Логотип
Проза

Абыстай (азагы)

башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=8029

Фина Шәмсия абыстайдан ишеткәннәрен иренә сөйләргә икеләнде. «Ир-ат мондый нәрсәләргә ышанамы? Фатир котларга килгәч, туган апа белән киңәшләшермен әле, ни дисәң дә, ул олы кеше. Догасы ничегрәк икән? Ярый, анысын инәй дә белә торгандыр, сорармын», – дигән уйлар белән чикләнде.

Шаулап-гөрләп өй туе мәҗлесләре дә узып китте. Финаның яллары бетеп, эшкә чыкты. Тормыш аларны үзенең мәшәкатьле кочагыннан чыгармыйча, алга тәгәрәтте. Абыстайның: “Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас”, – дип биргән киңәше дә әкренләп онытылды, туган апасы белән дә иркенләп бу турыда сөйләшергә җае чыкмады.

Фина, гадәттә, иртән эшкә җиде тулмас борын чыгып китә дә, өенә кичке сигез тулып киткәндә генә кайтып керә. Әлдә үзе ашханә мөдире булып эшләгәч, һәр кирәкле җирдә таныш-белеше бар. Заманы шул, нишлисең – “алыш-биреш – артҡа тибеш”. Чират торырга калса, төнсез дә кайтып кермәссең. Хәер, чират торганнарга нәрсә эләгә дисең инде, бөтен яхшы әйбер “итәк астыннан” озатыла. Әле үзеңә генә алу юк, ике якның нәсел-нәсебен дә кайгыртырга кирәк. Фина кулдан килгәнчә гел ярдәм итеп килде. Үзләре дә? балалары да булмагач, ялларда фатир саклап ятfрга тырышмадылар, күбрәк авылга кайту ягын карадылар. Дөрес, үзләрен дә буш озатмадылар – кем әйтмешли, мае-каймагы акмаса да, тамып торды.

“Бар да яхшы инде, шөкер, балабыз гына юк”, – дип көрсенеп алды бүген кич эштән кайтканда Фина. “Әллә бу ялда тагын абыстай янына кереп, сөйләшеп чыгасы инде, нинди догалар укырга кирәк икәнен дә язып алырмын. Йә, шулай итим әле, инәй әйтмешли, алла бирса, алла бирса! Кызыбыз булса иде. “Кыз бала өйгә бизәк”, – диләр бит. Алай дисәң, авылдагы бер түтәсе алты кызын да кияүгә биргәч: “Fтадан алтау тусаң да, үз улың булмаса ялгызсың”, – дип, күрешкән саен әйтә”. Шулай? уйларына бирелеп, тукталышын узып киткәнен дә сизми калды. Инде ярты еллап монда яшәсәләр дә, һаман да өйрәнеп бетеп булмый шул әле. Гадәттә, Таһир иртәрәк кайта һәм аны каршы алырга килә, чөнки кайбер көннәрдә сумкалар бигрәк авыр була. “Бүген сумкам авыр түгел”, – дип, Фина үтеп киткән тукталыш арасын җәяү генә атларга уйлады. Үкчәле итекләре белән кардан әллә ни майтарып булмаса да, булдыра алган кадәр тырышты, тирләп чыкты. Үзләренең тукталышына ун минут дигәндә килеп тә җитте. Тик анда Таһир күренмәде. “Әллә эшендә бер-бер хәл булдымы? Алай дисәң, эш телефоныннан шалтыратып әйткән булыр иде. Ярый, хәерлегә булсын, башка язмаган уйлар килеп тик тора, бәлки, көткән-көткәндер дә, кайтып киткәндер”.

Подъездлары каршында кешеләр җыелып торганын күргәч, Финаның йөрәге “жу” итеп китте. Тирләгән аркасына боздай салкын су сипкән кебек булдылар. Халык арасыннан күзләре белән ирен эзли башлады. “Уф, әнә басып тора ич! Котымны алды!” Финаның йөзендә: “Нәрсә булган, нишләп халык җыелган?” – дигән сорау аерым-ачык күренеп ятканга, ире пышылдап диярлек аңлатып бирде. “Шәмсия абыстай китеп барган. Ярдәм кирәк булса дип, күрше-тирә сөйләшеп тора идек, сине каршы алырга да шуңа баралмадым”. “Шәмсия абыстай?!” – дип кабатлап сорады Фина. “Әйе”, – дигән раслау алгач, иң кирәк кешесен югалтканын аңлап, сыгылып төште. Икенче көнне Шәмсия абыстайны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Фина белән Таһир күрше-күләннәр белән аны каладагы йортыннан мәңгелек юлына озатып калды.

Атна-ун көн узгач, абыстайның килене Талия ханым Финага эченә ниндидер язу салынган конверт кертте. “Әнкәй, вафатын сизенгәндер, мине күмгәч, тапшырырсыз, дип, сезнең исемне һәм фатир номерын әйтте”.

Фина алтын тавына юлыккан кебек, конвертны ачып, эчендәге язуны йотлыгып укырга кереште. Анда ул укырлык һәм аңларлык итеп догалар язылган иде. “Рабби һәбли минассалиһин” (И, Раббым, Син миңа изге бала бир). “Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин” (Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе).

Бер елдан соң Таһир белән Фина яшәгән фатирдан яшь бала елаган тавыш ишетелә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Люция ханым, мина бик ошады, Сезнен хикэялэрне яратып укыйм, бик ЗУР рэхмэт. Аллага шокер балалары булган, бэхетле булсыннар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәһемле әсәр. Бик ошады.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигерэк мэгнэле эсэр Бик охшады. Люциякэем бик яхшы.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт фикерләрегез, яратып укыганыгыз өчен, кадерле укучыларым!

          Хәзер укыйлар