Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хуш, Зуля-Зөлфия!

Кайгылы хәбәр җаннарны актарып ташлады...

Озакка сузылган каты авырудан соң музыкант, үзе белән татар альтернатив музыкасын алып килгән үзенчәлекле җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова арабыздан китте... Сарапулда туып, 90 нчы елларда Австралиягә күчеп киткән җырчы август аенда үзенең социаль челтәрләрендә онкологик авыру белән көрәшүен хәбәр иткән иде инде. Шул чакта ул алты ай элек яман шештән экстрен операция кичерүе, метастазларны җиңәргә тырышуы, табибларның сүзләре өметләндерерлек булмавы турында язган иде.

Бер атна элек үзенең социаль челтәрләренә менә мондый пост куйды: «Соңгы көннәрдә өмет һәм өметсезлек арасында бәргәләнәм. Ләкин күбрәк шатлыклы, матур хатирәле әйбәт чаклар турында уйларга тырышам. Европа буйлап сәяхәтемне, дуслар белән очрашуларны искә төшерәм яки калган көннәрем  ләззәтен кичерәм... Куркам, алар күп тә калмагандыр инде... Шуңа күрә, әйдәгез, яратып калыйк. Мин барыгызны да яратам, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк».     

Промоутер Александр Чепарухин исә Зуля белән узган атнада элемтәгә кергән булган. Ул мондый сүзләрне җиткерде: «Үзенең 55 яше тулганнан соң озак та тормады. Соңгы сәгатьләрендә, минутларында кызы Зифа, ире Эндрю аның янында булдылар. Мин аның белән соңгы тапкыр узган атна башында сөйләштем. Көннәре санаулы икәнен ул белә иде инде, ләкин барыбер дә могҗизага өметләнде. Искиткеч җырларын башкаларга җиткерүдә булышкан һәммә кешегә рәхмәтле иде ул. Казанны, Пермьне, Мәскәүне исенә төшерде. Дөньяны аның тавышыннан башка күз алдына да китерә алмыйм».

Әйе, без дә күз алдына китерә алмыйбыз! Ышанасы килми! Бик талантлы кызыбыз арабыздан китеп барды... Хуш, Зуля-Зөлфия! Син безнең күңелләргә якты бер нур булып кереп калдың.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар