Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәскәү егетләренең барысы да шундыймы? 

Динә мине үзенең абыйсы белән таныштырам дигәч, бик теләп риза булдым. Ринатның ике атна элек кенә Мәскәүдән кунакка кайтканын ишеткән идем инде. Мәскәү егетләре бөтен кешегә эләкми ул, танышам әлбәттә!  

 

Динә мине үзенең абыйсы белән таныштырам дигәч, бик теләп риза булдым. Ринатның ике атна элек кенә Мәскәүдән кунакка кайтканын ишеткән идем инде. Мәскәү егетләре бөтен кешегә эләкми ул, танышам әлбәттә!  

Беренче очрашуыбызны  минем эш урынымнан ерак түгел, үзәктәге ресторанда булыр дип күзаллаган идем. Динә белән кайвакыт шунда төшке ашка кергәлибез без. Яңа күлмәк алдым, чәчемне кистереп кайттым. Ринатка бик чибәр булып күренәсем килә иде.  Без паркта очраштык.  

- Саф һавага ни җитә! – диде Ринат. – Агачларның яшел яфракларына сокланып, кошлар сайраганны тыңлап узыйк әле, менә шул сукмаклардан... 

- Әлбәттә! – дидем елмаеп. Мәскәү кешесе белми әйтмәс! Бер чәшкә каһвәне саф һавага алыштыралармы ни?! 

Ринат белән уртак телне тиз таптык. Рәсем сәнгате турында сөйләштек, аннары яраткан киноларыбызга күчтек. Китапларга килгәндә – мин романтик әсәрләр яратам, ә ул финанс үсеш турындагыларны укый икән. Матур гына саубуллаштык, мин автобуска утырып киткәндә ул ягымлы итеп кул болгап калды.  

Без очраша башладык. Ринат мине эштән каршы ала да, икәүләп яраткан сукмакларны таптыйбыз. Парктагы һәр агач, һәр сукмак белән танышып чыктык инде. Беркөнне үзем кафега керергә тәкъдим иттем. Урамда суык иде. 

Кафеда мин кайнар каһвә алдым, ә ул су сорады. Кафеин зарарлы икән, миңа да артык мавыкмаска киңәш итте.  

Берничә көннән, афиша тактасы яныннан узып барганда премьера буласын күреп алдым. Барырга сөйләштек. Ринатның да күптән татарча спектакль караганы юк икән. Премьера буласы көнне егетем белән театр каршында очраштык. Ул миңа Чакыру билеты тоттырды. Кайчандыр бергә укыган группадашы аша тапканын бик зур батырлык итеп, озаклап сөйләде ул. Билет тикшерүчеләр яныннан тыныч күңел белән узсак та, Чакыруга урыннар язылмаган иде, ул театрга узу өчен генә булган икән. Шуңа күрә башта баскычта озаклап башка тамашачылар кереп беткәнне көтеп торырга туры килде, аннары, билетлар сатылмаган урыннарга кереп утырдык. Урыннар гына икесе ике рәттә иде... 

Дус кызым кунакка чакыргач, Ринат бүләккә үзе яңа гына укып бетергән китапны алып барырга тәкъдим итте. Миңа кунакка килгәндә торт яки башка тәм-том урынына, романтика оештырабыз дип, фильм карар өчен үзенең проекторын алып килгән иде. Уф... 

Беркөнне әни, әбиемә күчтәнәчләр, азык-төлек илтеп килергә кирәклеген әйтте. Казанга якын бер районда яши ул. Мин Ринаттан ярдәм сорадым. Аның җавабы һәрвакыттагыча, бик позитив иде, теләп ризалашты. Кичтән, маршрут автобусының йөрү вакытын белештек, иртән, икебез дә зур сумкала күтәреп әбием янына кузгалдык. Ринат белән юл йөрү ошады миңа, төрле кызык тарихлар сөйләп көлдерде, икебезнең дә кәеф күтәренке иде. Әбиемдә бергәләп утырып чәйләр эчкәч, кайтырга кузгалдык. Шәһәргә килеп җиткәч, Ринат саубуллашырга ашыкты: «Минем стоянкадагы машинага вакытында акча түләргә кирәк, ярты сәгатькә генә соңга калсам да штраф булачак,» – диде. «Синең стоянкада машинаң бармы ни? – дидем исем китеп. – Мин бит сине поезд белән кайткансың дип аңлаган идем. Ә нишләп соң без бүген автобус белән йөрдек?» Ринат миңа бензинның артык кыйбат булуын, машина белән йөрү уңайсыз икәнлеген аңлатты. Дәшмәдем. Саубуллаштым да, трамвайга утырып өемә кайтып киттем. Өйдә уйланып утырганнан соң, Ринатка хәбәр юлладым: «Бергә үткәргән көннәр өчен рәхмәт. Башка очрашмавыбыз хәерлерәк булыр. Саранлыкта гаепләмим, һәркемнең үз яшәү рәвеше. Әмма мин башка төрле яшим.» дидем. Җавап озак көттермәде. «Бәхет акчада түгел. Шуны аңлагач, кабат аралашырбыз!» дигән иде ул.  

Менә шундый хәлләр, кызлар. Арагызда Мәскәү егетләре белән очрашучылар бармы? Барлык Мәскәү егетләре дә шундыймы ул, Ринат кынамы?..  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшь вакытта акчага тыйнак кеше олыгая бара бик саранлана, вакчылга эйлэнэ, факт

    Хәзер укыйлар