Булат Бәйрәмовтан кухня сере

Әле җәй башында гына икесе дә артистлар Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева гаиләсендә кунакта булып, «Сөембикә» журналының июнь саны өчен мастер-класс төшергән идек. «Татар радиосы»ның беренче һәм озак еллар буе иң популяр ди-джее, шоумен, артист Булат Бәйрәмов, күңеле теләгән чакларда үзе дә кухняда кайнашырга ярата. Йолдызлы гаиләнең аш-су, кухня тирәсенә кагылышлы үз серләре бар:
1. Безнең гаиләдә пычакларны фәкать мин үзем генә кайрыйм. Ләйсән тотынса, пычаклар оятларыннан «үләчәкләр».
2. Суган чистарту һәм турау тәгаен генә ир-ат эше! Суган янына хатын-кызны, гомумән, якын да китерергә ярамый. Никме? Суган тураганда күздән яшь чыга да гүзәл затларның макияжы бозыла.
3. Ир кеше ит турау кебек мәртәбәле эшне шулай ук үзе башкарырга тиеш. Кыйммәтле маникюрлары бозылмагае.
4. Кибеттән инсафлы һәм оялчан тавыкларны гына сайлап алабыз. Тавыкны хәтта аркасына яткырырга ярамый. Алай җәеп салсаң, тавык ояла. Безнеке – инсафлы тавык.
5. Мактанып әйтүем түгел, ләкин казылыкны да, сырны да юка, нәфис итеп кисә беләм. Шул уңайдан: «Хәйләкәр хуҗа гына казылыкны бик юка итеп кисә. Ә аннан да хәйләкәррәк кунак исә шушы – почти үтә күренмәле казылыкны чәнечкегә бишәрне эләктереп каба».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.