Илсөя Бәдретдинова: "Гомеремдә куркуны белмәдем"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова турында үтә кызык фактлар.


1. Баллы ризыкларны җене сөйми. «Организмым баллыны кабул итмәгәнгәдер, бәлки. Баллы әйберне ашыйсым да килми. Гомерем дә бер тапкыр чәйгә яки кофега шикәр салып эчкәнем юк. Тортлар, туңдырмалар яратмыйм», – ди җырчы үзе. Менә, ком сәгате кебек, иң оста сынчы ясагандай камил буй-сынының сере кайда икән! Ә без баш ватабыз...




2. Ә иң яраткан ризыгы беләсезме нәрсә? Гомер ышанмыйсыз – балалар өчен бәләкәй банкаларга тутырылган пюрелар. «Үлеп яратам шуларны!» – ди Илсөя. Чынлап та, бигрәк тә тәмле шул алар. Ә, тагын яшел чәй ярата икән әле.

3. Рәсем ясарга һәвәс. Кайчандыр гәҗитләргә карикатуралар да ясаганы булган.



4. Бик кайнар су белән юынырга ярата. «Кеше андый суга кулын да тыга алмый, ә миңа нәкъ шундый өтеп ала торган су белән юынуы рәхәт», – ди җырчы.

5. Көн саен чәч юа. «Шулай итмәсәм, үземне тынычсыз хис итәм. Хәтта көненә икешәр тапкыр да юам әле», – ди ул.

Похожее изображение

6. Илсөянең гардеробында кышкы итекләр юк. Башлыгы һәм перчаткалары да юк. «Кышкы аяк киемен бөтенләй кимим. Кыш буе язгы-көзге юка аяк киеменнән йөрдем».  

7. Иң яратмаганы – икейөзле кешеләр. Кешедән бер күңеле кайтса, ничекләр генә гафу үтенсә дә, кабул итә алмый.
 
8. Пычрак аяк киеме белән йөргәнне яратмый. «Өстендә нинди генә яхшы кием булса да, аяк киеме пычрак икән, ул кешедән гайрәтем чигә», – ди Илсөя Бәдретдинова.



9. Ә менә яратканы – песиләр. Йомшак, нәни песи баласын күрсә, кесәсенә салып алып кайтып китүдән үзен чак-чак тыя.

10. Техниканы ярата. Машинада, мотоциклда, снегоходта җилдерү аның иң яраткан шөгыле. «Гомеремдә куркуны белмәдем. Мин техниканы яраткан кебект, техника үзе дә мине ярата. Хәтта бер тапкыр утырып карамаган нәрсәләрне дә бер кабызудан йөртеп алып китәм».

Похожее изображение

11. Җырчы беркайчан да кычкырып-акырып сөйләшми. Кешеләрнең дә шулай сөйләшкәннәренә ачуы килә аның.

12. Улы белән  аның кебек яшүсмер халәтенә төшеп сөйләшә. Шуңа да улы белән сердәшләр кебек якын алар. «Кайчак хәтта минем әни булуымны да онытып җибәрә», – ди Илсөя улы Нариман турында.

13. Дару үләннәре җыярга оста. «Җәй буе үләннәр җыеп киптерәм дә, кыш көне шуларны төнәтеп эчәм».

Фотолар Илсөя Бәдретдинованың ВКонтактедагы шәхси төркеменнән алынды - https://vk.com/ilsiya_badretdinova

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 6 декабрь 2021 - 17:58
    Без имени
    Чибэр, монлы тавышлы, уз стиле булган жырчы. Хэзер зифа буйлы элбэттэ, э жырлый башлады, тазарак иде.
  • 6 декабрь 2021 - 17:58
    Без имени
    Җырны йөрәге аша үткәреп җырлый. Молодец.
  • 6 декабрь 2021 - 17:58
    Без имени
    Кабатланмас Илсоя! Эфэрин!
Хәзер укыйлар
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    2119
    10
    127
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3851
    5
    125
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6474
    1
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4739
    1
    52
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан