Иһ, гайбәтче җилләр!..

***
Урау юллар ниләр юрыйТаңны төннән аралап?
Уйны сүзгә урый-урый
Нигә торам яралап?..
Бер елмаям, бер моңаям-
Бик нәзберек юлдаш мин...
Сорама җилдән хәлләрем-
Мин болай да алдашмыйм.
Кимим битлек, тел яшермим...
Шаһитлеккә Күгем бар!
Урау юллар аша килеп
Табылдың син, сөйгән яр.
Табылдым мин... Таң җиледәй
Сак кына кагылдым мин...
Ни юрап чыктың юлыма?
Күрдең бит...Кабындым мин...
***
Иһ, гайбәтче җилләр!..Имче җилләр...
Әллә сез дә битлек ябынган?
Дус дигәнең гайбәт белән сыта,
һәм яралый яр дип табынган.
Сүз йөртүче лә сез!..
Яхшысын да,
Яманын да бергә җыясыз.
Шаянланып, бәхет димлисез дә
“Язмыш!” диеп киртә куясыз.
Ә сез, ахры, бераз хәтерсез дә...
Җир-Ананың сырхау авазын
Ишетәсез дә... шундук онытасыз.
Ә аннары берәр явызын
Янә “Кеше!” диеп танытасыз...
Хәтерсез сез, җилләр!!
Бабаларым әйткән
Амәнәтне кая куйдыгыз??
Асыл җәүһәрләрен телкәемнең
Кайсы озын юлда җуйдыгыз?..
Көчле шул сез...
Хәтта кыйтгаларны
Кузгатырлык сезнең көчегез.
Белмим, юлаучымы, юлдашмы сез?
Соңрак без дә Җилгә күчәрбез...
***
Тузганактай җилгә тузылсаң да,Көнбагыш күк кояшка сузылсаң да,
Үтә ул...
Үтә ул гомер...
Җир сәхнәсендә әлегә
Беркем дә
Мәңгелек түгел.
Төрле сүз сыяр туз булсаң да,
Өмет бирүче куз булсаң да,
Өтә ул...
Итә ул күмер
Хактан нахакны әвәләп,
Сөремләп
Бәгырьгә тию...
***
Бер яшь анаөченчегә менә бала көтә...
Күңеле тыныч: кирәк-яраклары
хәстәрләнгән күптән.
Сәламәтлек ягы ару гына...
Кайнанасы көйле...
Ир канаты өзелеп тора һәрчак
“Җаным, бәгърем” диеп...
Нинди уйлар йоклатмый соң бүген
үзәгенә авырттырып тиеп?..
***
“Тәгәрәшеп үсә балаларым,Зиһенлеләр, шөкер!
Әнкәй, син бит шундый әйбәт!- диләр.
Синең белән шундый рәхәт!- диләр.
Әйе...
Дөньям шуңа түгәрәктер минем,
Дөньям – тулы.
Ләкин...
Күпсенмәсен минем бәхетемне,
Ватмасыннар минем тәхетемне
Адәм актыклары...Кара уйлы!
Әле генә телевизор тынды...
Анда һаман
Сугыш чукмарлары
Җир-су бүлә.
Җимерек йортлар нигезен
Тырный-тырный
Кемнәрнеңдер балалары елый...
Әнкәләрен йоткан утлы дәһшәт.
Көн дә җирдә күпме ана үлә...
Бала үлә...
Минем дөньям әле түгәрәк тә
Җирнең чите менә китек шул.
Җирнең үзе белән алыш бара...
И, туасы балам, газизләрем!
Ни васыять итеп китик соң?”
... Сандугачлы таңнар атып килә.
Әй илаһи, гүзәл Җиһан син!
Күпме ямьне үзеңә алгансың да
Күпме борчуларны җыйгансың...
***
Уйламасаң...Уйламасаң, түзеп була үзе...
Уйламасаң- була!
Тик нигә соң дертләп китә күңел,
Күзгә яшьләр тула?
Уйламасаң, хәтта көлеп була,
Ихлас елмаеп та,
Газраилнең тырнагыннан тамган
Канга буялып та...
Уйламасаң, көнең көнгә охшаш,
Төнең- төшле була...
Антрактсыз барган уеныңа
Алкыш көчле була...
Уйламасаң, түзеп була үзе.
Түзеп булыр кебек...
Җанның әрнеп-әрнеп сыктавыннан
Бизеп булыр кебек...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.