Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Бер көнне дус кызым белән кафега кердек. Чәйләп утырганда ни күзем белән күрим, күрше өстәлгә… минем утыз ел элек бергә укыган классташ егет килеп утырды.  
Мин күз карашын тотып алып елмайдым. Бу миңа елмайды да, менюны актарырга кереште. Ул бераз түгәрәкләнгән, күпчелек ирләр түгәрәкләнә бит инде. Әмма мин аны таныдым!
Янына барып: «Сәлам, Айдар, ни хәлләрдә?» - дип эндәштем. Карый бу миңа. «Гафу итегез, мин сезне беренче күрәм», - ди бу. «Венера мин, - дим, - бергә укыдык». Шаккатты. Сөйләшеп алдык. 

Аннары минем башыма бәрде. Шуның кадәр начар күренәм микәнни? Картайганмын микәнни? Югыйсә таныш-белешләрем, сиңа үз яшеңне биреп булмый, яшь күренәсең, диләр…
Кыскасы, кәефем нык төште. Күңелемдә әле дә унсигездә мин, кыяфәтем генә үз яшемә туры килә икән… Яшьлек дуслары танымаслык булгач…
Сез ничек картаясыз?..

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эш сезнен начар куренуегездэ тугел, классташларны кон саен искэ тошереп тормыйсын бит инде, бу очракта котмэгэндэ уйламаганда килеп чыккан очрашу булгач, шулай "танырга олгерэ" алмагандыр. Бэлки шул яшь куренгэнгэдер, "минем классташым булырга яшь куренэ бу ханым" дип уйлаган булса кирэк. Ничек кенэ яхшы саклансан да, утыз ел элек кебек калып булмый. Монын очен борчылырга да кирэкми, артык тырышырга да, колкегэ генэ калуын бар. Хикмэт карьаюда тугел, хикмэт картлыкка баруда. Кемдер мэхрум бит шул бэхеттэн. Яшьли бакыйлыкка кучкэннэрне эйтэм. Шат кунелле,ачык чырайлы,сэламэт булсагыз, матур картаерсыз. Хэзер шокер итеп яшэгез. Унышлар сезгэ!

    Хәзер укыйлар