Логотип
Күңелеңә җыйма

Алайса, без сезгә киләбез!

Кыскасы, мин үзем дә ярыйсы гына «клининг» икән.

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без  – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Клининг... Сезне дә кызыктырамы бу сүз? Бер төркем хатын-кыз (арада ир-атлар да бар) килә дә өеңне ялт иттереп юып китә. Бөтен йорт җиһазын урыныннан кузгата, ел буе кулың җитмәгән караңгы почмаклардагы тузаннарны сөртә, диван-караватлардагы, йомшак урындыклардагы тапларны күз йомганчы юк итә. Шкаф эчләрен сөртеп чыгара, тәртипкә сала. Тәрәзәләрне ике яклап юалар! Кыскасы, моның турында кем хыялланмас?!

Шул хыялга бирелүгә, колакка әни тавышы ишетел­гәндәй була: «Үз пычрагыңны ятларга җыйдыртасыңмы?» Аннары аңа: «Үзең юмыйча, өйне кешедән юдырталармыни?» – дип, кайнанам тавышы өстәлә. Әйтмәсәләр дә, һичшиксез, шулай дип уйлаячаклар... Өй җыештыручылар чакыртырга телим дисәм, ирем бәясен сорар... Үзең дә юасың бит инде син аны, дияр... Уф... Ичмаса, социаль челтәрләр ялкыныма ут өсти: шунда кергән саен келт итеп реклама килә дә чыга! «Безне чакыртыгыз! Үзегез ял итегез! Бер көндә бөтен эшегезне бетереп китәбез!»

Иремне күндерер өчен дәлилләр әзерли башладым. Әнә, фәлән артистлар да шуларга юдырткан, тегеләр дә чакырткан! Бер генә бүлмәне дә юдыртырга була икән – син өйдә чит кеше күрми дә каласың; иртән эшкә китәсең, кичен чип-чиста өйгә кайтасың... Ни хикмәт: «доводларым­ның» кирәге дә булмады – чакыртып карыйк, дип, ирем бик тиз ризалашты.

Ул кире уйлаганчы дип, шалтыратып көнен сөйләштем дә, шунда ук клининг килүгә әзерләнә дә башладым. Әзерләнмичә, ничек бар, шулай кертеп булмый бит инде өйгә ят кешене. Ни уйламаслар?! Шкафлардан башладым. Башта ванна бүлмәсендәге шкафларны бушатып, артык-портык әйберләрне чүпкә аттым (килгән кеше миңа нәрсә кирәген, нәрсә кирәкмәгәнен белми бит!) Киштәләрне, шкаф ишеген эчтән-тыштан сөртеп, кирәкле әйберләрне кире тезеп тутырдым. Икенче көнне балалар бүлмәсендәге шкафларга тотындык. Анысын балалар белән бергә ерып чыктык. Шкаф эчләрен сөрткәч тә һавалар ук үзгәрде дип куанды балалар. Кичкә кадәр җитте. 

Өченче көнне иң авыр урынга – кухня шкафларына барып ябыштым. Өстәге шкаф эчләрен сөртмәгәнгә бер ел гына бар инде, артыгы булмаса. Шалкан чәчәрлек булган, дияр иде әни, күрсә. Сирәк тотыла торган табак-савытлар да шунда «яши» – кузгатмаганга биш былтыр. Клинингта эшләүче хатыннар ачып бушата башласа, тузан оясын күрәләр бит инде. Юмыйча булмый... Анысын да ялт иттердем. Эт булдым – өч көн буе клининг килүгә әзерлә­нәм бит! Ирем кайта да: «Клинингка эш калдырмыйсың бит инде, нәрсәгә юасың боларны?» – дип аптырый. Ничек юмыйм инде, мин әйтәм, кеше киләсе бар бит. Аның үзенә дә эш таптым! Ике яклап юар өчен тәрәзәләрнең сеткаларын алырга кирәк. Үзләре алырлар әле дип котылмакчы иде, тәрәзә ачылган урыннардагы кап-кара тузанны булса да алыйм дип, барыбер салдырттым...

Безнең киемнәр карават астында саклана. Караватны күтәреп сөртәселәре булса, барысын да күрәчәкләр – монда да тәртип урнаштырырга кирәк. Маркетплейстан вакуумлы махсус пакетларга заказ бирдем, тотылмый торган урын-җирләрне дә, кием­нәр­не дә шуларга тутырдым, карават асларын сөрттем – күтәреп азапланасылары булмас. Иртәгә клининг килә дигән көнне идәннәрне юып чыктым, гомер булмаганны гөл чүлмәкләренә кадәр сөрттем. Булды! Рәхәтләнеп җыештырсыннар!

Кичен теге компаниянең җитәкчесе килеп, эшлисе эшнең күләмен карап, танышып китте, баскычлар әзерләргә кушты. Була ул! Юып, сөртеп, ике баскыч әзерләп куйдык. Әмма өйне йөреп чыккач, кунакның кәефе төште. «Безгә мондый чиста өйне юу бик кызык түгел, конечно. «До» и «после» фотоларын күрсәткәндә аермасы күренми, – диде ул тәмам чыраен сытып. – Чиста булмаган бер почмак та юкмыни сездә?» Бар, нишләп булмасын, бар! Котельный ягын клининг килүгә әзерләмәдем бит. Аларны монда кертеп тормам, үзем бер юып чыгарырмын дигән идем. Плитка ябыштырганнан соң торбалардагы цемент чистарылып бетмәгән иде, фотолар ярыйсы гына чыгачак...

Кыскасы, ялт иттерделәр болар өйне! Люстралары гына ни тора! Тәрәзәдә кояш ялтырый, дөньялар ачылып киткән кебек. Иң зур аерма сантехникада булгандыр: су каты булу сәбәпле краннарга юшкын утыра, аларны тиз генә бетерә алмыйм. Шушылардан кала шаккатырырлык нәрсә күрмәдем. Урындык, диванны химчистарту аерым бәядән икән, анысы моңа керми, диделәр... Акча түләп җыештырган өйне бер атна сакларга тырыштык, шуннан артыкка җитмәде. Тузан да шулай ук утыра, шкаф ишекләре, көзгеләр дә шулай таплана, краннарның юшкыны да озак көттермәде. Аларга барыбер: әллә мин юган, әллә клининг...
Кыскасы, мин үзем дә ярыйсы гына «клининг» икән. Ирем дә шулай диде. «Киләсе елга балдызларны чакырып, балалар белән дә ерып чыгарсыз бу эшләрне», – ди. Ярар, яз җиткәч күз күрер тагын, дигән булам. Бер «рәхәткә» ияләшкәч соң... 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар