Логотип
Шигърият

Луиза Янсуар шигырьләре

CӨЕМБИКӘ

1
Тум-тулы күктә ай, тум-тулы.
Югыйсә бит инде онтылды:
Ул көбә күлмәкне киюләр
Һәм хәнҗәр йөзендә биюләр... 
Буй-колач җитмәслек ялганнар...
Бу шанлы каланы алганнар
Үз-үзен ничә кат аклады,
Һәм сине, сүз дә юк, сатмады. 
Көймәдә озатмады. 
Иделең
Илереп дәшмәде:
- Җиңелдең...
Дастаннар сүтелә җилләрдә -
Кем тели, шул аны җилгәрә. 
Сорама: 
- Ник беркем эндәшми? 
Ятмы мин аларга? 
Көндәшме?!
Яугирме - көбәдән киенгән?! 
Иделең суына иел дә... 
Пышылдар сиңа ай - тум-тулы...
Пышылдар Иделең:
- Онтылды... 
Тарихың да күптән... 
Илең дә - 
Шәп-шәрә - 
Баскыннар җилендә.
"Кайт..." - диеп дәшәдер далаңда
Чәчләре чаларган Атаң да,
Кайт шунда, 
Монда син - килмешәк,
Сиңа тик... дастаннар килешә... 
Исеңдә иде бит, исеңдә - 
Шул теге... борынгы кичеңдә - 
Ай гына тәрәздән карады.
Яныңда берәү дә калмады... 
Калмады дус түгел, дошман да...
Кит, оныт, Үткәнгә ышанма! 


Тум-тулы, тум-тулы күктә ай. 
Нурлары, аҗдаһа-еландай,
Чорный да... 
Уянам яңадан
Мин әле җуймаган Урдамда... 
Һәм, йолкып чәчләрем толымнан,
Җил мине далага томыра... 
Ул инде ят түгел... иркәрәк... 
Ефәктәй ургыла җилкәмнән,
Мин кара юргамда җилгәндә... 
Ә ерак-еракта 
Тилгәннәр 
Каңгылдый, һөҗүмгә ыргыла... 

Мин кайтам Әтием Йортына.

17 август 2016 

_____________________________

СӨТ

Юк, сорарга әле өлгермәдем
Сагындыңмы, диеп.
Әйтергә дә. 
Җыен юк-бар сөйләп утырабыз,
Шулай килешә, дип, шагыйрьләргә. 

Юк, кулларың назын... калтыравын... 
Онытмаган идем,
Онытмаган!
Ул калтырау, җепсел-җепсел булып,
Тамырларым саен торып калган. 

Юк, сорарга хәтта теләмисең
Хәерлеме, диеп...
Кирәкми дә. 
Безгә инде чирек гасыр буе
Нинди генә "гыйлем" өйрәтмиләр.

Һәм, 
Вакытын табып,
Мушкага алып, 
Аркабызга кемдер ата төбәп. 
Тик бер-берсен ялгап тибәр өчен,
Сакта тора синең-минем йөрәк. 

Учларыма маңгаеңны салып,
Ирен читеңдәге 
Сөттән танып,
Яшәр өчен кабат... 
Дәшәр өчен:
- Әйдә, Дөнья, үзгәрергә вакыт! 

Юк, борылып карамый да сизәм:
Шулкадәр хуш хәзер
Буп-буш галәм...
- Мин акылдан шаша яздым синсез,
Ни суларга белми,
Йөрәк парәм. 

25 август 2016

__________________________________

ТЫЮЛЫК

Ул якта сагыну нәкъ синең төсеңдә - 
Кырыс та, назлы да...
Кимеми, көчендә. 
Сүзләргә саркылып, 
Әйләнми төчегә, 
Үпкәндә, 
Син кайтып, 
Күзләрем көлсенгә. 

Бу якта сагыну 
Ай булып мөлдери,
Явалар хатларың 
Көн дими, төн дими: 
- Cуытты... 
Һәм яңгыр 
Дөньяны сөремли...
Шуңамы... 
Таулардан болан да йөгерми... 

Бар шундый тыюлык 
Йөрәгең түрендә - 
Ачса да келәсен, 
Үтәлми беркем дә... 
Кешеләр йокыга 
Оегач... 
Чык төшкәч... 
Очрашыйк. 
Бүген дә. 

18 август 2016 

________________________________

ИСЕМСЕЗ

Дуслары - дус, ишләре - иш иде
Әле кичә генә дөньяда. 
Исем тапмыйм бүген берсенә дә,
Әверелеп җансыз кыяга,
Басып торам кыл уртада - 
Алар 
Әйләнә дә, никтер тулгана,
Керфек күтәреп бер карасам да,
Төсләреннән күңел болгана. 
Җавап көткән кебек соравына, 
Тора алар... аннан дәшәләр... 
Күз алдымда бары - теткәләнеп,
Сәләмәгә калган рәшәләр. 
Дуслары - дус, ишләре - иш иде. 
Ярлары да - бераз яр сыман. 
Исем тапмыйм бүген. 
Берсенә дә. 
Барысын да - бердәй ятсынам.

27 сентябрь 2016

______________________________

ЮЛ

Җирдә безне йөрткән кайгылар бар. 
Җирдә безне көткән шатлык бар. 
Җирдә кыш бар. 
Сукмакларны күмеп, 
Яусын өчен ишеп ап-ак кар. 

Эз калмасын өчен кемнәрдәндер. 
Ә кемнәндер - калсын өченгә. 
Җирдә исәбе юк юаныч бар. 
Һәм аяныч. 
Җитә кешегә. 

Җирдә безне көткән язмышлар бар. 
Ялгышлар бар. 
Булмый аларсыз. 
Җирдә кыш бар. 
Ыжгырырга шашып: 
- Олы юлмы? Бәлки, табарсыз... 

Эзләгәнне, бәлки, табарбыз да. 
Эзләмәгән - үзе табылыр. 
Җирдә без бар. 
Без - табышмак әле - 
Җаваплары карга язылыр... 

Кубарылып, аннан очар - Илгә... 
Бурый-бурый-бурый 
Җанны кар... 
Кай фасылда яуса да ул карлар, 
Син... үзеңә юлны табып ал! 

...Кышкы дөнья буйлап 
Киләм атлап. 
Хәтерең, дип, истән җуймасын: 
Кайда салсаң, шунда нигезең бар, 
Кайда сүтсәң, шунда җыясың. 

16-20 декабрь 2016

____________________________________

ОЧЫШ

- Ты перенесла меня сквозь время. 
"Фонтан" фильмыннан. 


1
Без кая барабыз икән,
Җитәрбез кая?
Җавабын беләм күк иде 
Төп-төгәл бая. 

Ә аннан чыңлап коелды 
Күкләрдән сыкы - 
Йолдызлар буталыштылар,
Җир юкка чыкты. 

Мин атлап түгел, ә йөзеп
Галәмне гиздем. 
Үзем дә идем шикелле,
Түгел дә - үзем. 

Колакта торды яңгырап
Көмештәй аһәң.
Әйләнде, әйләнде балкып
Шул көйгә галәм. 

Ә аннан килде тавышың:
- Кайт, - диеп, - иркәм...
Чәчләрең... назым сагынган - 
Җилкәңә җиткән. 

2
...Син кыллар чирткән бүлмәгә 
Шудым да төштем. 
Мин - әле синең азагын
Күрмәгән төшең. 

Син - минем серле ачкычым,
Белмимен генә - 
Кайсы сарайдан һәм кайсы
Бүлмәдән, менә...

Җаваплар каядыр кача.
Кайдадыр көтә. 
Аларны эзләмәс өчен 
Бер очыш җитә... 

3
Син әле сыныйсың көчең - 
Әйләнә дөнья. 
Чулманың, Иделең, Сөнең... - 
Гел миңа коя. 

Яратыр өчен киләләр
Кешеләр җиргә,
Яратып бетерә алмый,
Уфтанып китә. 

Карыйм да сиңа... елмаям,
Карыйм да... көләм:
Мин сине моннан киткәч тә 
Сөярем беләм. 

Син әле кыллар талкыйсың - 
Әйләнә дөнья.
Мин җирдә күргән диңгезләр 
Гел сиңа коя. 

Җаваплар тапмый китәрбез,
Кырагай гөлем,
Кулга иекмәс җәнлегем,
Чәчтәге көлем. 

Яратыр өчен килгән без. 
Яратыр өчен. 

28 гыйнвар 2017







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар