Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Нишләргә, дөрес юл кайсысы - белмим…
Миңа 29 яшь. Дамирга (исемен үзгәрттем) - 26 яшь. Аның белән дусларымның туган көнендә таныштык, аннары Интернетта аралаша башладык. Таң атканчыга кадәр язышып чыга идек!.. Ике-өч атнадан соң очраша башладык. Бер-беребезгә үлеп гашыйк булдык. Миңа күченде, бер-беребездән аерыла алмадык. Андый дәртле ирне эләктерү - зур уңыш!

Ул күптән түгел генә сөйгән кызы белән аерылышкан булып чыкты. Аерылышуны бик авыр кичергән. Туйга әзерләнгәннәр иде, аннары бозылышканнар. Ул кызга охшыйсым килмәде. Пешерендем, өйне матурладым… 

Мин аерылган хатын. Кечкенә балам бар. Ул баланы да кабул итте, миңа ярдәм итеп торды. Мин үземне таш стена ышыклыгында хис иттем. Шундый яраттым! Безнең һәр очрашуыбыз кинодагыча романтикага төрелеп узды. Балам да аңа ияләште. Бер ел буена мин бәхетле идем. 

Узган көзне мин кызым белән диңгезгә ял итәргә киттем. Ул бара алмады, эшеннән җибәрмәделәр. 
Кайтуга ул миңа: «Мин сиңа суына башладым. Очрашмыйк. Миңа ирекле тормыш кирәк», - диде. Чынында алар теге кыз белән күрешкәннәр дә, онытылган мәхәббәтләре кабат кабынып киткән икән! Уйларга, сайларга вакыт сорады. Телефоннан гына аралашыйк, насыйп булса, бергә булырбыз, диде. Үз-үзен аңламый. Миңа суынса да, ара-тирә төн кунарга килә, шашып сөешәбез. Аннары теге кыз янына китеп бара. Без телефоннан аралашабыз… 
Ә мине сайламаса?! Ничек яшәрмен?! 
Балам да миңа бәхет хисе бирми, Дамир турында гына уйлыйм…

Ничек кайтарырга? Психология китапларын да актарып чыктым. Берсе дә соравыма җавап бирмәде. 

Тиздән туган көне булачак, минем банкта җыелып барган акчам бар, әллә яңа машина бүләк итимме? Бәлки бу ярдәм итәр? Көлке күренерменме? 

Г., Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле сәгатьләр. Бүгенге көндә безнең илдә бер иргә ун хатын кыз икәне мәгьлүм ки,әмма ләкин шулай булса да шул тиклем үз үзегезне мәсхәрәләмәгез инде,зинһар. Сез булачак ирегезне "сатып алырга" җыенасыгыз түгелме соң? Ә нигә соң әле ул сайлый? Сез сайлагыз,сез сайланыгыз!!! Иманым камил,бу ловеласның бер төн сездә,бер төн анда,бер төн бәлки тагын берәр хатында кунып йөргәнен теге "сөйгәне" дә белмидер...ә белдерсәгез? Балам бәхет китерми тдигән чакта Аллаһы Тәгаләдән курксагыз иде!!!! бер генә мәлгә күз алдына китерегез балагызга ни дә булса булганын...(.тәүбә тәүбә) кирәк булырмы ул чагында сезгә бу ир калдыгы?! Бар да үтә...бу да үтәр...сабыр булыгыз,дәрәҗегезне төшермәгез..Заманында үз башымнан үтте шундый хәлләр,бала гына юк иде,шулай ике арада йөрде дә икенчегә китте...бик аңлыйм сезнең хәлне,җирләр тырмам еладым...ләкин бүгенге көндә мин бик бәхетле кеше...үз ярым мине алда көткән булган... Всё что ни делается,всё к лучшему...я в это верю и вы верьте ... и отпустите его...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сез узегез анын уенчыгы булгансыз инде. Машина алып бирсэгез ,ул башка уенчыклар да табачак. Акчагыз балагызга булыр. Ул сезгэ ярдэм итэргэ тиеш. Кызганыч, бу мэхэббэт тугел, бу сездэ дэрт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зинхар юк суз сойлэмэгез инде! Машина алып биреп барыбер анын мэхэббэте сезгэ артмаячак! Достоинство булырга тиеш!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Колкегенэме сон, юлэрдэ сез! Акчаны балан белэн узенэ тот! Э бу егетне оныт! Бу егеттэ кемнедер бэхетле итэ алыр микэн....Баланы тапкансыз икэн, сез аны устерергэ бурычлы! Этигэ кирэкми , эни сойми..Сез узегездэ жинел уйлый торган ханымга ошагансыз, ин беренче гаепне узегездэн эзлэгез...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ил бетмәсә, ир бетмәс диләрме әле? Бу ир дөнья көтә торган түгел. Ә сезгә секс кирәк, үзегез язганча, дәртле ир кирәк. Үзегезне кулга алыгыз. Улыгызга Әни дә , Әти дә булыгыз. Тормыш бу азгын иргә терәлеп калмаган. Юньлерәге табылыр.Ике арада йөргәннәр - иң ышанычсыз кешеләр. Сезгә кичекмәстән араны өзәргә кирәк.

            Хәзер укыйлар