Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Актер Риналь МӨХӘММӘТОВ турында 5 факт

ХЫЯЛЛАР Риналь Татарстанның Алексеевский районында туа. Башта малай диңгезче булырга хыяллана...

ХЫЯЛЛАР
Риналь Татарстанның Алексеевский районында туа. Башта малай диңгезче булырга хыяллана. Сигезенче сыйныфтан соң Суворов училищесына укырга керергә талпынып карый. Тик аны укырга алмыйлар: төгәл фәннәрдән билгеләре бик шәптән түгел икән, җитмәсә, бераз тотлыга да. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан театр училищесының эстрада бүлеген сайлый.



МӘСКӘҮ
Укытучылары озын буйлы чибәр егетнең талантын шундук күреп алалар, аңа Мәскәүдә укырга киңәш итәләр. МХАТта Кирилл Серебренников үз курсына студентлар җыйган чакка туры килә Риналь. Остазы  булачак артистның тотлыгып сөйләшүенә  әһәмият тә бирми, уку дәверендә узачак, ди. Риналь үзе дә кыенсынып йөрми: кимчелеген өстенлеге итеп күрсәтә белә. Бөек акыл иясе кебек фәлсәфәгә бирелеп, дәшми йөрүне артыграк күрә.  Дәшмәү – зирәклек галәмәте. 2012 елда театраль вузны тәмамлап, беренче көннән үк үзе яраткан Мәскәүдә кала.  




ТЕАТР
Серебренниковта укыганда ул дикциясен дә төзәтә. Курста иң талантлы студентларның берсе була. Сыгылмалы гәүдәле Риналь сәхнә хәрәкәтләре, фехтование, бию белән кемне дә сокландыра. Аптырыйсы юк, зифа буйлы егет башкаладагы төнге клубларның берсендә биюче булып та эшләп ала. Студент елларында ук дебютлары була. Мәскәү художество театрында «Фея» һәм «Ландо»да уйный. Укып бетергәч, Ринальны «Гоголь-центр» труппасына эшкә чакыралар. Бүген дә ул шунда.
Яшь татар артистының актёрлык осталыгы Шекспир әсәре буенча куелган «Сон в летнюю ночь» спектаклендә Лиандр ролендә күренә. «Арлекин, воспитанный любовью» комедиясендә ул үсешнең яңа баскычына күтәрелә. «Герой нашего времени»да исә берьюлы өч рольдә уйный! Печорин, Грушницкий һәм әлбәттә, Азамат! «Каин» мистериясендә дә Каинны да, Люциферны да уйнап, бер образдан икенчесенә күчүдә чын виртуозлык күрсәтә.



КИНО
Диплом алырга бер ел кала, Риналь Мөхәммәтовның кино  биографиясе башлана. «Искупление» хәрби-тарихи фильмындагы  дебютында  ул яшь хәрби очучы Августның  тирән трагик образын тудыра – Россия киносында тагын бер йолдыз кабына. «Башня. Новые люди» мистик триллерында Ринальны тагын төп рольгә чакыралар. Сергей Жигуновның «Три мушкетёра» картинасында исә Мөхәммәтов – Д'Артаньян! Фехтованиесе дә, иярдә утыруы да искиткеч килешле, матур килеп чыга. Ә «Екатерина» сериалында граф Салтыков образында яшь артист күп кызларны үзенә гашыйк итә. Александр Амировның «Тэли и Толи» лирик комедиясендә гашыйк грузин Гоча образы Риналь Мөхәммәтовка тагын дан, мактау сүзләре китерә.



МУЗЫКА
Кинодан тыш, артистның тормышында музыка зур урын алып тора. Татар җырларын яратып башкара. Риналь Мөхәммәтов –  гаҗәеп исемле «Корпорация «Жёлтый Асфальт» дип аталган  музыка-театр труппасының фронтмены. Ул җырлый, җыр текстлары яза, бәрмә уен коралларында уйный. Коллективы чыгыш ясый торган жанрны музыкант Мөхәммәтов поп-террор дип атый. 
    
 
ФИЛЬМОГРАФИЯ
2012 «Башня. Новые люди» – Әмир
2012 «Искупление» – Август
2013 «Погружение» – Ренат
2013 «Три мушкетёра» – Д'Артаньян
2014 «Екатерина» – Сергей Салтыков
2014 «Манекенщица» – Иван Холодов
2014 «Масоны»
2016 «Балтийское танго» – Макс
2016 «Икария»
2016 «Оптимисты» – Аркадий Голуб
2016 «Тэли и Толи» – Гоча
2017 «Кома»
2017 «Притяжение»  

Теги: Риналь Мөхәммәтов Риналь Мухамметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар