Логотип
3 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балалар өчен

Тел көрмәкләндергечләр

Тизәйткечләр, икенче төрле аларны тел көрмәкләндергечләр дип тә атыйлар. Алар авыр әйтеләләр, ләкин шуның белән бала сөйләмен җайларга да булышалар.

Тизәйткечләр, икенче төрле аларны тел көрмәкләндергечләр дип тә атыйлар. Алар авыр әйтеләләр, ләкин шуның белән бала сөйләмен җайларга да булышалар. Ягъни аларны халык тарафыннан иҗат ителгән, уйлап табылган тел төзәтү чаралары дип тә атарга буладыр. Балаларның телен ачтырганда, төрле авазларны дөрес әйтергә өйрәткәндә тизәйткечләр бик булыша.


 

Кулда тукмак,

Алыйк кер тукмап:

Тукта, тукта, тукмама,

Тукма, тукма, туктама!

Туктап тукмап булмый ул,

Тукмап тукмак тынмый ул.

 

***
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.

 

***

Талга кунар бер тартар,

Ул тартарны тал тартыр,

Тартар басып талны тартыр,

Тал тартыр, тартар калкыр,

Тартар калкыр, тал тартыр.

 

***

Без дә таптык шәт кәҗә.

Әби әйтә : шәп кәҗә!

Сөтлесен сөтле түгел,

Ләкин бит ул шәл кәҗә,

Югалтырга жәл кәҗә.


 

***

Ра – ра – ра – ра – ракетага

Ра – Ра – Рамил утырган.

Ра – ра – ра – ра – ракетаны

Җир тирәли очырган.


 

***

Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,

Кем матур җырлый ала,

Кем матур бии ала –

Шул булыр үрнәк бала.


 

***

Алмалар да

Алланган.

Алланган да

Балланган.

Бал кортлары

Аларны

Чәчәкләр дип

Алданган.


 

***

Бүрәнәләр турый-турый,

Барый абый бура бурый.

Бурасының матурлыгын

Карап йөри урый-урый.


 

***

Биш үгездә

Биш мөгез.

Әй, саташтым,

Ун мөгез.

Ун үгездә

Ничә мөгез,

Мүкләк булса

Өч үгез?

Санагызчы

Үзегез,

Әгәр җитсә

Көчегез.


 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар