Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Принцесса Диананың тормыш кагыйдәләре

Күпләрнең йөрәген яулаган Принцесса Диана 1997 елның 31 август төнендә юл һаләкәтенә очрап һәлак була.


Леди Ди (принцессаны шулай атаганнар) бөтендөнья хатын-кызлары өчен нәзакәтлелек, кешелеклелек, гадилек символы булып калды. Ә без аның тормыш кагыйдәләрен туплап, сезгә тәкъдим итәбез.

Әгәр ир-ат та бала таба алса, иманым камил: алар бер баладан артыкны тапмас иде.

Уильям һәм Гарри –  миңа хыянәт итмәгән ирләр шулар гына.

Мин үземне бу илнең королевасы итеп күрәсем килми. Минем сезнең йөрәкләрнең королевасы буласым килә...

Ир-атлар, хатын-кызларга караганда, азрак ялганлый. Сүз аларның хисләре турында бармаса...

Элек король гаиләсендә балалар белән күп вакыт уздыру гадәте булмаган. Кеше алдында балага карата булган хисләрне күрсәтү тыелган. Чит илгә сәфәр чыкканда да балаларны алмаганнар. Гаилә традицияләренә үзгәреш кертеп, мин улларымны һәрвакыт үзем белән йөртергә тырыштым. Улларым белән сөйләшкәндә, иелеп, аларның күзенә карый идем. (Диананың бу гадәтен хәзер уллары дәвам итә. – Р. Х.) Кеше алдында балаларымны кочагыма алырга да беркайчан уңайсызланмадым.

Тәхет варислары мәктәпкә укырга кергәнче башлангыч белемне өйдә генә алган.  Ә Уильям белән Гарри балалар бакчасына йөрүче беренче варислар булды. Улларымның гади тормыш белән яшәвен теләдем. Балаларым белән бергәләп кинога да бардык, чиратта да басып тордык,  McDonald’sта да ашадык, «Американские горки»дан да шудык.

Еш кына төрле күңелсезлекләргә китерсә дә, мин йөрәгем кушканча яшим. Кем дә булса халыкка якын булырга, халыкны яратканын белгертергә тиеш бит инде!

Әгәр яраткан кешегез бар икән, аның янәшәсендә булырга, аны кайгыртырга тиешсез. Әгәр сезне яратучы кеше белән бергә булу насыйп икән, аны бөтен көчкә якларга тырышыгыз!

Бу дөньяның бик яман чире бар – кешеләр мәхәббәт җитмәүдән газаплана. Бер генә минутка, ярты гына сәгатькә яки бер генә айга булса да үземнең олы мәхәббәтем белән бүлешә алам икән – моны рәхәтләнеп эшлиячәкмен...

Иремне бик яраттым, аның белән кайгыны да, шатлыкны да бүлешәсем килде. Без аның белән бер команда булырбыз дип уйлаган идем.

Кочаклашу бик мөһим. Бигрәк тә балалар өчен.

Без никахта өчәү идек – шуңа бераз кысрык булды. (Чарльзның Камилла Паркер-Боулз белән мөнәсәбәте турында. – Р.  Х.).


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар