Логотип
Күңелеңә җыйма

«Сихер бозды...»

 
«Кайтырсың әле бер», – диде ул ире өйдән чыгып киткәндә. Әмма бу рәвешле кайтуын күз алдына да китереп карамаган иде ул. 
 
Матур яшәделәр алар. Яратышып өйләнештеләр, яратышып тордылар. Инде тормышның яртысыннан күбрәге үтелгән дә сыман. Балалары да үсеп җитеп килә әнә. Бер-береңне ярты сүздән аңлаган гаиләдә тыныч һәм рәхәт иде. Ире Рәмис акчаны әйбәт эшләде. Хатыны гомер буе өйдә балалар карады. Егерме ел бергә гомер кичереп, өйдә ялгыш та тавыш чыкканын хәтерләми хатын. Ире аңа: «Матурым», – дип кенә дәшә торган иде. Гөлназ, чыннан да, кеше күзе төшәрлек, карап туймаслык иде. Кара озын толымнарын таратып ташласамы, зур кара күзләре белән назлы итеп бер карасамы...  
 
Әллә нәрсә булды да куйды Рәмисенә. Эшкә дә сиздермичә генә чыгып китә. Көн дәвамында, икешәр-өчәр шалтыратып, Гөлназының хәлен белешкән Рәмис бу гадәтен дә туктатты. Хатын үзе шалтыртса, вакыты юклыкка сылтады. Гөлназ аңа ышана иде. Юктыр, вакыты юктыр, дип тынычландырды ул үзен.  
 
Бер көнне дус кызы аның хәлен белешергә керде. Керде дә Гөлназның тыныч кына, бер көйгә аккан тормышын астын-өскә китерде. «Кара аны, – диде ул саубуллашканда – болай өйдә утырсаң, ирсез каласың. Рәмисне «йөри», дип әйтәләр, үземнең күргәнем юк. Әмма, хәтерлә, тәртибендә үзгәрешләр юкмы, үзен элеккечә тотамы?» 
 
Ә тәртибендә үзгәрешләр бик зур иде Рәмиснең. Иң авыры: күрми иде ул хатынын. Янәшәсендә утырса да, янәшәсендә ятса да... юк иде ул аның өчен. Эштән соңга калып кайтулар ешайды. Эше күп, янәсе. Дусты килеп киткәннән бирле Гөлназның эченә ут төште. Йөргән нәрсәсе бар микәнни соң? Андый түгел иде бит аның сөйгәне. Гомер буе күзгә-күз карап яшәгән кешеләр ич алар! Нәрсә булды икән? 
 
Бер көнне түзмәде, шул сорауны иренә бирде. Рәмис кичке аштан соң йокы бүлмәсенә кереп, газеталар караштырып ята иде. Сөйләшүне ул күптән көтә иде, күрәсең. Уңайсызланып кына сүз башлады: «Без синең белән бик матур яшәдек, – диде ул йөзенә туп-туры карап. – Син миңа әйбәт хатын, балаларга кайгыртучан ана булдың. Тик хәзер бөтенесе үзгәрде. Мин башканы очраттым. Яратам мин аны, ансыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Ничек әйтим микән дип йөри идем. Үзең башладың. Китәм мин. Ачуланма. Ярдәм итеп торырга сүз бирәм. Әллә нишләтте ул хатын мине...»  
 
Ул китте. Гөлназ өчен дөнья бетте. Юк бетмәгән икән, балалары аны бик тиз аңына китерде.  
 
– Аларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк иде, – ди ул шул елларны, шул вакытларны тагын бер кат күз алдыннан кичереп. Без аның белән Васильеводагы санаторийда – йөзьяшәр биек наратлар арасына куелган эскәмиядә – авыр истәлекләргә бирелеп, әкрен генә гәп куертып утырабыз. – Мин эшкә кердем. Ул ярдәм итеп торды торуын. Тик ул инде безнең өчен юк иде. Балалар да аны гафу итмәде. Мин дә. Һәрхәлдә, шулай уйлаган идем. Шактый вакытлар аның тормышы белән кызыксынып тордым. Ничек яши, нәрсә эшли? Авырта башлаганын да, хатыны белән тавышланып яшәүләрен дә... барысын, барысын да беләм. Дөресен әйткәндә, аның өчен гел борчылып яшәдем. Күрәсең, бер җан булганбыз, тик ул ялгышкан гына. Соңыннан ул үзе дә шулай диде дә. «Сихерләде ул мине», – диде. – Син ышанасыңмы сихергә? 
 
Ни әйтергә дә белмичә, аптырап аңа карыйм. Һәрхәлдә, моңарчы андый «гадәттән тыш» хәлләр белән очрашканым булмады. Булмасын да анысы, Аллам сакласын. Әмма ишеткәнем бар. 
 
– Тора-бара онытылды инде. Дистәләгән еллар үтеп китте. Кайтыр, дигән идем, кайтмады. Көтүдән ни файда. Кияүгә дә чыга алмадым. Ярата идем ич мин аны.  
 
– Очрашканыгыз да булдымы? 
 
– Сөйләсәм, артыңа егыласың, – ди ул миңа, сүзен дәвам итеп. – Кайтып киләм шулай бервакыт өемә. Кызларыма кунакка барган идем. Караңгы төшеп килә. Менә шушылай көннәрнең әкрен генә көзгә кереп барган, агачларның сары яфракларын очырткан чагы иде. Асфальтка берәм-берәм ята барган шул яфраклардан күз ала алмыйча кайта торгач, өйгә кайтып җиткәнемне сизми дә калганмын. Безнең ишегалдында чүп савытлары тора. Шулар тирәсендә ниндидер бер кеше казына. Әбәү шакшы дим, ни актарынадыр, нәрсә эзлидер шул чүплектән. Үтеп киткәндә күтәрелеп шул кешегә карадым. Карадым да имәнеп, чак кына артыма авып китмәдем. Битен сакал баскан, елдыр, билләһи, су күрмәгән, йөзеннән нур качкан пычрак бу бомжда мин Рәмисне күреп алдым. «Рәмис», – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Чүплеккә тыгыла башлаган кулларын тартып алды да миңа бакты. Озак кына карап торды. Бәлкем миңа шулай озак булып тоелгандыр. Аннары гына карлыккан тавыш белән: «Гөлназым!» – дип куйды. Шул минутта мин – беркайчан да гафу итмәм, дип үземә антлар биргән мин бичара аның кочагына атылдым. Нәрсә эшләгәнемне белмәдем. Кызгану идеме аны, сагыну-ярату идеме?! Әйтә алмыйм. «Нишләдең син, нишләдең?» – дим, үзем елыйм. Читтән карап торучы булса, болар акылдан язган, дияр иде. 
 
Кулыннан җитәкләп диярдәй өйгә алып кердем. Сораштырмадым, болай да аңлашыла иде инде. Тегесе куып чыгарган. Ваннага су җыеп, юынырга кертеп җибәрдем. Ашаттым-эчерттем дә, бер сүз әйтмичә, йокларга яткырдым. Аннары... теләсә аннары сөйләр, дидем. Сулышын тыңлап, таң атттырдым. Инде нишләргә? Урамга куып чыгара алмыйм мин аны. «Теләсәң, кал!» – дидем. Җәзаны алдың инде, кичерәм», – дидем. Ул елап җибәрде. Җитмештән узгач, беркемгә кирәкмәс булып урамда кал әле. Еларсың да...Ул берни аңлатып тормады. Һаман бер сүзне генә кабатлады: «Сихер бозды...» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узлэрене азгынлыгын сихергэ сылтыйлар. Ирлэр тыныч тормышта яши алмый алар, аларга мажаралы тормыш кирэк. Шуна рэхэткэ тузэ алмый эчэ торган, эшэке хатыннар янына китэлэр. Житмештэн узгач кирэкми инде берэугэ, ярый эле элекке хатыны куреп калган...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Жэллэргэ тугел иде 2 бэгырен белэн ташлап чыгып киткэн бит ОЯТЫ булмаган. э сез и хакы диеп тагы узегезгэ алгансыз.Кадрегезне белсэ ярар иде инде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сихерме юкмы анысын белмим... Эмма бар шундый хатыннар, алар тыныч кына гаилэ белэн яшэп яткан ирлэргэ сагыз булып ябешэлэр. Ирлэр алар кочсез бит, бер килеп элэккэч,экияттэге саескан кебек,я коцрык ябыша, я томшык.. Уземнен, башымнан утте, эйбэт кенэ яшэп ятканда. .. Еллар болганды, иремнен, эш урыны бетте, аны икенче участокка кучерделэр. Э анда хатын -кызлар куплэп эшлилэр иде, менэ шунда чиста киенгэн, тоскэ -биткэ начар булмаган ирем тозакка элэкте инде. Хэтта курше булып яшэгэн хатын -кызлар да, гаилэле икэнен белэ торып, ан,а кисэту ясамадылар. Шуннан башланлы инде...оятсызлыкнын, сон,гы чиге ой телефонына шалтыратып, аларнын, кэеф сафа корып утырганнарын тын,лата иделэр. Аерылыштык, бер нэрсэнен, кирэге калмады,,балалар белэн ойне ташлап чыгып киттек. Дусларым, торырга урын бирделэр. Менэ шулай .Язсан, бик озынга китэ....

        • аватар Без имени

          0

          0

          михербанлы хатын булган инде нтшлисен .хатынарнын да терлесе бар бит . Менэ минем абый хатынынан аерылып кайты да анары бер иптэш мужигына нэрсэдер алырга барган жиренэн . бер балалы хэерче хатын белэн таныша . таныша дип тэмэке тарткан чакта и чаба инде бу урле кырлы . теге иптэше энэ таныш ире юк дигэч .ирлэргэ нэрсэ . тагнышып китэ минем абыйнын акчасы куп ул вакыта . теге хэерче анлап ала что акчалы ир и чыгармый моны . монын йргэн кияудэ булмаган хатын бар иде таныш вот араларын бозды теге бомжиха . Бу бомжиханы 2 яшлек бала белэн ире кутенэ тибеп чыгарган булган жунле хатын булса кем чыгасын бала белэн (анан ирлэр вмноват) шул 2 яшьлек баланы малайын устерде кыйбатлы киемнэргенэ кигезде гел машинада утыртып йрде ул вакытларны почет иде эле машиналы кешелэр бер 3 елап торгач бала алып кайтты .бала тапма кирэкми дисэ дэ теге бомжиха кыз бала тапты . (эле бала кемнэн белуче юк ) абый сменалы эштэ эшли иде . ... тамак туеп киенгэч булмэлэрне зурайткач бомжихабыз эллэ кем була башлады эш табып бирделэр мона ул вакыта базарда акча керэ торган вакыт иде акча керэ гулять итэсе килэ монын .эйгэ кайтса ашарга юк бомжиха чыга да китэ чыга да китэ хаман эйдэн акча керэ башлагач ир кирэкми мин кем ирне чыгарып жибэрэ килсэ дэ кертми . Тегесе эй салып эле эйдэ яна эйгэ яшэргэ дип дэшэ бу хатын минем каенана белэн торасым юк эле дип тагы борып жибэрэ . Эгэр дэ кызы узенеке булса эти дип улеп торар иде .Авылга кайткач бу йклаганда чыгып китеп шул беренче ире белэн очрашып шул кызын алып кайта .Бу бомжихага нинди мехербанлы ир элэгэ Чужой малайын устерэ . кызын .эле киткэч тэ шул балаларга акчалар биргэлэп тора . апасынын ире белэн дэ чуалгалый ахры эле .МЕНЭ НЭРСЭ ЭЙТЭСЕМ КИЛЭ шул СИХЕРЛЭП керткэн инде анары байгач аяка баскач кирэкмэгэн . э теге йргэн хатыны менэ дигэн тора ире дэ исерек тузэ .ана эйлэнгэн булса менэ дигэн семья булар иде .

          • аватар Без имени

            0

            0

            Туганым белэн дэ шундый хэл будды. Язмадагы кичерешлэр безгэ бик таныш.

            Хәзер укыйлар