Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыбызны ирексезләп кияүгә бирдек

Кызыбызга никах укытканнан бирле, елыйм да елыйм. Дөрес эшләмәдек, ахры, без. Бала язмышы белән уйнамадык микән дип борчылам. 



Кызыбыз бик чибәр. Артыннан егетләр күп йөрде. Шулар арасыннан бер көнче егетне сайлап алды бит. Аның ул сыйфаты барлыгын аңлауга: «Кызым, ялгышма, минем язмышны кабатлама», – дип, күпме тукыдым. Яшьләр аңламый шул. Хәер, үзем дә яшь чакта аңламаганмын. «Аларның нәселләре үк көнче бит, чыкма ул егеткә кияүгә, җаныңны корытачак», – дигәнгә аркылы кияүгә чыктым. Бер-беребезне яратабыз, имеш. Әмма ярату да төрле була икән. Бар буа торган ярату, бар күкләргә күтәреп, сине алиһә итәрдәй ярату. Минеке буа торган ярату – ирем бик көнче.

Миңа ялгызым каядыр барырга, яңа кием киеп чыгып китәргә ярамады. Берәр ир-ат белән сөйләшеп торганны күрсә, ачудан күзләре кызарып чыга иде. Ярый авылдан шәһәргә күченеп килдек. Шәһәрдә барыбер артык аралашып яшәмисең. Ничек кенә көнләшсә дә, иремә карата яратуым бетмәде. Аңа көнләшергә сәбәп чыгарудан куркып яшим әле дә. Инде балаларыбыз үсеп, яшьлек матурлыгыбыз китсә дә, ир-атларга күтәрелеп карарга куркып яшим, беркем белән дә артык аралашмыйм. 


Кызыма да менә шул язмышны теләмәдем. Дөньяга ачык кеше булып яшәсен иде дип хыялландым. Бу, әлбәттә, киләчәктә янәшәңдә ирең нинди булуыннан тора. Кызыбыз инде укуын тәмамлап, эшли. Эштән кайткач, егетенә шалтыратып, кайтып җиткәне турында хисап тота. Әле өйләнешмәгәннәр дә бит! Иптәш кызының туган көнендә, кызлар җыелышып, ресторанга бардылар. Киенеп-ясанып кызым да китте. «Бигрәк чибәр, бәхете булсын», – дип теләп калдым артыннан.

Берничә сәгатьтән соң үк кызыбыз елап кайтып керде. Егете ресторанга барып тавыш куптарган. Мәҗбүри диярлек бәйрәмнән алып киткән. Ресторанда туган көн үткәрүләрен белгәч, егете килеп тикшереп китәргә булган. Күрше өстәлдә егетләр компаниясен күрүгә, кызымны алып кайтып китәргә теләгән. Ә Розалия ризалашмаган. Көчләп диярлек алып чыгып, машинасына утыртып алып кайткан егете. Шул көннән соң араларыннан кара мәче узды. Берәр атна егет шалтыратмады да, күренмәде дә. Соңыннан өйгә аның исеменнән дип, зур букет китерделәр. Кызымның күңеле каткан иде бугай, борылып та карамады. Эшеннән каршы алгач та, егет белән сөйләшмәгән. Егет безгә килеп сөйләшеп карарга да булды, әмма кызым, аны кертергә кушмады. Шулай итеп, өч ел йөргәннән соң алар аерылыштылар.


 Бер ай моңсуланып йөрде кызым. Мин исә куандым да, борчылдым да. Ходайдан кызыма тиң яр сорадым. Аллаһы Тәгалә ишеттеме, кызымның язмышына язылган булганмы, бик акыллы бер егет белән очраша башлады. Монысы элеккеге егет белән чагыштырырлык түгел. Күзләренә карап, Розалия дип кенә тора. Кызыбыз өчен бик сөендек. Өч ай очрашып йөргәч, егет кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Никахка әзерләнә башладык. Кызыбыз шат кебек иде, шатлана-шатлана, никахта кияргә күлмәк эзләдек, соңыннан туйда кияргә дип туй күлмәкләре киеп-киеп тә кибеттә көзге тирәсендә әйләнде. Кызым өчен сөенеп бетә алмадым. Аллаһы Тәгалә минем догаларымны ишетте дип уйладым. 


Иртәгә никах дигән көнне кызым елап кайтып керде. 
– Минем аңа кияүгә чыгасым килми. Яратмыйм мин аны. Ярата да алмаячакмын, – дип үкседе кызым. 
Ни әрләргә, ни юатырга белми озак кына каршында басып тордым. Кисәк кенә мондый үзгәреш булганга аптырадым. Әтисенә ничек әйтергә инде дигән уй һаман башымны боргычлап торды. Бераз тынычлангач, кызым элекке егете шалтыратканын әйтте. «Син бит аны яратмыйсың, чыкма кияүгә. Иртәгә үк үзем килеп алам сине. Туп-туры мәчеткә барып никах укытырбыз», – дигән икән.

Ул егеткә рәнҗедем. Чын-чынлап! Кызымның язмышы белән уйный кебек тоелды. Әгәр дә сүзләре чын булса, телефоннан гына шалтыратмас иде, кичен килгән булыр иде. Аннан башка бер хәбәр дә булмады. Кич буе кызыбыз белән сөйләшеп чыктык. Әтисе дә кызын янына утыртып сөйләште. Туганнар никахка чакырылган, бар нәрсә әзер, көлкегә калабызмы инде хәзер, дип, кызыбызны сүгеп тә юмалап та, иртәгәге мәҗлесне уздырырга күндердек. Ахырда Розалия дә вәсвәсәгә бирелүен, элекке егете белән бары бергә булмаячакларын, ә бу егетнең аны чынлап та бәхетле итәчәге турында әйтте. 


Тынычлап йокларга яттык, әмма төне буе күземә йокы кермәде. Иртәгә нәрсә дип уяныр дип уйладым. Иртән кызым елмаеп чыкты үз бүлмәсеннән. Визажист килеп бизәндерде, чәчләрен ясадылар. Кызым курчак кебек матур, әмма күзләре моңсу иде. Ул моңсу күзләр көне буе да үзгәрмәде. 


Никахны уздырдык. Яшьләр ширбәт аен уздырырга диңгезгә китте. Ә мин аларны озатканнан бирле елыйм да, елыйм. Кызыбызны ирексезләп кияүгә бирдек кебек. Үземне әрлим. Басым ясарга кирәк түгел иде. Ашыктык, ахры, дим. Кызым бар да яхшы, әни, яратырмын әле, дип шалтыратты беркөнне. Тагын йөрәгемә тоз салды. «Кызым, ничек телисең шулай эшлә, безнең йөзебезгә кызыллык китерәм, оятка калдырам дип уйлама», – дип әйтергә дә телим,  йөрәгем дә җитми. Әтисе бу темага сүз кузгатмаска куша. «Яшьләр бит алар: беркөн яраталар, икенче көнне яратмыйлар. Башы белән уйласын бераз. Ул бик яхшы егет», – ди. Ә мәхәббәт булмаса, яхшы дип кенә яшәп буламы әллә ул?! Киңәш бирегезче, нишләргә икән?
                                                                                                                                                                                          Әлфия (исеме үзгәртелде). Казан шәһәре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кызыгызның башы эшләсә, яхшы кешене яратып була. Уземнэн чыгып әйтәм. Элеккеге егетен уйлаганда, гел ресторандагы хәлне исенә төшерсен. Эмоцияләр уза ул. Шулардан соң нәрсә кала? "Усал кайнана, исерек ир"не укытыгыз. Калганмы соң анда хисләр?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ислам динендә чит җирдә,чит ир--атлар тирәсендә йөрү харам.Беренче егет АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН бирелгән көнчелеген күрсәткән генә түгел,ә үзенең булачак хатынының намусын да саклаган бит...Дин ягыннан карасак,беренче егет белән дә махрамсыз очрашу ярамый. Элек,әти--әни сайлаган кешегә генә өйләнгән,кияүгә чыкканнар,һәм бер--берсен хөрмәт итеп гомер иткәннәр. Хәзер инде,яратам,яки яратмыйм дип,бер үпкәләшүдә үк аерылырга риза яшьләр буыны...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тотасыз да элек әти әнисе кемгә теләгән шуңа биргән, әйбшт яшәгәннәр дип язасыз. Хәзер ул вакытларга 100 ел үткән. Икенчедән, сез каян беләсез аларның әйбәт яшәгәнен, көнләшсә дә читләрдән саклый булачак хатынын, дип аклыйсыз. Бу бит кара көнчелек. Үтерә торган көнчелек. Сез үзегезгә андый тормыш теләмәс идегез, мөгаен. Бу кыз чыккан кешесен барыбер ошаткан инде, ошатмаса чыкмас иде кияүгә. Ә теге яратеаны калсын күңелендә генә. Көнчелекнең азагы юньле бетми бит аның. Кыйнау, җәберләү, хәтта үтерү. Әз мени андый хәлләр. Диндә дә андый әшәке көнчеллек хупланмыйдыр. Тотасыз да дин дип ябышасыз. Сез үзегез гел шулай "изге" мени соң ул?!

        Хәзер укыйлар