«Космонавт хатыны»

Малайларның космонавт булырга хыялланулары турында һәрвакыт язып кына торалар. Ә кызлар-йолдызлар хакында ник бер сүз булсын! Аларга Гагарин маяк булса, безнең Терешковабыз бар ич! «Нәрсә, син дә космоска очмакчы булган идеңме әллә?» – дип уйлаганнарнарның өметләре өзелер. Минем исәп… космонавт хатыны булу иде. Күз күрмәс җирләргә җәелеп яткан советлар иленең бер авылында (егерме йортка – бер телевизор) яшәгән кыз баланың башына бу хыял каян кергән дисезме? Сөйлим алайса.
Авылда сигезьеллык агач мәктәп чак. Без, башлангыч класс укучылары, икенче сменада укып йөрибез. Дәресләр башланыр алдыннан киләбез дә, озын коридордагы эскәмияләргә тезелешеп утырабыз. Коридорның, әйтергә кирәк, берничә функциясе бар. Пионер сборлары, комсомол җыелышлары, дүшәмбе саен тәртип-торышка багышланган «линейкалар» һәм төрле бәйрәм чаралары монда уза. Малай-шалайларның тәнәфес вакытында «әүмәкләшеп» ала торган урыннары да – нәкъ менә шушы коридор. Бина ишелеп төшмәскә терәтеп куелган баганалары исә, «куышлы», «качкалак» уйнау хезмәтен үти.
Коридордагы стенаның буеннан-буена эленгән совет космонавтларның рәсемнәренә беребез дә битараф түгелбез. Каршыда торгач, күзләр гел шунда төшеп тик тора. Хәзерге кебек интернет заманы булмагач, алар турында гәҗит-журналларда аз-маз гына язылган, тегеннән-моннан ишетеп калган мәгълүмәт белән генә чикләнәбез. Кызларга килсәк, барыбыз да космонавтларга «үлеп» гашыйкбыз. Алай гына да түгел, үзара бүлешеп тә куйдык әле аларны. Мин Борис Валентинович Волыновны сайладым. Өйдә апаларыма да әйтеп куйдым: «Ары-бире, ялгыш та Волыновка гашыйк була күрмәгез, үскәч, аңа үзем кияүгә чыгачакмын!» Шулай итеп, икенче класста укып йөргән чагымда «космонавт хатыны» булып киттем.
Берзаман «космонавт хатынын» скарлатина егып салды. Тәнемнең ут булып януына чыдый алмый, ялан тәпи кар өстеннән дә йөгергәләп кергәлим. Апалар, жәлләп, кәефемне күтәрер өчен төрле-төрле сюрпризлар уйлап чыгаралар. Беркөнне: «Сөенче, Волыновтан хат килде!» – дип, алдыма конверт китереп куйдылар. Ышанасы да килә… килми дә. Конвертны ачсам, саф татар телендә минем исемгә язылган хат ята. «Тизрәк терел, космик сәламнәр белән, Борис Валентинович Волынов», – дигән юлларны укыгач, чүт кенә чирләп яткан диваным белән бергә космоска очып китмәдем, малай! Каян адресны белгән дә, татарча ничек язган диген?! Терелергә туры килде…
Яраткан космонавтымның ике тапкыр космоска очканын да әйтеп китмичә булмас. Беренчесендә җиргә авария хәлендәге режимда төшәргә туры килә аңа. Алган яраларыннан соң башкача оча алмас дип санасалар да, җиде елдан Волынов яңадан космосны яулый. Белгәнмен кемгә гашыйк булырга – ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булу теләсә кемгә тәтеми ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 19 апрель 2021 - 08:22
    Без имени
    Тач безнең мәктәпне сүрәтләп язгансыз, Люция ханым- балачакка кайтып килгән күк булдым. Рәхмәт сезгә. Гади, аңлаешлы, шул ук вакытта мавыктыргыч та итеп яза беләсез. Без классташ кызым белән космонавт булырга хыялланып йөрдек. Чирәмлек җиргә басып зыр-зыр әйләнә идек тә, мин егылам, башым әйләнеп торалмыйча ятам. Иптәш кызымныкы әйләнми - "сине алырлар инде космонавтка, мине юк " дип күңелсезләнә идем. Икебез дә җирдән ерак китмәдек....
  • 19 апрель 2021 - 08:22
    Без имени
    Бигрэк матур, кунелле, шаян телдэ язылган хикэялэр кунелне кутэрэ, чын кунелдэн колдерэ! Чын татар телендэ, бик оста яза Люция Аблеева. Килэчэктэ дэ унышлар телим!
  • 19 апрель 2021 - 08:22
    Без имени
    Зур рэхмэт, кызлар-йолдызлар!
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»