ДРКБда журналистлар «десанты»
Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенә «Татмедиа» җәмгыятендә нәшир ителүче газета-журнал редакцияләре зур «десант» төшерде. «Татмедианың» генераль директоры Андрей Кузьмин җитәкчелегендәге журналистлар төркеме клиника каршындагы «Роналд Макдоналд Йорты»нда яшәүче бәләкәй пациентлар белән танышты, нәни принцессаларның чыгышларын карады. Клиника эшчәнлеген чагылдыруда аеруча активлык күрсәткән басмаларның баш мөхәррирләренә, хезмәткәрләренә дипломнар тапшырылды. Соңыннан хастаханәнең баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаял улы кунакларны клиника белән, бүлекләрнең эшчәнлеге, анда дәваланучылар белән дә таныштырды.
Ә бу вакытта исә журналистларның икенче бер төркеме библиотека-мәгълүмат үзәгендә матбугат чараларына язылуга багышланган «Подписка бүләк ит!» акциясендә катнашты. Игелекле чараны клиниканың баш табибе Рафаэль әфәнде үзе үк башлап та җибәрде. Аларда элек-электән бик күркәм бер традиция бар икән – үзләренең ветераннарына бүләккә газета-журналлар яздыралар. Бу юлы да традицияләренә тугрылык күрсәттеләр. Әниләренә, туганнарына Яңа ел бүләге итеп «Сөембикә» журналын яздыручыларның да шактый булуы куанычлы.
фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=6816
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.