Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Егетем белән бер ел йөргәннән соң, ул мине әниемә килеп кулымны сорады. Кәләш сыйфатында өенә алып китте. Егетем фатиры зур, матур, заманча. Бәхетле көннәр башланды. Туйга әзерләндек. Күлмәк тектерергә бирдем. Әнисе белән танышкан идем инде мин. Беренче мәртәбә без яши торган фатирга килер алдыннан киявемнең борчылганын күреп гаҗәпләндем, әмма артык игътибар итмәдем. Әнисе фатирыбызда үзен хуҗа итеп йөрде. Әйберләрнең урыннарын да алыштырды, кухняда да критикасын яудырып алды. Мин конфликтка бармый торган кеше. Әнинең китүен тыныч кына көттем. Елмайдым, каршы сүз дәшмәдем. 
Ярар. Өч атна узмады, тагын килә икән әнисе. Ирем тагын нервлана башлады, миңа кыек караш ташлый башлады бу. Бу күрешүне дә тыныч кына уздырдым.  
Тагын күпмедер вакыттан соң булачак әнинең киләчәген белдем. Ирем тәрәзәгә капланып көтә. Миңа психлана башлады бу.
Мин җыендым да, чыгып киттем. Дус кызымда ике көн кунгач, кайттым. Киявем берсүзсез каршы алды, миңа бүләкләр алырга дип, кибеткә алып чыгып итте. Минем йөрәгем җылынды. Тагын яшәп киттек.

Ике көн элек әнисе килергә тиешлеген әйтте. Миңа карап тора бу. Психым чыкты. Сөйләштек-аңлаштык. Фатиры әнисе исемендә икәнлеген дә, мине өнәп бетермәгәнлеген дә белдем. Кыскасы, тагын чыгып киттем. 
Өч көн узды. Егетем кире чакыра. Кайтмыйм. Әллә ничек, күңелем кайтты… Әнисе яратмагандыр инде мине. Гомер буена шулай чыгып китеп булмый бит ул килгәндә? Булачак ирем нишләп мине яклап чыкмый, ситуацияне үзгәртергә ашкынмый?.. 
Әниемнән дә оят, дус кызымда да озак торып булмый бит инде. Мөгаен, әниемә кайтырмындыр…
Елап утырам менә әзер туй күлмәген кочаклап...
Нишләргә?

Регина. Казан.

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булмаска булган гомерегезне юк БН бэйлэмэгез, сабырга эметлэнкп яшэгез. Минем сэламэтлек эни Кеше номер буе шулай була инде ул. Энилэргэ эйтерсен музеи гул яшьлэр арасына кысылмаска

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эни кеше хэрвакыт баласы оченборчылып яши,малайлар очен бигрэктэ.ирнен бэхете хатыннан. Бу кызнын кайбер гамэллэре ошамый икэн кайнанага димэк кызга претензиялэрбар.узен хормэт иткэн кыз егет оенэ никахтвн сон гына кучэ ул.Монда кыз ягыннан бернинди дэ ярату хормэт юк булачак иргэ карата.Байлыкка гынп кызыгып гаилэ корырга ярамый.Ана йорэге бик сизгер ул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сенлем! Бу егет сина ойлэнер микэн......Ул шулай синен белэн яшэр дэ, бутэнгэ ойлэнер эле. Энисен тынлаган егет начар булмас! Минемдэ улымнын фатиры бар. Узе укыган, эшли. Ойлэнергэ ашыкмый. Сезнен хатны укыгач, миндэ улымы ашыктырмас идем...Узен эшлисенме сон, белемен бармы, бу егеткэ узене тин дип уйлыйсынмы.....Кызны сорара егет эти - энисе белэн килергэ тиеш бит. Эниен сина бу хакта эйтмэдемени..Син эеиен янына кайт. Егетен эти - энисе белэн килеп сорасалар ярыйла , мина калса алар килмэслэр...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Туй кулмякляре ук тектергяч уйларыгыз туй турында булган,лякин сабырлык житми сезгя. Нинди геня унган булсагыз да энекигя ярау авыр булыр,тора бара егетегез баребер энисе сузен тынлар. Ир белян торасыгыз кился, икесеня дя ярарга киряк булыр,сезгя бик зур сабырлык киряк хязер,артистлык та мешать итмяс. Ирегез белян арагызны ныгытыгыз,эни кеше барыбер юл куяр яшьляргя.Сабыр булыгыз,энеки килгяч ойдян чыгып киту ,яраган эш тугел, тузегез. Беренче елларда авыр булыр,аннан жайлана ул,энисен хормят иткян егет нчар ир булмас.яшь чакта мин минлек зур була,соныннан укенерлек булмасын.Хатын кыз тузем булса гына тату семья туа, энеки килгяч тя улын мактый мактый чэй эчегез.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшьләр хәзер өйләнешкәннән соң фатирны ипотекага алалар. Хакын бергәләп түлиләр. Менә дигән итеп яшәп китәләр. Ә бу очракта барсы да әзер. Монда тынычлык булмаячак.

            Хәзер укыйлар