Логотип
Күңелеңә җыйма

Нигә мондый сынау?

Аңласа минем кебек хәлгә калган кешеләр генә аңлар хәлемне. Юк, аңламасалар да үпкәләмим. Әмма бер киңәш ишетәсем килә. Дөньяда бит әллә нинди хәлләр булып тора. Минем кебек хәлгә калган хатын-кызлар да бармы икән?

Аңласа минем кебек хәлгә калган кешеләр генә аңлар хәлемне. Юк, аңламасалар да үпкәләмим. Әмма бер киңәш ишетәсем килә. Дөньяда бит әллә нинди хәлләр булып тора. Минем кебек хәлгә калган хатын-кызлар да бармы икән?

Унтугыз яшемдә, башымны югалтып, кара чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы бер егеткә гашыйк булдым. Хыялландым шул егет белән! Тормышымны шул егет белән генә күз алдыма китердем, һәр сүзенә ышандым. Аның җылы куллары мине бар әйбердән дә саклар, яклар кебек тоела иде. Әмма саклап җиткермәде шул... 
Кышкы салкын бер көндә мин үземнең авырлы икәнемне аңладым. Табиб 8-9 атналык срок куйды. Бу хәбәрне ишеткәч, егетем югалды. Дус кызларым ярдәме белән баладан котылдым, яңадан аякка бастым. 
Авыр булды. Әмма бирешмәдем. Укуымны тәмамладым, эшкә урнаштым. Эш буенча командировкага баргач, үземнән зуррак ир-ат белән таныштым. Арада мәхәббәт кабынды. Ике ел дуслашып йөргәннән соң туй иттек. Һәр яшь парлар кебек үк туйдан соң без дә бала хакында хыяллана башладык. Әмма барлык тестлар, анализлар тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бала таба алмауның сәбәбен табиблар яшьлектә бала алдыруымнан дип аңлатты. Бала алдырганнан соң күп хатын-кызның баласыз калганы турында ишеткәнем бар иде. Әмма менә миңа кагылыр кебек түгел иде бу хәл. Элеккеге үпкәләрем, алдану ачысы яңадан калкып чыкты, төннәрен мине алдап калдырган егеткә рәнҗеп елый идем. Тормышыбызның бик авыр чоры булды ул. Төрттереп әйтелгән сүзләрне дә күп ишеттем. Ирем яхшы белгечләргә йөртте, психологлар тапты... Тормышны яңача кабул итәргә өйрәндем. Үземне башка яктан ачтым, күндем, килештем. Ирем белән икебез бергә, башка кызыксынулар белән яшәргә өйрәндек. 

– Гаилә бозылыр дип борчылма. Мин сине бик яратам. Икәүләп яшәрбез, мин сиңа дөнья күрсәтермен. Яралар төзәлгәч, бәлки, бала алырбыз. Мин синең белән, – диде ирем. Аның бу сүзләре күңелемә канат куйды. Баласыз гаиләләрнең бик сирәге генә бергә картая бит. Анысы турында да ишеткәнем бар иде. 

Күңелем белән эшкә бирелдем. Кичләрен кул эшләре белән утырам, балалар йортындагы балаларга күп итеп оекбашлар, бияләйләр бәйләп тапшырырга гадәтләндем. Ирем, чыннан да, мине бик еш төрле илләргә, шәһәрләргә сәяхәткә алып барды. Аллага шөкер, без бербөтен булып яшибез. Уртак кызыксынуларыбыз бар, сөйләшер сүзебез дә күп. 
Минем тарих менә шулай тәмамланырга тиеш иде кебек. Әмма юк! Тормышның без көтмәгән борылышлары да бар шул әле! 
Миңа 48 яшь. Дүрт көн элек мин үземнең бала көткәнемне белдем. Берәү булса шатланыр, биер иде бу хәбәрдән соң. Әмма минем бала табасым килми... Бала алып кайтыр өчен мин инде үземне шактый олы саныйм. Яшьтәшләрем арасында инде дәү әни булучылар бар. Бу хәбәрдән соң да күңелемдә әни булу теләге кабынмады. Аннары... Бу яшьтә бала табу – бала өчен дә куркыныч булырга мөмкин дигән уйлар да килә. Безнең яшь бара, ә без киткәч ул баланы кем карар, кем кулына калыр ул? Башымда мең төрле уй. Мин бит инде үземне ирем белән генә картаючы хатын-кыз итеп кабул иткән идем! Нигә тагын мондый сынау?!
Иремә әле бер сүз дә әйтмәдем. Аңа әйтсәм, ул әти буласына шатланыр, баланы алып кайтырга үгетләр дип куркам. Табарга теләмәвемне аңламаса, гаепләсә?!
Инде икенче кат әле тумаган бала каршында үземне гаепле хис итәм. Нишләргә дә белмим. Мине аңлап киңәш бирүче табылырмы?


Алсинә. Түбән Кама шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ шул бала хакына гомеоегезне озынайтыр сәләмәтлек бирер иншә Аллаһ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үпкәләмәгез, әмма сез электән үк бала яратмагансыз. Берне үтергәнсез, инде икенчесен дә үтерергә җыенасызмы?! Сезгә ир җенси теләгегезне канәгатьләндерер өчен генә кирәкме? Гаилә булыр өчен бала кирәк, һичьюгы сез берәр ятимне бәхетле иткән булыр идегез бу яшькә җиткәнче.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала үз ризыгы белән туа, бала-Аллаһы Тәгалә бүләге, димәк, сиңа шушы вакытта биргән, картлык килә ул, картлыгыгызда шул бала кулына калырсыз, Ин шәә Аллаһ. Тап балаңны, бала төшерү- бик зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, әәмиин.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Жулэрлэнмэ алып кайт баланны мине энием 46 яшендэ тапкан эле минем балаларымныда устереште рэхмэт укыйм

          • аватар Без имени

            0

            0

            Һәрбер бала үз ризыгы белән туа. Бала -Аллаһы Тәгалә бүләге. Картлыгыгызны уйлагыз, кем карар сезне, картлык һәр кешегә килә. Сезгә Аллаһы Тәгалә хәзер биргән сезне сынау өчен, ә аборт ясату- бик зур гөнаһ. Уйлагыз ...

            Хәзер укыйлар