Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Миңа 38 яшь. Элек банкта эшләгән идем. Аннары декрет ялына чыктым - безнең дүрт балабыз бар. Ярты элек эшкә чыктым. Делопроизводитель булып. Әмма бераздан секретарь кызыбыз декретка китте дә, мине секретарь урынына күчергә үтенделәр… 

Ирем секретарь эшенә җитди карамый. Секретарьлар җиңел холклы хатыннар, дигән стереотип башына оялаган. Шуңа күрә мин иремә бу хакта сөйләмәдем дә. Дөрес түгел инде бу.
Күптән түгел ирем моның хакта белде. Безнең мөнәсәбәтләр болай да киеренке иде. Өйдә зур талаш чыкты. Хәзер исә ул миңа аерылышу белән яный. Эштән китәргә куша, «Начальник белән йоклыйсың!» дип гаепли.

Миңа бик авыр. Иремне дә яратам. Өйдә утырасым да килми - кеше арасына чыгуга ни тора?! Болай да унбиш ел өйдә утырдым бит инде мин! Башка эшне дә каян табасың бүгенге көндә. Нәрсәгә әле ул эшне эзләп торырга? Киенә башладым, үземне карыйм, ирләр миңа кызыксынып карый. Ирләргә ошыйм дип йөрмим, әмма моны тою рәхәт бит? Берсе белән дә күз кысышмыйм. Әйе, шоколад-букетлар биргәннәре бар, әмма мин аларга карыйммы соң?! Үз эшем ошый. Начальнигым миңа зур ихтирам белән карый. Эшемне бик яхшы башкарам, начальнигымның уң кулы мин. Эштәгеләр хөрмәт итә. Ирем генә «Секретутка!» дип тавыш куптара.

Кыскасы, ирем эштән китеп, өйдә утырырга яки башка бүлеккә күчәргә куша. Ә мин, дөресен генә әйткәндә, элеккеге вазыйфама күчәргә куркам, чөнки тиздән аттестация башланачак, ә мин өйдә унбиш ел утырудан соң барнәрсәне онытып бетердем… Секретарь эше миңа бик туры килә. 
 
Нишләргә? Иремне дә, үземне дә югалтасым килми!..

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хормэтле хат авторы! Беренчедэн сез исемегезне язарга тиеш идегез. Хатыгызны укып чыктым да, шундый фикергэ килдем: 38 яшегездэ секретарь булып эшлэргэ ни очен ризалаштыгыз? Бу адымыгызнын бик ук дорес булмаганын узегездэ анлыйсыз, менэ шунын очен ирегездэн яшергэнсез....Азагы тавыш белэн тэмамланган, бу шулай булырга тиештэ инде.Сезнен белемегез бармы сон? Ни очен 38 яштэге ханымга мондый хезмэткэ кучэргэ кушалар? Сезнен уз хезмэтегездэ бик жаваплы эш бит, уз урыныгыздан кучудэн баш тартырга иде. Сез бик йомышак характерлы ханымга ошыйсыз. Идэн юарга да кушарлр, ризалашырсызмы? Ирен белэн кинэшеп,сойлэшеп , анын белэн бер фикергэ килгэч кенэ кучэргэ кирэк иде. Ул оч баланы ирен белэн бергэ устерергэ тырыш! Юрганына карап аягыны суз дилэр! Топле белемен булса эшсез калмассын, беренче урында гайлэн булсын! Ирен белэн аерылышсан, оч балагызны секретарь акчасы белэн устерэ алырына ышанасынмы? Тагын бер сорау? Ни очен ирегез сезгэ шундый ямьсез сузлэр эйтэ? Ул кем булып эшли? Сезнен гайлэ проблемасы да шакты куренэ. Ничек булсада икегез анлашып ,кинэшеп бер фикергэ килергэ тырышыгыз! Бу очракта сезнен аеруча сабыр, акыллы ,зирэк булуыгыз кирэк!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хатын-кыз өчен беренче урында гаилә булырга тиеш. Ә сез күбрәк үзегез турында уйлыйсыз: җиңел эш, чит ирләрнең күз карашы... Үз өстегездә эшләгез, Белемегез төпле булса, барысы да искә төшә ул. Әлбәттә, моның өчен теләк кирәк. Дүрт бала белән утырып калсагыз чәчегезне йолкырдай булырсыз. Моңарчы иркәләнеп кенә яшәгәнсез, бер проблемагыз да булмаган. Ирегез белән конфликтка кермәгез, гаиләне саклап калу сезнең өстә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Идэн юуучы хатын-кызлар "юк" кешелэр булып чыгамы? Ойдэ утырган кешене кем дэ санламый. Менэ ул факт. Бушлай хезмэтче. Гел ой киеме кигэн, яныннан ризык исе генэ килеп торган хатын кулайдыр ирлэргэ. Секретарь бик жинел хезмэт тугел. Ирегез сезне хэм гомумэн хатын-кызларны хормэт итеп бетерми. Укытучы яисэ табиб булып эшлэгэн ханымнар да мораль дигэн яктан аксаучылар бар. Ошый икэн узегезгэ вазифагыз-эшлэгез!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ун ел буена секретарь-машинистка булып эшләдем. Җитәкчебез (ябрәй абзый) бәйләнмәде бер тапкыр да аллагашөкер. Шаяртуын шаярта иде анысы. Бармак белән дә тигәне булмады. Урыны оҗмахта булсын. Сөяркәсе дә, хатыны да мине хөрмәт итәләр иде. Җыештыручылар ялга киткәндә идән дә юдым. Юса ни, ние бар аның? Бөтен секретарьлар да "секретутка" түгел. Бу язманың авторына килгәндә, әлбәттә элек эшләгән вазыйфасына кайтуы яхшырактыр. Карьерасы да үсәр, ире дә тынычланыр иде бәлки.

          Хәзер укыйлар