Бала тугач – 40 көн...

Бала туу – үзе зур шатлык. Өйдәге һәркем нәни кеше тирәсендә бөтерелә. Әни кешене зур җаваплылык хисе биләп ала. Сабыеның һәр сулышы мөһим яшь әнигә, һәр үзгәрешен тоемлап барырга омтыла ул.
Бала тугач, медицина күрсәтмәләре белән бергә әби-бабайлардан калган гадәт-йолаларны үтәү дә мөһим. «Бала туганнан соң кырык көн» дигән сүз бар халыкта.
40 көн буена баланы үзен генә калдырырга ярамый.
Җен алыштырмасын, дип шулай эшләнә. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, мендәре астына кайчы, пычак, көзге салалар. Бу гадәт «кайчы җен-пәринең юлын кисә, җен үзен көзгедән күргәч, куркып кача» дигән ышанудан килә.
40 көн баланы әти-әнисе, дәү әти-дәү әниләрдән башкаларга күрсәтмиләр.
Беренче көннәрдән үк өйгә иң якыннар гына килә. Бала туу белән котларга килгән кунаклар бала янына кермиләр. Кемдер моны баланың энергетик аурасы формалашып бетмәү белән аңлата, кемдер күз тиюдн курка, чит кеше белән инфекция керү мөмкинлеге дә күздә тотыла. Күз тимәсен өчен, баланың башлыгына күз-мунчак элеп куялар.
Бала туып 40 көн аралыгында баланы бишеккә салалар.
Бала туу алдыннан бишек һәм бүтән җиһазлар әзерләнгән була. Бишектә үскән баланың нерв системасы нык булуын, аның тынычлап йоклавын инде табиблар да раслады. Гадәт буенча, баланы беренче тапкыр бишеккә өйдәге иң олы кеше (дәү әни) сала.
40 көн булгач, баланың беренче чәчен алалар.
Моны гадәттә әти кеше башкара. Баланың чәчен ташларга ярамый, аны җыеп яндыралар яисә саклыйлар.
40 көн буена яңа туган бала белән бергә яшь әнине дә өзлегүдән сакларга кирәк.
Еш кына балага бик күп игътибар бирелә, ә әниләр читтәрәк кала. Әби-бабаларыбызның «Бала тапкан хатын-кызның 40 көн буена гомере кыл өстендә» дигән сүзе бар. Яшь әниләргә бу чорда эмоциональ яктан да, көнкүреш эшләрендә дә ярдәм кирәк.
40 көн узгач бала туган йортта «Бәби чәе» үткәрелә.
Бу вакыт аралыгында бала энергетик яктан шактый ныгый дип исәпләнә. Кайбер балалар бу вакытта хәтта башларын да тота башлый. Шуңа күрә өйгә кунаклар чакырырга да ярый.
«Бәби чәе»нә нинди кунаклар чакырыла, бу көнне нинди йолалар үтәлә, анысын тулырак итеп алдагы язмаларыбызда укырсыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.