Җылытыйм әле үзеңне!

Үз кулларың белән бәйләгән бу плед салкын кичләрдә сөйгәнеңнең тәнен генә түгел, җанын да җылыта ала. Гади генә плед түгел ул. Бу — сөеклегезгә атап «язылган хат». Йөрәк — сөю билгесе, ызба — уртак йорт хакындагы хыял, якорь — илгәзәк күңелнең сәяхәткә әйдәве. Шушыларны үзара тоташтыру өчен «толым»нар бәйлик — мәхәббәтегез ныграк булсын!
Үзегезнең фантазиягезне дә уйната аласыз. Бәйләү серләренә өйрәткән китаплар да кул арасында гына торсын.
* 2 кг чамасы җеп. Җепнең күләме пледның зурлыгына бәйле. Бик йөнтәс җептән бәйләгән плед матурлыгын тиз югалта, шуңа күрә аның ныграк бөтерелгәнен сайларга тырышыгыз.
* Җепнең юанлыгына туры килә торган энәләр.
Бәйләгән шакмакларның үлчәмнәре бер-берсенә туры килергә тиешлеген дә онытмагыз – тоташтырасы була бит! Әзер шакмакларны юып киптерәбез һәм бер-берсе белән тоташтырабыз. Пледның читләрен ыргак белән «каймалап» чыгабыз.
Йөрәк:
29 күздән бәйләнә. Үрнәктәге һәр шакмак – бер күзәнәк. Һәр юл – бәйләмнең берәр рәте.
Якорь:
49 күздән тора. 1-4 нче рәтләр – уң күз. Алга таба җөп рәтләр шулай ук уңнан гына бәйләнә.
Ызба:
39 күздән тора. 1-2 нче рәт уң белән һәм алга таба барлык җөп рәтләр уң белән бәйләнә.
Үзегезнең фантазиягезне дә уйната аласыз. Бәйләү серләренә өйрәткән китаплар да кул арасында гына торсын.
Кирәк:
* 2 кг чамасы җеп. Җепнең күләме пледның зурлыгына бәйле. Бик йөнтәс җептән бәйләгән плед матурлыгын тиз югалта, шуңа күрә аның ныграк бөтерелгәнен сайларга тырышыгыз.* Җепнең юанлыгына туры килә торган энәләр.
Эш барышы:
Плед төрле-төрле бизәкләр белән бәйләнгән шакмаклардан гыйбарәт.Бәйләгән шакмакларның үлчәмнәре бер-берсенә туры килергә тиешлеген дә онытмагыз – тоташтырасы була бит! Әзер шакмакларны юып киптерәбез һәм бер-берсе белән тоташтырабыз. Пледның читләрен ыргак белән «каймалап» чыгабыз.
Йөрәк:
Якорь:
Ызба:
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.