Логотип
Күңелеңә җыйма

Чәчәкле көзге мәхәббәт

Янә чәчәкләр тоткан. Күршем һәр иртә хатынына гөлләмәләр алып кайта. Кай берчакта кечкенә кызына да атап, ике букет күтәреп кайта ул. Олпат күрешебезнең бу гадәте ишегалдындагы хатын-кызларны ике лагерьга бүлде. Берләре үлеп китеп көнләшсәләр, икенчеләре яшь хатынын, чәчәк ташып, яраттырырга тырыша дип гайбәт чәчтеләр...
 
Бу йорттан фатир алып, күченеп йөргән көнне нәкъ шушы күршебез каршыбызга очрап, изге теләкләрен җиткергән иде. Кичен балалар белән саф һава суларга чыкканда, ул да кечкенә кыз белән урамда йөри. Чәчләре, мыекларына чал төшкән абзый, урамда кышкы салкын булуга карамастан, яланбаш. «Менә бабай, ичмасам, оныгы белән уйнарга чыккан» дигән уй узды иң беренче башымнан. Сөйләшеп киттек. Бик шаян, шат күңелле агай. 

– Оныгыгыз кунаккатамы? – дип сорыйм, беркатлылыгым белән.

– Юк, оныгым түгел, минем үз кызым, тәмле кызым, – ди ага.

Кыенсынып гафу үтенә башлагач, кул гына селтәде дә, язмышын сөйләп китте. Армиядән кайтып өйләнә дә, ерак районга эшкә җибәрләр аларны. Яшәгәч танышасың-дуслашасың. Алар да шушы җирлектән яшәгән бер гаилә белән аралаша башлыйлар. Гаилә дусларына әйләнәләр. Казанга килгәч тә элемтәләр өзелми. 

Үсеп җиткән уллары, кызганычка каршы, фаҗигале төстә якты дөнья белән хушлаша. Ачы кайгыны күтәрә алмыйча, хатыны рак белән авырып вафат була. Кызының үз гаиләсе. Шулай итеп ялгыз кала. Өйләнергә кирәк дип уйлый башлый. Пар эзли. Карт хатын да аласы килми. Яше зур булса да, күңел дәрт, дәрмән бар. Районда дуслашкан гаиләдәге кызлар да үсеп җиткән. Уртанчысы кияүдә түгел. Агай, озак уйлап тормый, әти-әнисеннән кызларын үзенә кияүгә бирүләрен сорый. Әниләренә караганда, кызны озак күндерә. Егетләрчә матур итеп артыннан йөри. Романтик ир-атка кайсы хатын-кызның баш имәгәне бар әле?! Риза була. Бу вакытта агайга 60, хатынына 30 яшь. Кызлары туа. 5 яшь тулган менә шушы кызы белән уйнарга чыккан икән. Кечкенә кызын илаһиләштерә. Аңа беркайчан да «юк» дип әйтми. Ул бала да, онык та. Чөнки кызы әтисенең үзеннән дә яшьрәк хатын алуын кичерә алмый. Күпчелек ир-атларның аталык инстинктлары картайгач уяна. Күршем дә: «Беренче никяхта булган балаларның үскәнен күрмәдем дә, сизмәдем дә. Көне-төне эш дип чаптым», – ди. Монысының тәмен белә. Тотып сөяргә-иркәләргә вакыт күп – лаеклы ялда. Сораганын алып бирергә кесә тулы акчасы бар. 

Соңарып килгән мәхәббәт тә аеруча ләззәтле икән. Ул җаваплы булганда бигрәк тә! Үзен бәбәй кебек тәрбияләгән хатынына бик рәхмәтле ул. Яшь хатын белән бергә өйгә тәмле аш исләре дә керә. Ә ир-атка тыныч тормыш өчен тагын нәрсә кирәк?! Өстәлдә торган вазада хатынының яраткан чәчәкләре – лилияләр өзелми. «Хатын-кыз чәчәк кебек ул. Чәчәк янында бары тик чәчәк кенә булырга тиеш», – күршем. Әнә шулай көн саен гөлләмәләр алып кайта. Көннәр җылыткач, абзый янә бөтен йортны шаккатырды. Кызын, көмәнле хатынын җитәкләп, дачаларына яшәргә киттеләр. «Малай көтәбез, – дип серен ачты ул бер очрашкач. – Йорт төзергә җыенам, улымның нигезе булырга тиеш». Аңа бу вакытта 66 яшь кенә иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шатлык, мэхэббэт кешене яшэтэ дэ, яшэртэ дэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Башкаларга ничектер, әмма олы гына ир-атның яшь хатын эзләве минем үземнең күңелгә тия әзрәк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        66 яшьтэ бала тудыру-жавапсызлык

        • аватар Без имени

          0

          0

          Э яшь хатын купмегэ кадэр тузэр икэн сон, бабай ха

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бабай вакыт уткэн саен бит шушы яшьтэ тормый, картая, яшь хатын 40 та булганда иргэ бит уже 70 Карт бабай белэн торасы килер микэн Шундый бер семьяны белэм яшь хатын алдан кызы белэн , э 72 яшьлек абзый арт ан бара Бу семьяга олы мэхэббэт телим эфэрин

            Хәзер укыйлар