Иреңнең читтә баласы туарга тиеш диделәр

Минем урында булсагыз, сез нишләр идегез, зинһар, киңәш бирегез әле.
Бер атна элек бер танышым, урамда очрап, иремнең тиздән читтә баласы туарга тиешлеген әйтте. Очраклы очрашу булмады бугай бу, махсус мине күрер өчен көтеп торган иде, ахрысы.
Аның алдында сер бирмәскә тырыштым инде. «Чибәр, акыллы ир-атка мондый яла ягучылар күп инде, без ияләшкән. Җитәкче урында эшләгәч, акчасына да кызыга хатын-кыз, әллә нинди мәкерләр корып, үзенеке итмәкче. Шуларның чираттагысыдыр», – дигән булдым.
Ә үземнең эчкә шик керде. Атна буе инде йокы күргән юк.
Без ияләшкән, дидем дә, мондый ук хәбәр ишеткән юк иде бит әле. Дус кызлар арасында: «Бөтен ир-атлар хыянәт итә, синеке генә йөрми калмас инде», – дип әйтүчеләр еш булды анысы. Әмма иремнең миңа берни сиздергәне булмады моңарчы. Кеше әйтә дип кенә мин аны хыянәтче дип саный алмыйм бит инде...
Эштән соңарып кайткан чаклары булгалый, билгеле. Тик ул җитәкче кеше, билгеле бер сәгатькә генә килеп, эш сәгате тәмамлануга кайтып китә алмый. Соңара икән, гел шалтыратып хәбәр итә: мин аның кайда икәнен һәрвакыт белеп торам.
Танышым: «Ул иреңнән бала табачак», – дигән кызны якыннан булмаса да беләм мин. Ирем оешмасында бер-ике ел эшләп китте ул. Кинәт кенә китеп баруы миңа бик аңлашылмаган иде ул чакта. Әйбәт кенә эшләп йөргән җирдән китте дә барды.
Атна буе иремә ничек сүз башларга белми йөрим. Әгәр бу хәлләр дөрес булып, аңа гаиләдән китәргә бер сәбәп кенә кирәк булса? Мин тавыш чыгарып, шул сәбәпне үзем ясасам? «Әти» дип өзелеп торган улым белән кызымны шулай итеп әтисез калдырсам?
Шул ук вакытта эчемдәге шиктән дә котыла алмыйм. Аның белән яшәү дә бик авыр... Берни булмагандай элеккечә елмая алмыйм бит.
Әллә тагын бераз сабыр итәргәме икән, дим. Белмәмешкә салышсам хәерлерәк булмасмы икән? Ир-ат гаиләдән китәргә уйласа, аны барыбер туктатып булмаячак инде. Тәмам башым катты. Әнигә дә сөйли алмыйм. Кызу кеше ул безнең, аерыл дип әйтер дип куркам. Ә мин иремне яратам шул. Һәрхәлдә, моңарчы яратып яшәдем, хәзер белмим инде.
Исемем редакция өчен генә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
21 гыйнвар 2021 - 11:24Без имени18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.Алсу күзлек
-
21 гыйнвар 2021 - 11:19Без имениЧиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениСенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:45Без имениДөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:59Без имениУзем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.