Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Язучы Мәдинә МАЛИКОВАның тормыш кагыйдәләре

Язучы Мәдинә МАЛИКОВАның тормыш кагыйдәләре («Арыш тәме» китабы буенча)


(«Арыш тәме» китабы буенча)

 

Дөнья хәлен белеп булмый. Иң элек үз көчеңә таянырга кирәк. 

Егет кеше тартмаганга авышмый ул. 

Бик хикмәтле нәрсә бит ул фотография. Күңел күзе шикелле, маңгай күзе күрмәгәнне яктыртып күрсәтә. Эчеңдәгене кешеләрдән яшереп була, фотоаппараттан – юк... 

Афәт килгәндә дә, тыныч яшәгәндә дә үз кавемеңә таянуга ни җитә! 

Кеше язмышы кайчакта кинәт борылыш ясый. 

Аерылышу хәлләрен һәркем үзенчә кичерә. Андыйны иптәш тә, дус та уртаклаша алмый. 

Күп очракта туры сүз – ачы агу, ялган – шифалы дару ул. Бигрәк тә йөрәк ярасына! 

Гүрнең ишекләре юк, ә менә ялгышкан, адашкан кеше кайчан да булса барыбер кайтыр юлын таба

Егетләр үз әниләренә охшаганны эзли, шундыйны сайлый. Килен кайнана сөягеннән яратылган, дип юкка гына әйтелмәгән. 

Үлем ачысын һәркем үзе татый, газабын үзе кичерә. 

Халык әйтсә хак әйтер, халыкның хөкеме гадел. 

Ахыр чиктә барыбер изгелек җиңә. 

Иман ияләренә, Аллаһка ихластан инанган кешеләргә яшәү җиңелрәк, чөнки аларның өмет белән сыгынырлык, мәрхәмәтеңнән ташлама, дип ялварырлык заты бар. 

Мәрхәмәтне, рәхим-шәфкатьне фәкать үз тирәңдәге адәм балаларыннан гына өмет итеп була. Бер-берсенә кылган игелек кенә яшәтә Кешелекне! 

Һәркемнең чарасыз, гаҗиз калган чаклары була. Җирдә өмет уты сүнгәч, күзләр күкләргә төбәлә

Ходайдан йөз чөерергә ярамый. Алай яшәп бетереп булмый. 

Кем әйтә ул, яшьлек бер генә килә дип? Дөрес түгел! Яшьлекне икенче тапкыр  да чакырып алып була. Әгәр кулыңнан килсә, башың эшләсә, йөрәгеңдә дәрт ташып торса. Һәм... ирегеңне чикләүче булмаса. 

Картлар үзләреннән үзләре генә картаймый, аларны яшьләр, дөресрәге аларның сиңа булган мөнәсәбәте картайта

Яшь чак – бик җаваплы чак. Үзеңнең генә түгел, балаларыңның киләчәге өчен җавап бирәсең. Олыгайгач кирәгең дә кими, бурычлар да җилкәдән төшә. Абынып егылсаң, кулыңдагы балаң еламый, үз борыныңны гына канатасың. 

  Ата кеше бала кадерен бераз тернәкләнгәч кенә белә башлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар