Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Миргазиян ЮНЫСның тормыш кагыйдәләре

(«Юлда уйланулар» китабы буенча) 

 

Чамасыз еш куллана башласаң, сүз таушала, тоныклана, хәтта акырынлап үзенең асыл мәгънәсен югалта башлый, диләр. Иң башта нинди сүз таушала икән? Беренче чиратта, мөгаен, модага кергән сүз таушаладыр. Без андый сүзне, кирәге бармы-юкмы, һәр очракта тизрәк сөйләмебезгә кыстырырга тырышабыз.  

 

Романтика кешенең йөрәк тибеше белән бәйле хис булса кирәк. Көндәлек тормыш шатлыгын кем тоя белә, шуңардан кемнең йөрәге ярсып тибә башлый? Романтиканы да, минемчә, әнә шундый кешеләр арасыннан эзләргә кирәктер.  

 

Тамырны бер мәртәбә тартып чыгарсаң, мәңге кире урынына утырта алмыйсың. Хәйран калырлык бөек могҗиза бит бу! Үләннең тагын бер гаҗәеп сәләте сокландыра мине. Ул үз юлында очраган һәр нәрсәне урап уза белә.  

 

Үсемлекләр җансыз дип без бик тә ялгышабыз. Җансыз нәрсәнең акылы булмаска тиеш, ә үлән – акыллы.  

 

Адәм баласы тынычлык өчен яралган, ә чын тормышны туган-үскән җирдә, тынычлыкта гына корып була.  

 

Кем генә булып эшләмә, җир шарының кай җирендә генә йөрмә, йокыдан уяну белән син иң әүвәл үз уйларың, үз теләк-омтылышларың белән очрашасың.  

 

Укып белем алу, һөнәргә өйрәнү генә канәгатьләндерми кешене. Үзеңне өйрәнү, үз теләк-омтылышларыңны аңлы, ачыклый белү кирәк безгә. Тик үкенечлесе шул: без моны бик соң аңлый башлыйбыз.  

 

Ни сәбәптәндер, холыксыз, гауга куптаручы кешедән курку, аңа юл бирү, аны урап узу модага керә башлады хәзер.  

 

Тукайның мескен Шүрәлесен шушы көнгә кадәр кызганып йөрим мин. Алдап Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырган мәкерле крестьян егетенә карата мәктәп елларыннна бирле нәфрәт саклыйм.  

 

Эше җаваплы дип, җитәкчелектән үзе теләп киткән кешене очратканым юк минем.  

 

Кер юа, идән себерә, камыр изә торган машиналар барлыкка килүдән, ни сәбәпледер, хатын-кызның эше кимемәде. Алла белсен: әллә тормыш мәшәкате арта тора, әллә машина үзе бер мәшәкать? 

 

Безгә табигать зур көч – түземлек биргән. 

Без әле байлыкка өйрәнеп җитмәгәнбез. Кирәкме-юкмы, йорт җиһазы җыя, кием-салым... әллә нинди кирәксез нәрсәләр җыярга тотынабыз. Байлык әйбәт нәрсә ул, әгәр ул комсызлык, саранлык тудырмаса.  

 

Кызганычка каршы, яшәүнең һәркемгә яраклы уртак, универсаль кагыйдәсе юк. Берәүләргә бәхет китергән кагыйдә икенчеләрне бәхетсезлеккә дучар итә. Бәхетле булу кануны һәркемнең үзендә, ул аны үзе таба. 

 

Диңгез мәкерле ул. Кайчак ул синең өмет-хыялларың, корып куйган планнарың белән һич исәпләшми, аларны көтмәгәндә кинәт җимерә дә ташлый.  

 

Гомер кыскарган саен шик, хорафатларга ышану көчәя бара икән ул.  

 

Картаю – тозсыз ашны хәтерләтә. Аш – каз шулпасы, сөләйман балыгы салып пешерелгән уха булуы мөмкин, ләкин тозы булмаганлыктан, аның тәме юк, тәмен картаю алган.  

 

Гомер буе нәрсәдер җитми адәм баласына. Туган көннән алып үлгәнче күңелдә даими бер мохтаҗлык яши. Шул мохтаҗлыкны җиңә белү генә бәхеткә ирештерә.  

 

Сәяхәттә йөргәндә син нәрсәдер табасың шикелле, карасаң – йөргән арада зур бер кисәк гомерең үтеп тә киткән.  

 

Рус арасында, бигрәк тә тупасрак кешеләр арасында яшәгәндә, үз телеңдә сөйләшергә тартынасың. Ишетсәләр, өнәмәсләр, әллә ни уйларлар дип шүрлисең. Безнең канга ниндидер тирәк курку сеңеп калган. Әллә нинди астыртын, сәбәпсез курку. Шул тойгы үз гадәтләреңне тотарга, үз кыйблаңны сакларга комачаулый. Шул өркү безне теләсә нинди кыргый коллективка ярашырга, шул культурасыз, надан кешеләргә ошар өчен аракы эчәргә, әшәке сүз әйтеп сүгенергә мәҗбүр итә. Вөҗданыңны сыкрандырып булса да, син, әкеренләп, шундый шапшаклыкларга өйрәнәсең.  

 

Үзеңне туган җирдән еракта тою күңелдә юксыну хисе тудыра. Бу тойгыдан берничек котылып булмый.  

 

Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш – ул милли горурлык хисенең бетүе. Милли горурлык хисен югалткан халык яши алмый, үлә, юкка чыга.  

 

Биек манара төзү – адәм баласының күккә менү хыялының бер чагылышы ул. Манара салу – күзаллау офыкларын киңәйтергә тырышу юлындагы бер этап.  

 

Минем йөрәгемдә йорт төзүчеләргә карата кайнар ихтирам яши. Торак төзү миңа иң изге эш кебек тоела.  

 

Чит илгә чыгу белән миңа еш кына үзебезнең туган тел бик кирәк булып чыга. Менә төрек лоцманы белән мәш килеп сөйләшәбез: ул төрекчә, мин татарча. Аңлыйбыз бер-беребезне. Аңлашу һәрвакыт куаныч тудыра.  

 

Картаю – аерым кешенең генә котылгысыз трагедиясе ул.  

 

Яннарында кеше яшәгән чакта агачлар да ничектер ышанычлырак үсәләр.  

 

Туган җирдән еракта табылган бәхет беркайчан да куаныч китерә алмый. Читтәге бәхет бары тик туклык, мал табу белән чикләнеп кала.  

 

Читтә йөрүче үзенең туган җирен, ата-баба нигезен югалта. Андый кешеләрнең тамырлары корый, кешене бизәп, матурлап торган нәсел сурәте сүнә.  

 

Тормыш безне юаш кешенең кадерен белергә, аны санга сугарга өйрәтмәгән. Бу сыйфатны ни сәбәпледер өнәп бетермиләр бездә. Юашлык дөнья көтү өчен кулай булмаган, күрәсең.  

 

Һәр начарлык иң элек йомшак ихтыярлы кешеләрне җиңә.  

 

Рәхәтлекнең иң татлысы – җан тынычлыгыннандыр.  

 

Шәрыкънең мин аңлаган бер даһи үзенчәлеге бар: ул түзә белә. Ул дөньяның ачысын һәм төчесен күптән татып караган. Бөеклектә дә булган, тапталган һәм гасырлар буе изелгән дә.  

 

Бәлки күзәтү белән артык мавыгырга да кирәк түгелдер? Соңгы чиктә барыбер күзаллау сәләте, акыл көче җиткән нәрсәне генә аңлый аласың. Ә яшәү акылга гына көйләнмәгән.  

 

Тормыш шартлары үзгәргән саен кунак җыюның сәбәбе һәм максаты үзгәреп тора. Элек туган-тумача кадерле кунак булган, хәзер – кирәклерәк кешеләр... 

 

Юмарт кешеләрнең хәләл җефетләренә алла ярдәм бирсен.  

 

Барлык илләрнең дә сабыйлары бер төрле. Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Адәм балаларын үзара аера торган милли, сәяси, социаль сыйфатлар өлкәнәю чорында гына барлыкка килә.  

 

Яныңда ач кеше барында яшәүнең рәхәте, мәгънәсе югала.  

 

Иманлы кешегә ихлас зурлап, башкалар алдында күрсәтеп ышанырга кирәк. Ышаныч күрсәтү аның иманын ныгытып, көчәйтебрәк кенә җибәрә.  

 

Җир диңгездән мәрхәмәтлерәк. Җир – тыныч табигатьле. Диңгезнең холкы яшь чибәр кызларныкы шикелле. Кәефе әйбәт чакта ул елмая, назлый, сөя. Холыксызланып китсә, туктый алмый тузына, ярларны җимерер хәлгә җитеп дулкынлана.  

 

Кояшлы көндәге тыныч диңгез ана күңелен хәтерләтә. Әниләр күңеле мәңге аяз һәм мәңге мәрхәмәтле бит. Бу хакыйкатьне без әниебезне югалткач кына аңлыйбыз.  

 

Адәм баласы теләсә нинди шартларда да яши ала. Аңардагы күнегү, җайлашу сәләте иксез-чиксез. Әмма ул фәкать бер урында – туган җирендә генә бәхетле. Мин менә шул хакыйкатьне ничә еллар буе Җир шарының төрле почмакларыннан эзләп йөрдем.  

 

Айнык баш һәм халтурасыз хезмәт таләп ителгән урыннарда гел хатын-кыз эшли.  

 

Акыллы кеше синең дуамал теләгеңне дә аңлаучан була. Акылның шул ягы кыйммәт.  

 

Җир йөзендә бер генә халык, бары бер генә милләт калса, сугышлар туктар идеме икән? Бәлки туктар да иде. Әмма кешелек дөньясы ифрат ярлыланып, казарма солдатларына охшап калыр иде, мөгаен.  

 

Җир йөзендә кемнең дөрес, кемнең ялгыш яшәвен бәяләрлек ышанычлы прибор юк. Без, җир уллары, безнеңчә фикер йөртүчеләрне акыллы, үзгәләрне – юләр дип йөртергә күнеккән. Кешелек дөньясы шушы юл белән тилеләргә һәм акыллыларга бүленгән. Бу мәсьәләне чишәр өчен шаблон акылдан югарырак сыйфатлы, фараздан өстен бер көч кирәк.  

 

Күз карашының үз теле, тылсымы бар. Карашлар очрашкан чакта сүзсез, ришвәтсез аңлашу туа. Кешелек дөньясының бөек аңлашуы ул. Иманга иман тиеп, вөҗдан уянган чак.  

 

Кармак салу кайсы ягы беләндер бәхет көтүне хәтерләтә. Бәхетсез кармакчыны очратканым юк минем. 

 

Бәхеткә ирешү сере – аздан канәгать була белүдә, күрәсең.  

 

Кызганычка каршы, сүнгән мәхәббәтне кире уятып булмый торгандыр. Кире, нечкә, үҗәт һәм нәзберек ул мәхәббәт.  

 

Туган як ерагайган саен үз телеңдә сөйләшүнең ләззәте, моңы арта.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар