Салават Фәтхетдинованың әнисе – Тәкълимә апа: “Салаватны кыз туар дип көткән идем”

– Тәкълимә апа, исәнмесез! Улыгыз туган көн белән!
– Рәхмәт, балам. 58 ел да үтеп киткән икән. Әле яңа гына туган кебек. Салават – өченче балам. Ике абыйсы булгач, өченчегә инде кыз булыр дип көткән идем. Әмма малай туганына бер дә үкенмим. Салаватым – иң зур терәгем, юанычым.
Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә таптым. Салаватның кендек әбисе Разия исемле апа иде, ул хәзер мәрхүмә. Өйдә тапкач, нинди тән авырлыгы белән туганнарын да белмим. Әмма Салават эре икәне хәтердә калган, буе да зур гына иде.
Кызганычка каршы, бүген алты баламның өчесе генә исән, өчесе – гүр иясе. Балаларың белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады.
– Салаватның туган көненә Казанга бармыйсызмы?
– Юк, балам. Соңгы арада кан басымым күтәрелә, юл йөрүе авыр. Ерак юл түгел, хәтта икенче урамдагы клубка концерт карарга да төшә алмыйм. Дару гына эчеп торам. Хәлем начарайгач, Салават ярдәмче яллады. Хәзер тормыш бераз җиңеләйгән кебек.
Бар игелекләре өчен Салаватка мәңге рәхмәтлемен! Үз тырышлыгы белән бар нәрсәне дә булдырды. Бер дә хурларлык бала түгел. Мәктәптә дә гел «5»легә укыды. 10 класс тәмамлады да, клубка мөдир булып эшкә чыкты. Армиясенә дә барды, югары белем дә алды. Кабатлап әйтәм: бар уңышына да үз тырышлыгы, үз тырмашуы белән иреште.
Һәрвакыт шалтыратып, хәлемне белешә, вакыты була калса – кайтып керә. Күчтәнәчен төяп алып кайта, акчасын мул итеп калдыра. Соңгы тапкыр Әниләр көненә кайткан иде. Мин Тәтешледә дәваханәдә яттым, Ләйсән белән килеп, хәлемне белде. Гыйнвар ахырында авылда мәктәптә бәйрәм булачак, шунда да кайтырга тиеш. «Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?» – дип кайтып керә ул. Бәрәңге ризыкларын бик ярата, шуны пешерәм. Шулпа салам, шәңгә куям...
.
– Тәкълимә апа, балаларыгызның уңышларына куанып, бәхетле картлыкта яшим, дип әйтә аласыз инде?
– Аллага шөкер! Улым Рәфил дә бик булган, кызым Инзилә дә! Олы улымның баласы Айдар Фәтхетдинов та – сәхнәдә танылган шәхес. Аның белән дә бик горурланам. Интегеп яшәүләрем – артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көтә идем, ә төн буе алты балама ашарга әзерли идем. Салават әле дә булса: «Әни, ничек итеп берүзең безне алтыбызны аякка бастырдың син?» – дип шакката инде. Хәзер йортым да шәһәрдәгечә: газы бар, суы кергән. Салават шаккатмалы мунча салып бирде. Дөньям – шәп, шөкер итеп яшисе генә!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.