Логотип
Күңелеңә җыйма

Хыянәт белән генә дөнья бетми икән

25 ел бергә яшәгәннән соң ирем өйдән чыгып китте. Ул вакыттагы борчуларымны сүз белән аңлатырлык түгел иде. Тик яши-яши аңладым: тормыштагы һәр үзгәреш яхшы якка гына була икән бит. 

 

25 ел бергә яшәгәннән соң ирем өйдән чыгып китте. Ул вакыттагы борчуларымны сүз белән аңлатырлык түгел иде. Тик яши-яши аңладым: тормыштагы һәр үзгәреш яхшы якка гына була икән бит. 

Ринат белән бик тату яшәдек. Безнең арада җылылык та, ышаныч та, мәхәббәт тә бар иде. Әллә миңа гына шулай тоелды микән?.. Техникумны тәмамлап, кондитер фабрикасында эшли башлагач, булачак ирем белән таныштым. Яратышып өйләнештек. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Өч бала белән сменалы эштә эшли алмый идем инде. Сабыйларым янәшәсендә булырмын дип, мәктәп ашханәсенә пешекче булып урнаштым. Кондитер һөнәрен бик яратсам да, моңа әллә ни борчылмадым. Гаиләм, йортым, сәламәт балаларым – бәхетем булды. Һәр бәйрәмгә тәмле тортлар пешереп, якыннарымны сөендерү бөтен кондитер амбицияләремне юкка чыгарып бетерде бугай.  

Еллар үтте. Балалар үсеп, үз гаиләләрен корды. Әби-бабай булып сөенеп яшәр вакыт җитте дигәндә генә, иремне алыштырып куйдылармыни... Сәбәпчесе – башкаладан заводларына җибәрелгән яңа директор булган икән. Бөркөнне эшкә җыена. Мин аңа үтүкләнгән күлмәген сузам, ә ул борынын чөерә: «Мондый күлмәкләр модадан чыкты инде, яңаларын алырга кирәк», – ди. Көлеп җибәрдем: 

– Кайчан мода артыннан куа башладың соң әле син? 

Әйтте – эшләдек. Кибеткә барып күлмәкләр дә, чалбар да, эчке киемнәр дә, галстук, одеколон да алдык. Иремнең, ниһаять, киеменә игътибар итә башлавына сөендем генә. Кеше арасында йөри. Ник әле ул ким булырга тиеш!   Шулай берчак ирем эштән бик күңелсезләнеп кайтты.  

– Нәрсәдән канәгать түгелсең? – дим. 

– Син барыбер аңламыйсың, – ди. 

– Ә син аңлатып кара, мин бит башкалардан акылсыз түгел бугай, – дим үпкәләп. 

– Безнең директор, һәр уңышлы ир артында көчле хатын тора, ди. 20 ел буе бер урында инженер булып эшлим. Димәк, син минем артта начар басып торгансың. Үсәргә этәргеч бирмәгәнсең. 

Аптырап киттем: «Ничек телең әйләнә алай дип әйтергә? Бөтен гомеремне сиңа һәм балаларга багышладым. Мин сиңа карьера ясарга комачауладыммы әллә?» – дидем, күзләремнән яшь мөлдерәп чыкканын сизми дә калдым.  

Ринат һаман үзенекен сөйли: «Стимул булмаган инде үсәргә. Менә безнең директор, хатын-кыз муза булырга тиеш, ди. Димәк, синнән илһамландыручы чыкмаган».  

– Директор да, директор дисең, әллә гашыйк булдың инде, – дим, ачуым килеп. 

– Бәлки гашыйк та булганмындыр, – ди күзләремә туры карап. Аяк астыннан җир убылган кебек булды: 

– Ринат, ничек инде ул алай? Ә балалар, гаилә... 

– Балалар инде зурлар, аларның үз гаиләләре. Ә мин бер генә тапкыр яшим. Аны күңелсез китаплар һәм  кызыксыз мөнәсәбәтләргә әрәм итү бер дә дөрес түгел.  

Бу «хикмәтле» сүзләрне дә Ринат директорыннан ишеткәндер, күрәсең, мондый фәлсәфә уйлап утыра торган кеше түгел бит ул...  

Күпме генә гаиләдә калырга үгетләсәм дә, фикереннән кире кайтмады. Көндәшем көчлерәк булып чыкты. Ринат әйберләрен җыеп чыгып китте. Мондый хыянәттән соң яшәвемнең мәгънәсе калмады кебек.  Ул вакытларда балалар янымда булды. Әтиләренә каршы чыктылар, тик мин кистереп әйттем: «Аны гаепләмәгез. Ул сездән түгел, миннән китте». 

Иремнең ачы хыянәтеннән озак кына айный алмый йөрдем. Кичләрен ялгызым вакытымны үткәрә алмый интектем. Кайда барып бәрелергә белми йөргән көннәрнең берсендә олы кызым: «Әни, әллә заказга пироглар, тортлар пешерә башлыйсыңмы соң? Андыйлар күп, тик синең кадәр тәмле итеп пешерә белүчеләр бик сирәк. Интернетка белдерү бирербез. Әкренләп клиентларың да җыелыр», – дип идея бирде.  

Мин, шикләнеп кенә булса да, бу шөгыльгә тотындым. Башта таныш-белешләргә пешереп бирүдән узмадым. Заказлар бик аз иде, тик мин вакытны әрәмгә уздырмадым. Интернеттан яңа рецептлар, заманча технологияләр өйрәндем. Пешергән тортымны матур итеп бизәргә өйрәндем. Сарафан радиосы яхшы эшләде – клиентлар күбәйгәннән-күбәйде. Хоббиның керем дә китергәнен күреп гаҗәпләндем дә, сөендем дә. Элекке тормышым турында уйларга бөтенләй вакытым калмады.  

Бер кыз шалтыратып, туена торт ясарга заказ бирде. Билгеләнгән көнгә ак лилияләр белән бизәлгән өч яруслы торт әзер иде. Аны кәләшнең әтисе килеп алды. Әнвәр дип таныштырды ул үзе белән. Шул көннән башлап Әнвәр атна саен нәрсәгә булса да заказ бирә башлады. Пироглар, имбирлы печенье, эклерлар... Берничә айдан сң, түзмәдем сорадым:  

 – Әнвәр, бу хәтле баллы ризык ни өчен сезгә? Күп булса, зыяны да тими калмый бит аның... 

Аның җавабы мине бөтенләй аптырашка калдырды:  

– Баллы ризык бөтенләй ашамыйм. Мин диабет белән авырыйм. 

– Алайса ник даими рәвештә миңа заказ бирәсез? 

– Сезне күрер өчен, – диде ул оялып кына... 

Һич кенә дә мондый җавапны көтмәгән идем. Мин әле ир-атларга кызыклы икәнмен бит! Әнвәр белән очраша башладык. Мине кияүгә чыгарга үгетли, ашыкмыйм әле. Күптән түгел Ринат та хасил булды. Ялгышканмын, гафу ит дип, кире кабул итүемне сорады. Күрәсең, музасы аны илһамландырудан алҗыгандыр.  Ринат соңга калды инде, бөтен үпкәләр дә онытылды. Аңа бары тик яңа музасын табуын телим.  

Узган ел хыялымны чынга ашырдым – үземнең кечкенә кондитер цехымны ачтым. Янымда – мине аңлаган, яраткан кешем, балаларым. Алар тиздән оныклар белән куандыра башлар. Ринат киткәч дөнья бетәчәк дигән уйларымның ялгыш булуын хәзер генә аңлыйм. Ул бәхет дигән юлга чыгар өчен  тормышымдагы текә борылыш кына булган.  

                                                                     Исемем редакция өчен генә. Чаллы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыгып киткэн ирлэр картлыкларында ялгыз кала ,э хатын Кыз югалмый,балалар оныклар белэн чокердэшеп Яши Бирешмэгэнсез сокланам нык булыгыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дэрэс сузлар .купмелар угетладем .купмелар угетладем калмады. Бик авыр булды .бугенге кендэ ялгызы .жалламэгез узларе сайлаган язмыш.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шундый охшашлык Минеке 23 елдан сон. Бар кешене шаккатырып яшэдек, мина исемем белэн эндэшкэне булмады. Мин бэгрем идем... Минем 2 улым,1 кызым бар янымда. Ул яна тормыш корды.Мин бер нэрсэне генэ анлый алмыйм узеннен балаларыннан баш тартып була микэн.Шушы да булдымы бэхет?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гыйбрэт алыр очен менэ дигэн хикэя. Хатын кыз бервакытта да югалып калмый. Рэхмэт хикэягез очен,ун,ышлар телим.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец, югалып калмагансыз. Хатын- кыз эчеп йормэсэ югалмый ул.

            Хәзер укыйлар