Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин картаермын, әни яшь калыр


Журнал миңа һәрвакыт яшәргә дәрт бирә дисәм, үземне дә, сезне дә алдамамдыр, мөгаен. Әйе, әле утыз сигез яшьтә генә булсам да, дөньяның ачысын да, төчесен дә күп күрергә, күп татырга туры килде миңа.
Бик яшьли әнисез калдык без. Безгә, аның ятим биш баласына, ничек кыен булганлыгын аңлатырга сүзләр җитмәс. Өйнең яме, кояшы мәңгелеккә җир астына кереп ятты. Әниебезне бик ярата идек. Ул һәрвакыт елмаеп, очып йөргән кебек кенә йөри иде. Эчендәге уйларын, кичерешләрен генә без белә алмадык шул. Кырык сигез яшендә әниебез йөрәк чире белән безнең арадан китте. Инде әйткәнемчә, авыр булды безгә, чамасыз авыр булды. Аннан өйгә үги әни килде... Аның безне ничек әтидән тиргәтүләре, нахак сүзләре, читкә тибәрүләре бер дә узмас кебек иде миңа ул чакта.
Бар да үтә, артта кала икән. Инде һәркайсыбызның үз гаиләсе бар. Мин үзем дә өч ул үстерәм. Юанычларым, шатлыкларым алар минем. Исәнлек-саулык, бәхет тели-тели һәр көнне үзләрен мәктәпкә озатам. Мин күргән хәсрәтләрне, ятимлекне алар күрмәсен, белмәсен иде дим.
Урамда ак яулыклы апалар, әбиләр күрсәм, сискәнеп куям, бу яшьтә ул нинди булыр иде икән дип, гел әнкәйне уйлыйм. Гомер арасын тизрәк кыскартасым, тизрәк аның яшенә җитәсем килә. Ә аннан шундый вакыт җитәр — мин картаермын, ә ул гел шулай япь-яшь килеш калыр.
 
Римма САДЫЙКОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх,бик читен шул энисез.Минем дэ энием иртэ китте бу доньядан...

    Хәзер укыйлар