Логотип
Салатлар

20 минутта әзер була торган кетчуп

Без сезгә бик ансат һәм тиз әзерләнә торган кетчуп рецепты тәкъдим итәбез. Бернинди крахмалсыз һәм озын-озак кайнатуларсыз да куе килеп чыга ул. 

Без сезгә бик ансат һәм тиз әзерләнә торган кетчуп рецепты тәкъдим итәбез. Бернинди крахмалсыз һәм озын-озак кайнатуларсыз да куе килеп чыга ул. 

Кирәк:
3 кг кызыл помидор. Итләчрәк помидорлар яхшы була.
1 баш эре суган;
1 баш сарымсак;
3 аш кашыгы шикәр комы;
2 чәй кашыгы тоз;
1 чәй кашыгы коры горчица порошогы
50 мг 9 процентлы аш серкәсе;
0,5 чәй кашыгы кара борыч;
1 дәфнә (лавр) яфрагы.

Помидорларны юып, иттарткычтан чыгарабыз. Сарымсак белән суганны да иттарткычтан чыгарырга кирәк. 

Тѳбе калын кәстрүлгә помидорларны,  сарымсак белән суганны салып, пешерергә куябыз.  Помидорлар кайнап чыгып, берничә минуттан үтә күренмәле суы аерыла башлагач, вак тишекле иләкне батырып, чама белән 0,5 литр суын аш чүмече белән сѳзеп алабыз. Помидорлар сулырак булса, күбрәген дә алырга мѳмкин. 10 минуттан утны сүндереп, пешкән помидорларны блендер белән ваклыйбыз. 

Вакланган помидорларны вак иләк аша сѳзәбез. Блендер белән изгәч, бик тиз тѳшеп бетә ул. Иләктә калганын да кашык белән яхшылап баскаласаң, орлыгы һәм кабыклары гына кала. 

Әлеге массаны кабаттан кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы борыч (кимрәк тә сала аласыз),  горчица порошогы, 1 дәфнә яфрагы, 50 мг аш серкәсен салып, тагын 7 минут чамасы пешерәбез дә, сүндереп, парланган пыяла банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз. 0,5 литрлы 3 банка чыга. 

Бик тәмле, куе килеп чыга. Эшләве дә тиз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар