Сабада балалар Сабантуе

  4 июль көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән  Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында балалар сабантуе гөрләде. 

 Милли бәйрәмебезне районыбыз житәкчесе Рәис Нургали улы Миңнеханов ачып жибәрде. Шулай ук бәйрәм белән котлау өчен сүз Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановнага бирелде. 

  Менә ул көтеп алынган мизгелләр. Балалар иҗат  үзәге бию коллективы Сабантуйны башлап жибәрде. Җыр, музыка, шатлык тантанасы. Уеннар бер-берсенә үрелеп барды: «Чүлмәк ватыш», «Аркан тартыш», «Бүләк кисү»ләр... Балалар һәркайсында бик теләп катнашты. Уеннар кызганнан-кыза барды. Аларның һәркайсы мавыктыргыч, үзенә җәлеп итә торган иде.  «Әтәч тоту» уены, «Футбол» матчы кебек күмәк уеннар балалар куңелендә аеруча уелып калгандыр. Мәйдандагы уеннарны сикерү, тау шуу, шар эчендә суда йөзүләр алыштырды. Әй рәхәт, әй күңелле булды! 

  Аннары балаларны мул табыннар янына  дәшеп сыйладылар. Ул тәм-том, ул җиләк-җимеш! 

 Бу бәйрәмне оештыручыларга балалар һәм үзебез исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Бәйрәмне оештыручы Галимова Гөлнарага аеруча зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Һәммәсенә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек теләп калабыз. 

 Мондый ихлас чара балалар күңелендә озак сакланыр. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»