Укучы хаты

Минем ир тәмәке тартырга дип подъезд төбенә чыга. Икенче катта ялгыз хатын тора, тәрәзәләре нәкъ ул басып торырга ярата торган якка карый. Шулай бер көнне стенага кадак кагарга дип чакырды бу моны, икенче көнне краны әллә нишләгән. Ирем инде моны ярдәменнән ташламаган. Каян килгән диген! Мин кадак кагарга сорасаммы? Ике атна узмыйча какмый!
Ә бер көнне өйгә иртәгрәк кайтып төшсәм, минем ир тегенең фатирыннан чыгып бара. Кулында - бәлеш кисәге. Акланган булды. Янәсе, икебезне дә чәйләргә чакырган булган да, мин өйдә түгел идем имеш.
Бу хәл миңа ошамый. Ә мин күрмәгән-белмәгән тагын нинди хәлләр булган микән?
"Йөрмә алай!" - дип ачуланганыма кайтарып көлә генә.
Иремә - илле өч, теге хатынга иллеләр тирәседер. Гауга куптару да оят, болай күршегә йөртүе дә яхшы түгел бит инде?! Бу хәлгә артык игътибар итәмме? Иллегә җитеп шушындый хәлгә калырмын дип бер дә уйламаган идем! Хыянәткә ерак калмады түгелме?!
Әллә үз-үземне юкка газаплыйммы? Нишлим?
"Йөрмә алай!" - дип ачуланганыма кайтарып көлә генә.
Иремә - илле өч, теге хатынга иллеләр тирәседер. Гауга куптару да оят, болай күршегә йөртүе дә яхшы түгел бит инде?! Бу хәлгә артык игътибар итәмме? Иллегә җитеп шушындый хәлгә калырмын дип бер дә уйламаган идем! Хыянәткә ерак калмады түгелме?!
Әллә үз-үземне юкка газаплыйммы? Нишлим?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.