Логотип
Салатлар

Сарымсак белән помидордан соус

Помидорларыгызның барысын да тозлап бетермәдегезме әле? Юк икән, без сезгә бик тәмле бер соус рецепты тәкъдим итәбез. Бик җайлы ясала ул. Тәмле дә.


Помидорларыгызның барысын да тозлап бетермәдегезме әле? Юк икән, сезгә бик тәмле бер соус рецепты тәкъдим итәбез. Бик җайлы ясала ул. Тәмле дә.

Кирәк
3 кило кызыл помидор (артык өлгергән помидорлар да ярый);
бер уч чистартылган сарымсак (10 тырнак тирәсе);
8 аш кашыгы шикәр комы;
2 аш кашыгы тоз;
0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус);
2 кузак ачы борыч.

Эш барышы

Помидор, сарымсак, борычны иттарткычтан чыгарабыз. Тоз, шикәр, аш серкәсен салып бик яхшылап болгатабыз. 
Соус әзер! Аны парландырылган банкаларга тутырып, гадәти капкач белән генә каплыйбыз. Бу соус суыткычта берничә ай саклана. Бик тәмле!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар