Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур югалту

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы. Җырчының бертуган абыйсы Флүр вакытсыз арадан киткән. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы. Җырчының бертуган абыйсы Флүр вакытсыз арадан киткән. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

– Хөрмәтле тамашачыларым, Дәүләкән, Бүздәктә буласы концертларым күчерелә. Бүген төнлә, һич көтмәгәндә, бертуган абыем Флүр үлеп китте. Сездән гафу үтенәм, – дип мөрәҗәгать итә ул тамашачыларга.



Берничә көн элек кенә ул әтисенең хастаханәдә дәвалануы турында хәбәр иткән иде. Аның хәлен белешергә кергәч төшерелгән фотоны да куйган иде. Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел генә җырчының хатынының әтисе дә вафат булган иде.

Нургалиевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез.

 

Теги: Әнвәр Нургалиев Анвар Нургалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр туфрагы жинел булсын!!! Э сезгэ туземлек Хэм сабырлык!

    Хәзер укыйлар