​“Әбикәй-матуркай” бәйгесенә йомгак ясалды

17 декабрьдә Пензаның Киров исемендәге мәдәният сараенда (ЦКиД) Пенза өлкәсе татарлары өчен зур вакыйга булды. Бире өлкәнең татарлар яшәгән барлык районнарыннан үзләренең гаиләләре һәм җанатарлары (болельщиклары) белән чибәр әбиләр “Әбикәй-матуркай” бәйгесенә килделәр. Алар районнарда җиңеп чыккан әбикайлар. Бу Йомгак, ягъни –финал бәйгесе булачак. Без, хөрмәтле гәзит укучылар, элекке саннарда язып барган идек инде, әбикайларның районнарда уздырган бәйгеләре турында. Бәйгенең төп уздыручысы Пенза өлкәсендәге “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы һәм өлкә татар мәдәният мөхтәрияте. Бәйгене оештыручылар фойега хатын-кыз кул чигүләре экспонатлары, курчаклар куйганнар. Аларның авторлары Тумеркина Фирдәус, Равилә Акжигитова (Кучер), Асия Канеева(Каменка), Альфия Патеева (Кикин авылы), Кузнецкий и Шемышейский районнар иделәр. Бәйгегә килгән хөрмәтле кунаклар шул күргәзмәне карап чыктылар.

Бәйге 13 сәгатьтә башланып китте. Баштан “Ак калфак” тарафыннан эшләнгән эшләр турында экранда презентация күрсәтелде. Бәйгедә мактаулы кунаклар катнашты: Баш калабыз Казаннан Бөтендонья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе К. Х. Идрисова, Өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте башкарма комитеты рәисе Б.У.Акжигитов, Татарстан, Зеленодольск районы, "Ак калфак" оешмасы рәисе, - Г. Р. Саттарова, Татарстан, Балтач районы "Ак калфак" оешмасы житэкчесе урынбассары - Г. Гарипова, Ульяновск өлкәсенең мәдәният һәм ял итү идарәсе җитәкчесе Н. М. Нугаева һәм “Сияние” хәйрия фондының рәисе, Пенза шәһәре Думасы депутаты Ж.З.Туктаров.

Бәйге башланыр алдыннан котлау сүзләре белән сәхнәгә чыкты Пенза өлкәсе Җирле иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Б.У. Акжигитов, ул бәйгедә катнашучыларга һәм оештыручыларга уңышлар теләде. Бәйгене оештыручы Пенза өлкәсе “Ак калфак “ оешмасы рәисе Э.Васильева сәхнәдән эшләнгән эшләр һәм киләчәктә эшләнәчәк планнар белән таныштырды, Татарстаннан Бөтендонья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе К. Х. Идрисова үзенең чыгышына, үзе җитәкләгән оешманың эшләре турында, татар хатын-кызларының гаиләдәге киләчәк буынга тәрбия бирүче, җәмгыятьтәге урыны турында сөйләде. аерым алганда, киләчәктә әниләргә дип, бала туганнан алып 18 яшенә кадәр тәрбия, киңәш итә торган диск чыгарырга планга куелган. Шулай ук, Пенза өлкәсендә актив эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының рәисе Э, Васильеваның эшчәнлеген дә мактады. “Әбикай-матуркай”ны ди ул, хәзер Рәсәйнең башка тәбәкләрендә дә уздырырга җыеналар. Аннары шулай, диде: “сезнең өлкәдән татар мәдәниятенә зур өлеш көрткән күп шәхесләр чыккан, менә киләсе 2017 елда сезнең өлкәдә, Урта Әләзән авылында бөтенруссия авыл Сабантуе узачак, мин өлкәгездә яшәп килгән татар хатын-кызларына, дәү әниләргә мөрәҗәгать тә итәм, мин нәрсә киеп чыгармын бу Сабантуйга, диярсез. Милли киемнәр, калфаклар киегез, шаккатып торсыннар башка регионнардан килгәннәр. Алар: “менә Пенза хатын-кызлары үз йөзләрен саклап калганнар, диярләр”... диде ул.

Бәйгедә катнашкан әбикайлар шундый номинацияләрдә ярыштылар:
"Сәхнә энҗесе",
"Гүзәл энҗе",
"Уңган энҗе",
"Сөйкемле энҗе",
"Тырыш энҗе",

Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә әбикайларыбыз менделәр:
(№1).Каменка районы, Кочалейка авылы Гран-при иясе Җәфәр кызы Әйшә Янаева. 
(№2).Район үзәге Каменка шәһәреннән -беренче урын - Исхак кызы Асия Канеева.
(№3).Пачелма районы, Решетин авылы-беренче урын - Набиулла кызы Венера Таишева.
(№4).Кузнецкий район, Бестянка авылы Гран-при иясе - Исмаил кызы Наҗия Бикмурзина .
(№5).Шымышейка районы, Усть-Уза авылы, Гран-при иясе Жәфәр кызы Румия Апкаева .
(№6).Усть-Уза авылы. Беренче урын - Анвер кызы Зөхрә Надыршина.

Әбикайлар шундый конкурсларда ярыштылар:
1. Үзең белән таныштыру.
2.Үзең пешергән татар ашын күрсәтү.
3.Сорауларга җаваплар бирү.
4. Бер татар әкиятен сөйләргә.
5. Музыкаль номер куярга. (җыр).


Шушы конкурсларда әбикайлар белән аларның оныклары, уллары я кызлары булышты. Бәйге бик яхшы һәм бер җан алышыдай шома узды. Җюри әгъзалары киңәшкә киткәч бу сәхнәне артистлар явлады. Чыгыш ясады Гуркин Марат Каменка районы Качелейка авылыннан, Бареева Динара, хореография коллективы “Вдохновение” һәм башкалар.

Бәйгедә катнашкан барлык әбикайлар призлар алдылар, ә Гран-при отты Кузнецк районы Бистән авылыннан – Исмаил кызы Наҗия Бикмурзина .

Иң актив җанатар призына Шемышейка районы татар җәмгыяте оешмасы рәисе Усть-Уза авылыннан Р.Кәримов лаек булды. Алып баручылар шулай ук рәхмәт сүзләрен әйтеп уздылар матди ярдәм биргән эшкуарларга, менә алар:
1. Акжигитов Бакир Усман улы.
2. Девликамов Камил Абдулла улы.
3. Габдрәшитов Таһир Равил улы.
4. Туктаров Җиганша Зәйнәтулла улы.
5. Аджигитов Гыйльфан Камилевич.
6. Михайлова Фирүзә Сабирҗан кызы.
7. Баткаева Исхак Якуб улы.
8. Бареев Рәшид Рафаэль улы.
9. Патеева Мәрьям Әнвәр кызы.
10. Магдеев Румиз Шамиль улы.
11.Кудряков Рамил Камил улы.
12. Дасаев Сөләйман
13. Рамазанов Исхак Умяр улы.

Бәйге бәйрәмчә узды, “Ак калфак”ка уңышлар телибез һәм аларның яңа чараларын көтеп калабыз. К.Акъегет.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4622
    11
    115
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13233
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2868
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11459
    13
    76
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13882
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда