Логотип
Күңелеңә җыйма

Артист була белмәгәнмен

Һәркем үз язмышы белән туа. Берәүләрнең тормыш юлы озын һәм туры, икенчеләрнеке – сикәлтәле... Нинди генә булса да, аны үзебезгә үтәсе, шулай язылган. Шул юлны узганда егылып салынган яралар тормыш тәҗрибәсен баета, яшәргә өйрәтә икән...

Һәркем үз язмышы белән туа. Берәүләрнең тормыш юлы озын һәм туры, икенчеләрнеке – сикәлтәле... Нинди генә булса да, аны үзебезгә үтәсе, шулай язылган. Шул юлны узганда егылып салынган яралар тормыш тәҗрибәсен баета, яшәргә өйрәтә икән...

Сабый чактан ук артык дөрес, бик тәртипле идем. Олы бала булганга, энеләремне карау, әти-әниемә булышу кечкенәдән төп вазыйфама әйләнде. Мәктәптә яхшы укыдым. Укытучылар мине башкаларга үрнәк итеп куйды. Тик утыздан артык бала арасында бер мин генә читтән торып укырга кердем. Ә бит мәктәпнең президенты идем! Алдан сөйләшергә, кемгәдер нәрсәдер «төртергә» кирәк булган... Югыйсә әти-әниемә: «Танышыбыз ярдәм итәчәк, акчагызны әзерләгез», – дигәннәр иде. Ә мин, беркатлы үсмер, ризалашмадым. Үз көчем белән керәм, янәсе. Беренче зур югалтуым – шул! Ул вакытта үземне дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп тойдым. Дөньяның асты-өскә әйләнде... Шулай да үз хыялыма тугры калдым, теләгән һөнәремне үзләштердем, бик яхшы җирдә эшли башладым.

Шәхси тормышта да кояш гел елмаеп торды. Биш ел буе яратып йөргән егетемне армиядән көтеп алып, кияүгә чыктым! Мин аны бик ярата идем! Беренче танышкан көнне үк дискотекада сугышканына ис-акылым китеп аптыраган булсам да, йөрәгемә әмер бирә алмадым. Үзгәрер, гел болай булмас әле дип уйладым. Хәзер, еллар үткәч аңладым: кешенең холкы үзгәрми икән. Яраткан кешеңнең яхшы якларын гына күрәсе килә бит ул. Тормыш көтәр өчен үҗәтлеге, тырышлыгы бар, димәк, ир ышыгында гына яшәячәкмен дип өметләндем. Бер елдан соң улыбыз туды. Бөтен җылым, бар назым, игътибарым балада булды. Беренче сабыем бит! Шулай булырга тиеш дип уйладым. Берәрсе: «Ирне дә онытырга ярамый, ул да, бала кебек, игътибарга мохтаҗ», – дип ник киңәш бирмәде икән?! Аралар суынды. Балага алты ай булганда, икебез ике тормыш белән яши башладык. Бала янына килеп йөрде ул, ә үзебез чит кешеләргә әйләндек тә куйдык. Бер елдан аерылыштык...
Әти-әни янында булгач, ялгызлыкны тоймадым да. Улым бик тыныч, акыллы бала булып үсте. Аның өчен яшәдем, аның өчен суладым. Балага бер яшь ярым тулгач, декрет ялымны озынайтыр өчен Казанга киттем. Кайтуыма, улымның аркасында сәер шеш барлыкка килгән иде. Әнием белән бик аптырадык. Бәрелмәгән, сугылмаган... Йөрмәгән табиб, бармаган им-томчы әби калмады. Хирурглар бертавыштан, операция ясарга кирәк, ди. Әбиләр: «Сихер бу», – дип чаң суга. Операцияне октябрь аена билгеләделәр. Менә ул көн. Баланы чишендереп, одеялга төрергә куштылар. Шәфкать туташы наркоз ясады. Кечкенә улым йокы аралаш нидер сөйли... Бу минутларда йөрәгемнең өзгәләнгәнен үзем генә беләм. Улымны операция бүлмәсенә алып киттеләр. Анда барырга ярамаса да, елый-елый артларыннан иярәм. Качып-посып операция ясый торган катка менәм. Ә анда конвейер... Әле бер, әле икенче сабыйны чыгаралар да каршыдагы реанимациягә алып кереп китәләр. Бу балалар да бит кемнәрнеңдер нарасыйлары... Көтәм... Вакыт тукталган кебек... Шунда гына мин авыр чакларда вакытның бик әкрен узганын аңладым. Мондый мизгелдә кешеләр Аллаһы Тәгаләгә сыена, мин дә барлык догаларымны укып Аңа ялварам: «Йа, Раббым, зинһар өчен, улымны сакла! Зинһар өчен, операция уңышлы гына үтсен». Операция өч сәгать барды. Эченә яткырып, авызына әллә никадәр трубкалар куелган улымны алып чыктылар да реанимациягә алып киттеләр. Мине палатага куып төшерделәр. Бераздан коридорда: «Әнием! Әнием!» – дип елаган бала тавышы ишетелде. Улым! «Шеш бик зур иде, тирән киткән, тамырларын казып алдым, яңадан чыкмас дип өметләнәм», – диде табиб. Гистология нәтиҗәләрен көтү аеруча кыен һәм озак булды (вакыт бик әкрен уза шул!). Яман шеш кенә булмаса ярара иде дип  теләдем. 

Аллага шөкер, бар да әйбәт иде.
Улым әкренләп тернәкләнде, ул көннәр дә акрын-акрын гына онытылды. Аңа ике яшь тулганда үсмер чактан ук бер-беребезне белгән бер егет белән аралаша башладык. Ярты елдан соң кавышырга булдык. Аның әти-әнисе башта каршы килсә дә (мин бит аерылган, балалы хатын!), соңыннан ризалаштылар. Кулымны сорарга килгәч тә әнием: «Баланы чит итмәсәң генә риза», – дип, фатихаларын биргән иде. Какты дип әйтә алмыйм. Шулай да ике ут арасында яшисең икән ул. Ялгызы бүлмәдә утырган улыма: «Әйдә, чык залга, бергә уйныйк», – дим, ә ул чыкмый. Иремә: «Баланы чакыр инде», – дип әйтәм, ә ул: «Үзе чыгар әле, ник мин аны көчләп чыгарыйм», – ди иде. Бу сүзләрне үз әтисе әйтсә, йөрәк болай янмас иде, үги әтисеннән шундый сүз ишетү яралы күңелгә бик авыр тоела иде ул чакта. Сабыем да кызганыч, ирем алдында да үземне гаепле тоям. Бала белән килдем бит! Үз башыннан кичергәннәр генә аңлар мине. Йөрәк өзгәләнгән чаклар күп булды. Аннан кызыбыз туды. Ирем бала җанлы булды. Алар өчен акчаны да, вакытын да кызганмады. Кызыбызны аеруча нык яратты. Улымны да җәберләмәде. Мин шуңа риза идем...

Әмма бу юлы да бәхетле гаилә булып яшәргә язмаган булып чыкты... Ул беренче иремнән көнли башлады. Бер генә көн дә аны искә алмыйча үтмәде. Гомумән, өчәү яшибез кебек тоелды. Югыйсә аралашканым да, күрешкәнем дә булмады. Ул бала янына да әти-әнидә булганда гына, алар белән сөйләшеп кенә килә иде. Башта иремнең көнчелеген кызыкка борырга тырыштым, аннан ишетмәмешкә салыштым... Элеккеге иремнең эше яныннан үтеп киткәндә: «Әйдә, янына кертеп калдырам!», «Нормаль кешенең туе бер генә булырга тиеш!» кебек кимсетүләрне колак аша гына уздырып җибәрү бик авыр шул. Бу сүзләрдән, нахакка рәнҗетелүләрдән тәмам туя башладым. Ирем белән өч ел яшәгәннән соң, уртак тормыштагы якты киләчәккә өметне өзеп, ике баламны җитәкләп әти-әнием өенә кайтып кердем. Кеше нәрсә әйтер, туганнар, дуслар ничек кабул итәр дип уйлап яндым. «Син, нәрсә, икенче тапкыр да аерылдыңмы әллә?» – дип бик еш сорап йөрәкне телгәләделәр. Түздем, тыштан булса да игътибар итмәскә өйрәндем. Бик ябыктым, чиргә сабыштым. Иремнең судка барып гариза язганына да бик гарьләнсәм дә, сиздермәдем. Суд юлын күп таптарга туры килде әле. Аның ипотекага алган фатирына «ана капиталы»мны салган идем. Ул акчаларны кайтара алмасам да, сабыр иттем. Хәтта кире кайтырга да риза идем. Аның килүен көттем. Тик ул бик тәкәббер кеше. Килмәде...

Инде бу вакыйгалардан соң алты ел үтте. Ялгыз яшәргә дә өйрәндем. Аллага шөкер, балаларым үсеп буйга җитә. Бөтен барлыгым белән балалар дип яшим. Бәхетле булсыннар, кимсенеп яшәмәсеннәр дип тырышам. Улым бик яратып хоккей белән шөгыльләнә. Инде шактый уңышларга иреште. Яхшы уйнавын күреп, яшүсмерләр хоккей клубының төп составына алдылар. Тренерлар зур өметләр баглый. Баламның киләчәге хакына тыныч кына аккан тормышымны үзгәртеп, сабыйларым белән башка шәһәргә күчендем. Әти-әни, туганнарым ярдәме белән ипотекага фатир алдым. Юлыбызда һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр очрап тора.  

Минем тормыш тарихым күпләрнеке белән аваздаштыр да. «Рәхәткә чыдамаган, түзмәслек ирләр булмаган берсе дә», – диючеләр дә булыр. Ләкин мин шулай хәл иттем. Димәк, миңа шулай язган. Мин үземне бәхетсез хис итмим. Ике ирем дә начар иде, алар аркасында бәхет таба алмадым дип тә әйтмим. Мин дә гаепле: артык таләпчән, артык дөрес шул. Тор-
мышка җиңелрәк карарга кирәк иде. Яши-яши авызым пешкәч кенә аңладым: хатын-кыз тормышта артист булырга тиеш. Ул сәхнәдә уйнаган кебек уйнасын да, үзенә булган алкышларны лаеклы кабул итә дә белсен.

Үземне очып баручы кош белән чагыштырам. Әмма бер канатлы кош. Сыңар канат белән очу авыр, әлбәттә. Янәшәңдә ышанычлы сөйгән кешең булса, яшәве рәхәтрәктер ул... Кем белә? Бәлки, алдагы тормышымда мин дә пар канатлы булырмын. Элегрәк, беркайчан да кияүгә чыкмыйм, дисәм дә, яшь барган саен фикер үзгәрергә дә мөмкин. Балалар үсеп, үз тормышлары белән яши башлагач, мин бит япа-ялгыз калачакмын. Хәзер түгел, пар канатлы булу шул вакытта кирәктер. Бүгенге көндә юлымда очраган бар нәрсәне ничек бар шулай кабул итеп, балаларым, әти-әнием, туганнарым бар дип, булганына шөкер итеп яшим. Алга таба очам...

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Баланы атасы белэн беренче коннэн тэрбиялэгэн булсагыз,эле дэ бергэ булыр идегез. Артист булу тугел, э атасы да бар икэнен онытмаска иде шул.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Вакытында котылгансыз,барыбер бәхет,рәхат күрсәтмәсләр иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хатын кызнын ин зур ялгышы ул, бала тугач узе генэ карый башлый, атасы белми дип уйлый. Билгеле балага, узенэ якын китермэгэч ир кеше узен артык дип хис итэ. Ышана белергэ кирэк, аларга да бала каратырга кирэк эзрэк. Шул вакытта гына гайлэ нык була.

        • аватар Без имени

          0

          0

          тоталар да, артист булырга диләр. Ниткән сүз ул. Просто гына яшәп булмыймыни ул? Ихлас сөйләшеп, аралашып, киресенчә артистланмыйча гына? Гаиләдә артистлык бит уло икейөзләнү була.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Әйе, артистлана белгәннәр кыен ашамый, алар ышыкта кала белә. Дөреслек белән бару һавага карап төкерү ул. Шул "артист" лар аркасында шактый кыен ашарга туры килә тормышта. Моны бик соң аңлыйсың шул.

            Хәзер укыйлар