимештән кайнатма кайната.

14. «Мин усал кеше», – ди Чулпан. Турысын әйтә, эченә җыеп йөрергә яратмый.




Ярата:
Гаиләсен, туганнарын, дусларын;
сәхнәне!!!
җырны!!!!
мунча керергә;
мәтрүшкәле чәй эчәргә;
татар классикасын;
Әлфия Афзалова иҗатын;
күк төсен;
машина йөртергә (11 яшьтән йөртә белә);
чүп утарга;
бик зур роза букетларын;
эре ташлы алка, йөзекләрне.



Яратмый:
боткаларны (солы боткасыннан башкаларын);
бик иртә йокыдан торуны;
болытлы көнне;
идән юуны;
кешедән берәр нәрсә сорап баруны;
поездда йөрүне.

Чулпаннан яшел смузи рецепты:
кабыгы әрчелгән 1 киви, 1 тотам петрушка,1 телем лимон, 4-5 бөтнек яфрагы, 1 бал кашыгы бал, 100 г кайнамаган чиста су. Боларны блендер белән туглыйсы да тиз генә эчеп куясы. Бик тә шифалы һәм тәмле.



 

Теги: Чулпан Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар