Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Салават Фәтхетдинов белән күңелсез хәл килеп чыккан

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов караклар корбаны булган.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов караклар корбаны булган. Барселонада аның машинасының тәрәзәләрен ватып, барлык әйберләрен урлаганнар. Җырчы бу хакта Инстаграмындагы сәхифәсендә хәбәр итә. 

– Дуслар, сезне түгел, ә дошманнарымны сөендерәсем килә. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Без әлеге вакытта улым Рөстәм белән Барселонадагы полиция участогында утырабыз. Безне гомердә беренче тапкыр таладылар. Машинаның тәрәзәсен ватып, бөтен әйберләребезне алганнар. Спорт костюмыннан гына калдык. Ярый әле телефон бар. Шулкадәр аңгыра халык монда. Ни татарча, ни инглизчә аңлатып булмый. Кайткач, барысын да язармын. Шуңа күрә Татарстанда, Казанда яшәвегезнең кадерен белегез, – дип уртаклашкан җырчы килеп чыккан күңелсез хәл белән.  

Теги: Салават Фәтхетдинов Салават Фатхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар