Логотип
Күңелеңә җыйма

Нәни караклар

 (Балачак мәзәкләре) 

 Безнең балачак төрле маҗараларга, кызыклы вакыйгаларга бигрәк бай булган инде! Хәзер дә шуларны искә төшереп, рәхәтләнеп көләбез. 

Без үскәндә конфет, хәлвә, тәм-том ише әйберләр дефицит булгандыр, күрәсең. Әни «Лимонная» дигән карамель конфетларын килолап алып кайта да, эче алынган иске термоска тутырып, чоландагы бер почмакка бездән яшереп куя. Әби-чәбине чәйгә чакырганда, өйгә кунак-мазар килгәндә табыны мул була, янәсе. Ә без кайда яшерелгәнне барыбер беләбез. Олы бала буларак, кеше күрмәгәндә аны алып чыгу кадәресенә үземне җаваплы саныйм.    

Конфет ашарга да, урам балаларын конфет белән сыйларга да яратам анысы. Әниләр өйдә юкта, уйнарга... чолан аша чыгам. Әй, берничә конфет алган гына сизелмәс әле, янәсе. Көн дә, көн дә конфетка сугыла торгач, күрәм: яртысына ук  төшкәнмен. Тукта... бу конфетларны күбәйтеп була түгелме соң? Тулмаган савытлар белән кайтканнар димәсеннәр өчен, урманда җыйган җиләкләрне кабарта идек. Банкасы, бидоны белән селеккәлибез дә, басылган җиләкләр   күпергәндәй була... Конфетларны да шулай «күбәйтәм». Ә сеңлем сакта тора. 

Көннәрдән бер көнне әни күрше апаларын сарык йонын кыркырга чакырды. Эш бетүгә, коймак пешерде. Яшергән конфетларын алырга чыкты. Тик лимон карамеленнән җилләр искән иде инде. Ачуланмады, сүкмәде әни, ләкин бик нык оялтты шунда. Күрәм: әти ниндидер йомыш белән колхоз идарәсенә барырга, парторг Газетдинов абый белән күрешергә җыенып йөри. Гараждан мотоциклын да алып чыкты. Парторг абый еш кына җирле радио аша чыгыш ясый, төрле белдерүләр белән дә чыга иде. Аның тавышы урамнарга яңгырап тора. Никтер шунда әни безнең конфетлар урлашу турында әтигә дә әйтте кебек. Әллә миңа шулай тоелды гына микән? Әти кузгалып китүгә, котым алынып әнидән сорыйм: «Безнең турыда Газетдинов абыйга әйтергә киттемени?» – дим.  «Әйе, – ди әни. – Менә хәзер сезнең турыда бөтен авыл беләчәк инде...» 

Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй хәлдә идем. Бу куркыныч яңалыкны шундук сеңлемә чиштем. Икәүләп, шомраеп, кичке җидене, безнең тарафларга яңгыраячак хөкем карарын көтәбез. Газетдинов абый сөт саву сводкалары, яфрак-азык әзерләү кампанияләренең барышы белән таныштырганнан соң, чират безгә җитәрдер, мөгаен. Йөрәк еш-еш тибә. Үзебез чак еламыйбыз.  «Арабызда нәни караклар да яши икән. Фәлән фәләннәрнең фәләненче класста укучы кызлары әниләренең чоланга яшереп куйган конфетларын сорамыйча-нитмичә урлап алып чыгып ашап бетергәннәр... Сарык йонын кыркучы әбиләрне сыйларга бер конфет та калмаган... Мондый күренешкә юл куймаска кирәк, иптәшләр!..» Әнә шундыйрак сүзләр яңгырар, мәхәтле. Уф, оят, хурлык! Безгә бармак төртеп күрсәтеп калырлар инде моннан соң! 

Көтү кайтканнан соң, халык парторгны тыңларга әзерләнә. Капка төбендә утыручылар да байтак. Радио бит бөтен урамнарга яңгыратып сөйли. 

«Хәерле кич, авылдашлар, туганнар! – дип Фазыл Газетдиныч көр тавышы белән сәламләде. Басу, игеннәр, яңгырлар, печәннәр, колхоз сыерлары турында сөйли башлады. Без, тын алырга да куркып, үз исемнәребезне атаганын, аннан соң ничек елап җибәрәселәребезне күзаллап, мыштым гына утырабыз. 

Әни белән әти жәлләп тә карамый ичмаса! Тыңлаулары тыңлау! Үзара чөгендер җире, амбар алдында эшләү турында да сөйләшеп алалар. Газетдинов абый моңарчы Казан концерты башланганчы бетерә иде бит чыгышын. 

Ул арада аның саубуллашу сүзләре яңгырый. Юк, безнең исемнәр дә, конфетлар да телгә алынмый. Без, җиңел сулап, башка беркайчан да рөхсәтсез конфетларга кагылмаска дип эчтән генә сүз биреп, яланга сыер сакларга чыгып чабабыз.    

фото: http://www.pexels.com
               

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх күңелле балачак, безнең әни ирис яшерә иде. Табып чәлдерә идек шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без ускэндэ авыл жирендэ тэм-том алырга акча юк чак.Минем эбекэй магазинга сабын алырга барган жиреннэн безгэ ял итэргэ туктый.Мина,кызым,лавкага менеп тош эле,сабын ал,мин арыдым,дип,акча бирэ.Магазин ул бездэ "лавка" инде. Минем магазинда кузем хэлвэгэ тошэ.Узем хэтерлэмим,купме биргэннэр ул хэлвэне,эбиемнен мине,бигрэк тэ энкэемне нык ачуланаганы хэтеремдэ калды.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э мин гаилэдэ бердэнбер бала. Энием белэн эби миннэн гел нэрсэлэр генэ яшермилэр иде: "Птичье молоко", "Коровка", торле-торле карамельлэр (кэгазьлэренэ кадэр хэтерлим), йозем, каклар.... Мин табып эз-эзлэп ашый идем, китап укый-укый))). Мин кечкенэдэн укырга бик яратам. Эз генэ булса да калдырырга тырыша идем, лэкин сиздермичэ генэ бетеп тэ киткэли иде. Тэмле эйберлэр мин ускэндэ дефицит иде дип эйтэ алмыйм, лэкин купме булса да, ярата идем), ирем белэн хэзер дэ ярыша-ярыша дигэндэй тэмлушкэлэр ашыйбыз).

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нигәдер безнең конфетка ул кадәр исебез китмәгән күрәсең. Әни исә һәр зур кешечә алып яшереп куйгалаган инде. Май аенда өй юганда әле тегеннән, әле моннан кибеп, кайчагында кортлар та беткән шоколадный конфетлар килеп чыга иде

          • аватар Без имени

            0

            0

            Э мин-чупрэ карагы.. укыгач колэрсез инде. Улеп чупрэ ярата идём. Э чупрэ ул вакытта дефицит. Курше авыл пекарнясыннан танышлык белэн юеш чупрэ алалар. Эни шуны уып, кэгазьгэ таратып шифоньер остенэ кибэргэ куя. Мин искэ тошугэ Тиз генэ шуны тэмлэп куям. Эни кипкэн чупрэне урнаштырыйм дисэ...анладыгыз инде. Эрлэмэделэр, гел искэ тошереп колештек. Хэзер чупрэ Дэ кибетттэ, эни генэ юк. Рэхмэт Эльмира Ханым, ккнеллэрне кузгаттыгыз

            Хәзер укыйлар