Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?


Хатын-кызның гаиләдәге хәле турында еш фикер алышабызмы?! Кияүгә чыктың икән – яшә! Барган җиреңдә таш бул! Кәләш булырга җыенган кызларга менә шундый теләкләр теләнә. Ә бит гаиләле булу – бәхетле булу, дигән сүз түгел әле ул...


Түбәндәге хатны журнал укучыбыз җибәргән иде. Сез дә укып карагыз әле, аның фикерләре белән килешәсезме?
«Миңа 36 яшь. Иремнән аерылдым. Чәчәк кебек өч балам бар. Укытучы булып эшлим. Эшемне дә, балаларымны да бик яратам. 
Без ирем белән 14 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Бергә яшәгән чорда мин гаиләдә хтын-кызга булган хөрмәт хисен күрмәдем дә, тоймадым да. Бала көткән вакытларда иремне эштән өзелеп көтеп алам, ярдәменә өметләнә идем. Ә аның өчен һәрвакытта да беренче чиратта эш булды. Мин авырып урын өстендә ятканда да, аптекага чыгып дару алып кайтуны зур эшкә санады. Үземнең әнинең дә бу тормышта әллә ни кадер-хөрмәттә яшәгәнен күрмәдем, инде менә үзем дә кадерсезгә әйләндем. Ә бит кеше алдында ничек кенә кыйланмый иде ул! Безне читтән күзәткән кешеләр, мине мөгаен, җир йөзендәге иң сөекле хатын дип уйлаганнардыр. Ә өйгә кайткач бар да үзгәрә, минем карета яңадан кабакка әйләнә иде. 


Балалар хакына дип озак түздем. Әмма көннәр узган саен, әтиләренә карап балаларның да миңа карата хөрмәтсез булып үсүеннән курка килдем. Беркөнне көзге каршына килеп бастым да, күзләремә карадым. Үз күзләреңә тутырып карау шундый куркыта икән ул. Җыерчыклар, таушала башлаган йөз, иске халатым, тузгыган чәчләр... Күңелдә бер шатлык та юк. Ә бит мин шаярырга, көлергә һәм биергә ярата торган шаян кыз идем. Яшел күзләрем күпләрне әсир итте яшьлектә, күпләрнең мине үз яры итәсе килде. Ә мин Берәүне, гомерлек бәхетле итүчемне көттем һәм... аны – икейөзле иремне сайладым. Һәм гомерлеккә ялгыштым. Хәзер аңлыйм, минем ялгышны бик күп кызлар кабатлый. Бигрәк тә, бер күрүдән гашыйк булганнар...


Түздем, түздем дә узган ел аерылышырга карар кылдым. Көчем дә, яшәү дәртем дә сүнеп бара иде. Ә мин бит әле шундый яшь! Балаларым белән шатланып, төрле җирләргә барып, дөнья күреп, бәхетле яшисе килә минем! Дистә елдан артык яшәгәннән соң, аерылышу турында уйлау бик оят икән ул. Башкалар ни әйтер? Мине аңлаучы табылырмы? Балалар гаепләмәсме? Әмма барысын да үлчәп, күңел бизмәненә салып карагач... болай дәвам итеп булмый дигән төпле фикергә килдем. Әйе, мине күпләр аңламады. Күңел белән кыйналып, газапланып, кадерсезләнеп яшәү – тирә-юньдәгеләр өчен бер ни түгел икән, синең бәхетсез тормышыңа берәүнең дә исе китми. Хатын-кыз кадерсезлеге гадәти хәл дип кабул ителә. Ә менә син бәхетең өчен керәшергә баш күтәрә башладыңмы?! Әйләнә-тирәдә акыл сатучылар күбәя, кемлегеңне искә төшерүчеләр арта. Беренче чиратта мине ирем аңламады. Ул мине китәр дип уйламаган иде, күрәмсең. Балалар каршы килмәде. Алар белән утырып сөйләштек, башта ук барысын да аңлатып куйган идем инде. Хәер, әтисе белән әнисенең аерым яшәве бер генә сабый өчен дә күңелле түгелдер, әмма гаиләдәге көндәлек тавыш, усаллык, кимсенү... Болары да бала күңелендә эзсез калмый торгандыр. 


Хәзер без балаларым белән аерым яшибез. Әтиләре балалар белән очрашканда үзен аерылышу корбаны итеп күрсәтергә тырыша. Бәхетсез әти роленә кереп, балаларда кызгану хисе уятмакчы. Вакытлар узу белән барысын да аңларлар дип ышанам. Балалар белән авыр чакларыбыз да була, күңелле вакытлар да. Әмма мин үземне бәхетсез хис итмим. Балаларга кирәклегемне аңлыйм. Иртәләрем тыныч, кичләрем күңелле шау-шу белән тулы. Хатын-кыз бәхетенә ирешер өчен – гаиләле булу дигән фикер белән мин хәзер килешмим. Хатын-кыз бәхете ул – әни булуда. Миңа балаларым белән бик рәхәт».


Менә шундый фикер. Сез ничек уйлыйсыз, кадерле укучыларыбыз, балалар өчен генә дип гаиләдә кимсетелеп, бәхетсез хатын-кыз тормышы кичереп яшәү гаделме икән? Бәхет – парлы булуда, дигән әйтем белән килешәсезме? Фикерләрегезне көтәм.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (11)
Cимвол калды:
  • 3 февраль 2021 - 09:09
    Без имени
    Котылгансыз,тынычлап яшәгез.Балаларыгызның рәхәтен күрергә насыйп булсын.
  • 20 октябрь 2020 - 07:30
    Без имени
    Бик дөрес эшләгәнсез.
  • 2 сентябрь 2020 - 07:17
    Без имени
    Мин 30ел торгач аерылдым,3балам,3се да югары белемле укытучылар,ходаема рахмат укыйм бу рахат тормышка,сез Але яшь,уз парыгызны табарсыз
  • 2 сентябрь 2020 - 07:11
    Без имени
    Малайлы кешеләр үпкәләр инде, тик күп очракта аларны букка ярамаслык итеп үстерәләр. Ашатып, киендереп кенә. Әйбәт бул, хатыныңның кадерен бел, ярдәмчел бул, дип бер дә әйтмичә. Кызларны туганнан бирле эшкә өйрәтәсең. Аннары килеп чыга инде, хатын җигелеп эшли, өен, баласын, ирен карый, чәчен тарарга да вакыты калмый. Әле эштә дә эшли. Ә теге хайван я эчеп ята, я сулга йөри, чөнки өйдә проблема юк, ә рәхәткә чыдап булмый. Үзебез гаепле, башларыннан өеп проблема ясарга кирәк аларга. Ну, серкәләре су күтәрми торганы я анасы итәге астына чабачак, я монда хәзер без әйбәт дип тавыш чыгарачак. Чын ир дигәне нишләр, белмим. Алар монда утырмыйдыр...
  • 1 сентябрь 2020 - 21:01
    Без имени
    Әйе,сез хаклыдыр бәлки. Бәхетсез гаиләдә бәхетле балалар үсә алмый. Ничек яхшырак шунысын сайлау кирәк, әлбәттә. Кешенең холкы үзгәрми, олыгайган саен бозыла гына бара.
  • 6 июль 2020 - 00:01
    Без имени
    Аерылып дорес эшлэгэнгез. Минем язмышым да нэкь шулай булды. 16 елдан сон, ике бала белэн аерылганыма да 15 ел вакыт узган. Укенмим,авырлыкларны жинеп чыгуыма шатланып яшим.Балалар булу - зур бэхет, тормышка тулылык ости. Сезгэ сэламэтлек, унышлар телим.
  • 3 июль 2020 - 13:44
    Без имени
    Бик дорес эшлэгэнсез.Э мин хэзер генэ анладым уземнен зур хата ясаганымны.Балалар этисез усмэсеннэр,ирле булыйм дип яшэлде.Кыланмаганы калмады,туздем.Ат кебек эшлэдем,декретныйда да утырмадым.Тик исэнлек кенэ калмады. Эйтэсе килгэн сузем шул,ана соте белэн кермэгэнгэ,тана соте белэн генэ керми дилэр.Булмаган кеше белэн яшь гомерегезне эрэм итмэгез.Унга чык,унганчы чык диядер иде бер таныш эбием.
  • 1 июль 2020 - 19:55
    Без имени
    Бик дерес эшлеген
  • 1 июль 2020 - 19:07
    Без имени
    Автор дорес эшлэгэн. Гомер бер генэ бирелэ.Ул хэзер узып китэ.Без бу доньяда кунак кына,кимсенеп яшэу бик тэ авыр хэл ул.Парлы ялгыз булып яшэгэнче ,ялгызын балалар белэн яшэу мен тапкыр яхшыракУл ир кисэге эгоист ,узен яратып , узен генэ хормэт итуче булгандыр.
  • 1 июль 2020 - 07:25
    Без имени
    Бик дөрес эшләгән автор.бәхет телим .алдагы тормышыңда уңышлар сиңа.
  • 30 июнь 2020 - 19:24
    Без имени
    Шулай уҡ хәл, тик минем ир йораты яшел йылан белән дуҫ шул
Хәзер укыйлар
  • 7038
    1
    63
  • 6881
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    4668
    2
    49
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    6811
    1
    47
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»