Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Исәнмесез!
Мин авыл җирендә яшим. Шуңа күрә психологларга да барып битәрлек түгел, ахирәтләр белән дә уртаклашу оят. 
Шуңа күрә чын исемемне күрсәтмичә генә сездән киңәш сорамакчымын. Киңәш булмаса да, башкаларда ничек микән дип белү дә җиңеллек китерер кебек.

Минем үземә кырык сигез яшь. Ирем миннән дүрт яшькә кечерәк. Ул әле дә дәртле дип әйтсәм, эш нәрсәдә икәне аңлашыла бугай.
Аңа мин хатын-кыз буларак еш кирәк. Миңа исә, кичкә таба артык армасам да, ирем белән яту кирәкми. Аның белән болай да рәхәт, сөйләшерлек темалар да бар, Казанга концертка да барып кайткалыйбыз. 

Кыскасы, минем инде тыныч кына яшисе килә. Ирем исә бәйләнепләр бәйләнә. Мин салкын булсам, сулгада каера башлар бит ул?! Үземне ничек уятырга? Яки безнең яшьтә бу нормамы һәм миңа тыпырчынырга да кирәкмиме? Гаиләбез җимерелмиячәкме? Сездә ничек? 
Әллә сезгә язып, ахмаклык кыламмы? Чыдый алмагач кына язам инде, гаеп итмәгез.

Люция.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы гына яшеп ятканда,аракы эчми,тамаке тартмый торган иптешем 49 яшенде соярке табып гулять итерге тотынмасынмы,,,будь на чеку....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ирнен кунелен куру- сезнен бурычыгыз. Яхшы семьяда- 50 яшь ул- бер- берееннен кунелен куреп яшэунен башы гына. Сез эле яшь. Балалар усеп таралып беткэндер инде. Кон дэ аулак. Саранланмагыз.Ир- атка сезнен чиста- похтэ оегезгэ , тэмле ашларыгызга караганда да, тонге кайнар хислэрегез ныграк кирэк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Все знают, что секс — это здорово, но многие даже не догадываются, что это, без сомнения, приятное занятие, ещё и отличная подзарядка для мозга. Секс помогает избавиться от головной боли, снизить уровень стресса, отлично спать, увеличить приток крови к мозгу и, в целом, его возможности. Это не мои слова. Просто умные мысли.

        • аватар Без имени

          0

          0

          30ел торгач узеннэн 5яшькэ яшь хатынга китте гомер буе ерде миндэ шулай уйлаган идем 50дэ секс бетэ дип ачудан миндэ башка ир белэн очраштым шунда гына белдем эле яши генэ башлаганны ирсез каласын килмэсэ бер жаен тап инде жаным авырмы инде

          • аватар Без имени

            0

            0

            аны иртэрэк уйларга кирэк иде - шун,а, кияугэ чыкканда, кыз-хатын яшерек булырга мохим! э хазер сезнен, 3 вариант бар 1. аерылырга 2. ирегезгэ сеяркэ алырга ярдэм итергэ 3. ирегезгэ икенче хатын алырга

            Хәзер укыйлар