Логотип
Проза

Кылдан төшсә кыз бала

(тормыштан алынды)


(тормыштан алынды)


      Юллар очраштыра, кавыштыра, шулай ук аера да.  Юллар  төрле язмышлы  кешеләр белән таныштыра, мавыктыргыч вакыйгалар сәбәпчесе була, күңелдә җуелмаслык хатирәләр калдыра. Һәр сәфәр, озынмы ул кыскамы,  кеше күңелен яңа ачышлар, яңа тойгылар белән ымсындырып, үзенә чакырып тора. Хәерле сәгатьтә чыгып китеп, имин генә әйләнеп кайткан  сәфәр  гомер барышыбызга  ямь һәм мәгънә  өстәсә,   киресенчә,  аяк тартмыйча юлга  чыгып,  төрле һәлакәтләргә, авыр вакыйгаларга  очрау тормышыбызда  үзенең  тирән һәм аянычлы эзен калдыра.  Бар да уңай барып, теләгән кешең белән күрешкәч-очрашкач, үтисе йомышыңны үтәгәч  бу сәфәрдән  күңелдә канәгатьлек, сөенеч  туган кебек, телибезме-теләмибезме, башыннан азагына хәтле тискәре, кирәкмәгән,  уңышсыз сәфәр дә килеп чыга.
         ...Юлларда йөргәндә төрле хәл була. Барасы җиребезгә барып җитәбез  дигәндә, аянычлы хәлгә очрап, юлыбыз киселде һәм безгә ирексездән зур трасса буендагы  кунакханәгә кунарга керергә туры килде. Без, абыйлы-сеңелле юл һәлакәтенә очраган, район  хастаханәсендә дәваланып чыккан, машинасыз, ләкин исән  калган  ике туган һәм  үз машинасында ерактан безне алырга килгән улым, өч кеше,  кичен генә  юл буе кунакханәсенә килеп кердек.  Мондый җиргә керергә  аяк тартмаса да, барыр җирең юк – кышын юл буенда кунып булмый.  Берсенең аягы, икенчесенең күкрәк сөяге сынган ике сырхауны төяп, улыбызга иртәгә  өйгә кайтасы,  ерак  бозлавык юлга чыгасы. Ә аңарчы  барыбызга да әз-мәз ял итеп алу кирәк. Сынган сөякләр турында уйлыйсы килмичә, инде юл һәлакәте дә,  аңа бәйле барлык күңелсезлек тә  артта калды, исән калдык дип шөкер итә-итә, кунакханәгә урнаштык. Якыннарым белән бер номерга булса бик ярар иде, дисәм дә,  урын булмау сәбәпле, мине алардан аерым, “служебный” номерга урнаштырдылар. Юлчыларны урнаштырып йөргән хатын –  кулына догалык тотып,  кизүдә утырган олы гына яшьтәге ханым  аңлатуынча, өч кешелек бу номерда төнен кафеда эшләгән кызлар ял итеп ала.  Баярак, астагы кафеда чәй эчкәндә, бар артында ике кыз күзгә чалынган иде шул. Кергән  һәр юлчыга сайрап торган мөлаем йөзле саргылт чәчлесе һәм  дәшәр-дәшмәс торган кара башлысы. Сөйкемле сөякле  ачык йөзлесенең  нәкъ  чокырчыклы  бит очындагы   миңе дә бар иде кебек.  Алар номерында саташа-саташа  сызланып ятканда  төнлә ишектән бу ике кыз килеп керде дә,  чишенеп,  урыннарына яттылар.  Мине йоклаган дип белделәрме яисә  ишетүем-ишетмәвемә  алар битараф идеме,  кызлар чыш-пыш килеп сөйләшә башладылар.  Колак торгызып ятмасам да, ирексездән  боларны тыңларга туры килде.  Кыз-кыркынның телендә кем булсын,  әлбәттә, егет-җилән. Тегенең машинасы юк, монысының өч баласы бар... Тегесе саран, монысы юмарт...  Кызлар,  тавышларын басарга тырышып,  көлешеп тә алалар.  Тегесенеке озын, монысыныкы көчсез дип барлый башлагач,  әхлакый яктан тәртипсез  кызларны башкача  тыңлыйсым килмичә,  йокламаганлыгымны белдереп, тамак кырып куйдым.  Кафе кызлары  тындылар  һәм, тирән сулыш алуларына караганда, йоклап киттеләр.  Миннән буш куыклар  кайгысы китте һәм  бүгенге таңда бозлавык юлга чыгасыбызны уйлап пошына башладым.   
       Сызлану һәм йокы дигән нәрсә  үзара сыеша алмый торган халәт икәнлеген мин аңлаган идем инде. Татлы йокы турында үзалдыма  хыяллана-хыяллана, баштанаяк бөркәнеп,  таңга хәтле калган сәгатьләрне санап ята торгач, ничектер изрәп киткәнмен.  Бүлмә идәненә ачык ишектән сузылып төшкән  яктылык көлтәсе һәм ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдаган тавыш мине  кинәт йокыдан уятты.  Кизүдә утырган  баягы ханым  кызларның берсен уятып маташа иде: “Уян әле, дим! Тор әле! Бик тиз генә кирәксең!” Миңле кыз йокылы тавыш белән киерелде, сузылды, тик торасы килмәде, ахры.  Ханым аны төрткәләвен дәвам итте: “Тор дим мин сиңа! Тормасаң,  Вәлиткә әйтеп,  җаныңны алдырам!” Кыз уянды, тик җылы  түшәктән аерыласы килмәде сыман,  бик теләсә, Вәлит үзе барсын,  дип каршы дәште.  Ханымның түземлеге төкәнде, ахры, тавышы ачулырак чыкты: “Сары чәчлесе кирәк, диләр бит! Икесе дә бик акчалы күренә! Тор дим тизрәк!”  Кыз дәшмәде, ята бирде.  Өлкән яшьтәге ханым һөҗүмгә  күчте, кызның  өстеннән юрганын һәм баш астыннан мендәрен тартып алды.  Телиме-теләмиме, Миңле торып утырды, ә ханым, киен тиз генә, дип  ысылдап боера-боера  чыгып китте.   Йокысыннан уянып җитмәгән кыз    чәчен-башын тарады, бизәнде, киенде һәм  алпан-тилпән атлап чыгып китте.  Аларның сөйләшүенә  ирексез шаһит – мин – сары чәчле  кызны кая чакырып алуларын аңламый калмадым, әлбәттә.  Фәхишә кызларның кайдадыр барлыгы,  тәннәрен сатып кәсеп итүе турында ишетүен ишеткән идем. Тик алар барысы да минем өчен башка милләттән, биредән ерак-еракта иде. Менә шулай татарның  район үзәге саналган зур  авылында,  юл буендагы кунакханә-кафеда татар кызының  үз-үзен сатып йөрүе минем авырткан башыма сыймады.  Беренче тапкыр милләтем өчен оялып куйдым.  Кичен кулына догалык тотып утырган ханымның юлчыларны гына түгел, кызларны да “урнаштыруы”  минем өчен кабул итеп булмаслык каршылыклы, ямьсез күренеш иде.  Кичен кулда догалык, төнлә – фәхишәләр артыннан йөрү! Бу икейөзлелек кенәме соң? Бу йөз йөзлелек. Тормышны күрмәгән-белмәгән   яшь кызларның бу яшәешен  яшьлек  ялгышына сылтап булса,   чәченә чал  кергән  хатын монда нишли?!  Әлеге дә баягы акча җитмәү шундый түбәнлеккә төшерәме икән төрле яшьтәге  бу хатын-кызларны? Тик  акчаны күпме тапма, аның җитәчәге юк бит.  Төнлә зина кылган,  көндез кафеда шул гөнаһлы куллары белән  нигъмәт әзерләгән кызларның бу түбәнлектән башка   яшәр чарасы юк микәнни?  Хуҗалары Вәлиттән куркулары да ясалма гына кебек. Хуҗаларыннан, “әниләреннән”,  әлеге  тормыштан чынлап курыксалар, алар, һичшиксез, моннан китәр иде, бу чиркангыч гамәлләрен ташларлар иде. Китмиләр икән, димәк, алар мондый яшәеш рәвешенә риза, канәгать.  Кызганыч, телевизор, сары гәзитләр  яшьләргә  “матур” тормышның, акча эшләүнең җиңел ысулын өйрәтәләр. Туку станогында яисә тракторда  тырыш хезмәте белән  дан казанган эш каһарманнары заманасы түгел шул бу.  Акча  эшләү өчен кыска гына гомернең иң матур чорын – яшьлекләрен   шушы гөнаһ базында үткәрүләрен аңламыйлар булса кирәк бу ике туташ.    Тайгак юлга басмасалар,  бәлки, башкалар кебек үз тиңнәрен очратып,   мәхәббәтләрен,   бәхетләрен  дә таба алырлар иде?  Ә болай... кемгә кирәге бар аларның? Бардыр кирәкләре... бер кичкә... Алар да,  ялгышыпмы-түгелме, беренче тапкыр сафлыкларын кемнеңдер кулына ышанып тапшырганнардыр. Ә ул,  егетме-ирме,  ышанычларын акламагандыр. Ир-ат,  үз хәҗәте өчен  куллана-куллана,  аларны сатып алу әйберенә, тауарга әйләндергән.  Кайчандыр, яшьлекләре искә төшкәч, заяга үткән еллары өчен  күңелләрен үкенеч биләмәсме икән бу ваемсыз  төнге күбәләкләрнең?  Кыз баланың күңеле саф су кебек.  Гөл үссә – җирнең күрке, кыз үссә − илнең күрке.  Кыз чак – кояшлы көн.  Кызы барның – назы бар.  Яхшы кызны авылдан җибәрмиләр.  Әдәпле кыз – сәдәпле  Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз  булмас. Әйе, кызлар турында бик матур һәм киң мәгънәле  әйтемнәр, сынамышлар бик күп безнең халыкта. Тик бу ике кызга алар кагылмый.  Үз-үзләрен югалтып, зина кылып яшәгән  бу ике җанга  туры килгән бердәнбер халык сынамышы:  кыз баланың абруе – кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә.  Әйтерсең лә, абруйларын, чисталыгын югалткан нәкъ бу кызларга карап әйтелгән сынамыш. 
         Бу төнне  күргәннәремнән, ишеткәннәремнән чыгып уйландым, уйландым, тик уйларымның очына чыга алмадым. Бер яктан, кызганыч, икенче яктан, чиркангыч тойгылар җанымны биләде. Тәрәзә төбеннән генә олы юл үтә.  Кар катыш яңгыр ява дими, кешеләр барасы җирләренә бара, бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкате артыннан йөри. Анда хәрәкәт, анда тормышның үзе. Ә монда,  кунакханә-кафеда – юл читендә, гөнаһ базында, тормыш сукмагыннан төшеп, адашып калган, беркемгә кирәкмәгән  кызлар ята. Аларны  ир-атлар,  тукталып, кирәк булганда, хәҗәт чыкса гына кулланалар да  ары китәләр.  Алар аша кече йомышларын башкаралар да юлларын дәвам итәләр.  Ә кызлар, башкача тормыш бар икәнлеген дә белмичә,  иң асыл чакларын шушы юл читендә үткәрәләр. Күпләренең гомер сукмаклары да  шушы юл буенда, канауда  туктала.
        Таң белән тордым да иртән иртүк якыннарымны кереп уяттым. Тизрәк өемә кайтасы килүдән дә бигрәк, мәхшәрле бу йорттан тизрәк чыгып китәсем, тәнемә-җаныма үрләгән  – аңлатып булмаслык ниндидер шакшыдан  арынасым килде. Улым,  юлга чыкканчы  астагы кафега төшеп чәй булса да эчик, дисә дә, мин  барысын да аңлатып тормыйча гына аның тәкъдимен кире кактым.  Фәхишә кызларның пычрак  куллары әзерләгән ризык тамагыма үтмәячәген мин аңа ничек аңлатыйм? Юл сумкасында булган  нигъмәтебезне чыгарып, шуның белән бераз хушландык та,  бисмилла әйтеп, ерак юлга кузгалдык. Ишектән чыгар алдыннан кулына догалык тотып, мулла песиедәй  кизүдә  утырган ханымның йөзенә  бер-ике генә җөмлә ташладым: “Ичмасам, догалыкны пычратмасагыз иде!”
    Ватылган сөякләр төзәлеп,  исән-имин калуыбызага тагын бер кат шөкер итеп, киләсе елның җәендә   улым, оныгым белән тагын туган якка юл тоттык.  Туган нигездә көткән  күңелле очрашулар, сагынычлы  күрешүләр  күңелне ымсындыра. Яшел яулыкларын ябынып, каршыбызга зифа каеннар йөгерә.  Кышын кунган кунакханә турысына  җитәрәк, бензиныбыз бетеп, улым машинасын юл читендәге ягулык салу ноктасында туктатты.  Арыган буыннарны язгалап,  машина тирәсендә йөргәндә якындагы ике ирнең өзек-өзек сөйләшкәненә  ирексездән шаһит булдым.  “...Кичә юл буеннан табып алганнар.  Үтергәнче кыйнаганнар ди бахырны. Бите-йөзе танымаслык ди. Анасы бит очындагы миңеннән генә таныган ди... Эчкече анасының сигез  баласын берүзе  туйдырган ди фәхишәлектә йөреп...”  Кем хакында сөйләгәннәрен төгәл белмәсәм дә,   алка бөдрә чәчле,  чокырчыклы бит очына миң кунган бәхетсез  кыз күз алдыма килеп килеп басты... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азгынлык чәчәк ата шул. Телевидение-интернет, журналлар фахишәлек чәчәк атуда төп рольне уйнадылар инде. Кайсы гына фильмны алма төп герой(я героиня) -зур уңышларга ирешкән абруйлы кеше- хатын-кызларны(ирләрне) пичәткә күк алыштыра. Бу сыйфат фильмда уңай бәяләнә!!!..азгынлыкны үз исеме белән атау да, аның ахыры начар бетүен дә Физалия ханым кебек аңлатып тасвирлау да юк ул фильмнарда.

    Хәзер укыйлар