Логотип
Фоторепортаж

​«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Бүген Казанда «Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе тантанасы узды. Шулай матур гадәткә әйләнде инде: менә ничә еллар инде 8 Март алдыннан безнең хатын-кызлар дөньясында күңелле ыгы-зыгы башлана. Дулкынланып көтеп алган ул көн.  Җиңүчеләр тагын гаҗәпләндерде, тагын сокландырды! Хатын-кызлар йолдыз кебек балкып кабына, серле чәчәк кебек ачыла анда. Шагыйрьләр зурлап, җирнең фәрештәсенә тиңләгән бу асыл затларны эзләп әллә кайларга китәсе дә юк: алар үзебезнең арада. Сәясәтчеләр, сыер савучылар, бизнес-ледилар, укытучылар, күп балалы әниләр... Булдыклылар, зирәкләр, тәвәкәлләр... Бу бәйге аша йөзләгән-меңләгән хатын-кызларыбыз узды инде! Һәр ел яңа исемнәр, яңа язмышлар ачты. Алар яратып каралган фильм, аерылалмый укылган мавыктыргыч китап кебек күңел түренә кереп калды¬лар... Быел да бу бәйрәм яз кәефе булып иркәләде җаннарыбызны. Бәйгедә яшьләр катнашуын күрү аеруча күңелле икән! Ә күпмесе эшче һөнәрләрне үз иткән! Һәркайсына рәхмәт әйтеп, «афәрин, кызлар!» диясе килә. 

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар