Логотип
Күңелеңә җыйма

Ә караучысыз калган кеше нишли?..

2002 елның маенда әни рак авыруыннан китеп барды. Бер ел дәвамында аны карап, соңгы юлга озату җиңел булмады.Үземнең дә исәнлегем шактый какшады. Физик яктан бер хәл, рухи яктан да бик үзгәртә үлем белән очрашу.
 
Авыруларны карау хатын-кызлар җилкәсенә төшә. “Сөембикә” битләрендә бу турыда фикер алышу файдалы булмас микән? Хоспислар кирәкме безгә? Америкада, өйдә онкологик авыру булса, ул гаиләгә психологик ярдәм кирәк дип саныйлар. Эвтаназия турында полемика бара. Анысына мин катгый каршы — гомерне тик Аллаһ бирә һәм ала. Ата-ананы карап, тәрбияләп, соңгы юлга озату — безнең бурыч. Тик шулай да... Танышымның әнисе үңәч рагыннан үлгәндә шундый кычкырды, ачлыктан елады, бөтен кешене каргады — танышым дүрт яшьлек баласын күршеләрдә тотарга мәҗбүр булды. Бу очракта авыруга хастаханәдә профессиональ ярдәм күрсәтеп карасалар яхшырак булмас идеме? Безнең шәһәрдә, бер чиркәү каршында, ярты ел чамасы бер хоспис эшләде. Башта спонсорлар ярдәм итте, алар акча бирми башлагач, ябылды. Авыруларны бик яхшы карадылар, көн саен дин әһелләре килде. Туганнарга да тулы ирек — теләсәң кайчан килеп йөр. Уколларны шәхси график белән, авыру кычкыра башлагач түгел, ә приступ килер алдыннан биргәннәр. Безнең мастерның әнисе шунда күзләрен йомды. Ул һаман да шундагы шәфкать туташларын, монашкаларны күз яшьләре белән искә ала, рәхмәт укый. Мин үзем, Ходайга шөкер, бурычымны үтәдем, ә бит караучысыз кешеләр дә бар. Ни диярсез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сез хаклы. Караучысы булмаганга гына тугел, караучыга да ярдэм кирэк. Уз вакытында курсэтелгэн ярдэм авыруга да багучыгада БИК кирэк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урын остендэге авыру кешене карау очен эшен,не ташлап ойдэ утырырга кирэк. Ботен кешенен, дэ андый момкинлеге юк. Минемчэ hэр шэhэрдэ дэ хоспис булдырырга кирэк.

      Хәзер укыйлар