Логотип
Мәхәббәт

Иремә гашыйк буласым килә  

 Туй күлмәген кигән иртәдә кәләш булачак иремне мәңгелеккә яраттым, аннан башка яши алмыйм дип уйлый. Бер кыз да яңадан гашыйк булырмын дигән уйны башына китерми. Бигрәк тә законлы иренә. 

 

 Туй күлмәген кигән иртәдә кәләш булачак иремне мәңгелеккә яраттым, аннан башка яши алмыйм дип уйлый. Бер кыз да яңадан гашыйк булырмын дигән уйны башына китерми. Бигрәк тә законлы иренә. 

 Ләкин көнкүреш мәшәкатьләренә күмелеп яши башлагач, иреңә карата хисләреңнең кайчан югалганын аңламый да каласың. «Мин ялгышканмын, ахры», «ул бит минем кеше түгел, дөрес сайламаганмын икән» дигән уйлар килеп керә башлый. Шунда ук элек йөргән егетләр, беренче мәхәббәтләр искә төшеп интектерә. Юк, мондый хәлнең булганы юк, дип үзегезне алдарга тырышымагыз да.  Бу – һәр хатын-кыз өчен хас. Билгеле, янәшәңдәге ирең дә синең халәтеңне сизми калмый. Һәм ул грипп вирусы кебек, тиз арада  аңа да күчә. Уйлап караганыгыз бармы: мәхәббәт ни өчен югала? Әйдәгез, сәбәпләрен бергәләп барлап карыйк: 

1. Ир-ат белән хатын-кыз бер гаилә булып яши, тик рухи яктан тигез үсми. Аларның, көнкүрештән кала, башка бәйләнеш нокталары булмый. Мәсәлән, ире һаман яңа гыйлемнәр ала, төрле кешеләр белән очрашып, тормыш тәҗрибәсе туплый, ә хатын үзен балаларга багышлый да, бер кулына – чүпрәк, икенче кулына чүмеч тотып яши башлый. Хатын-кызларның иң зур хатасы бу. Әни булу бик шатлыклы вакыйга, ләкин шәхес булудан туктарга ярамый. Кешенең шәхси тормышын беркем дә чикләргә тиеш түгел.  

2. Хисләр бәяләнми. Конфликтлар, мөнәсәбәтләрнең көнкүреш  мәшәкатьләре белән очрашып торуы дәрткә дә, романтикага да урын калдырмый. Шул ук вакытта мәхәббәтне дә «йота». 

3. Үчләшү. Ул минем белән шулай эшләде, нигә әле миңа «җавап кайтармаска» дип уйлау зур ялгышлык та соң... 

4. Тышкы кыяфәт. Кеше һәрвакыт үзгәрештә. Тышкы кыяфәте бигрәк тә. Тазарып китү, үзеңне карамый йөрү дә ике арадагы дәрткә тәэсир итми калмый. Ә бит ул сезне яшь матур чагыгызда очратып, гашыйк булган иде. 

5. Чагыштыру. Мөнәсәбәтләрдә бу иң зур хата. «Менә күрше ире булдыра, таба,  ә син...» дип сөйләү янәшәңдәге кешене хөрмәт итмәү билгесе. Аннан соң күрше тавыгы күркә булып күренә дигән гыйбарәне дә онытырга ярамый.  

6. «Ой, кая китсен инде, кемгә кирәк ул» дип уйлау гадәтен, гомумән, баштан чыгарып атарга кирәк. Белегез: сезнең ирегез, кем өчендер «күрше тавыгы» ул!  

Мәхәббәт бриллиантыгызның тоныклануы әллә ни мөһим дә түгел. Була торган хәл. Иң мөһиме: яратуны, дәртне кайтарырга тырышу. Әйдәгез, стратегия төзеп карыйк.  

 Сөйләшү. «Көнең ничек үтте», «Эштә хәлләр ничек?», «Ашыйсыңмы?» ише баналь сорау һәм аңа җавап сөйләшү түгел әле ул. Ачылып, бер-береңнең фикерен тыңлау мөһим. Моның өчен вакыт табарга тырышыгыз. Нәрсә уйлаганызыны сөйләгез, аныкы белән кызыксыныгыз.  

 Ирегезгә читтән карарга тырышыгыз. Күз алдыгызга китерегез: ул башка гаиләдә, башка балаларның башыннан сыйпый, ят хатынны назлап таң аттыра. Кытык килдеме? Шул-шул менә... 

Вакыт машинасы.  Хатирәләр киче оештырыгыз. Очрашуыгызны, беренче тапкыр үбешкәнегезне искә төшерегез. Ул вакытта  бер-берегезнең нинди сыйфатларына игътибар иткәнегезне искә төшерегез. Туй фотоларын карагыз. Әлеге матур хатирәләр араны җылытмый калмас. Балалар белән бергәләп утырып туй видеосын карау, гомумән, гаиләне җанландыра ул.  

Элекке ирдә яңа ир-ат. Яши-яши кеше үзгәрми калмый. Холкында яңа үзенчәлекләр барлыкка килергә мөмкин. Аларның яхшы якларын табыгыз. Ирегезнең планнары, теләкләре белән кызыксыныгыз. Янәшә генә яшәсәк тә, игътибар җитмәүдән янәшәдәге кешенең  мөһим бер  ягын күреп бетерә алмыйбыз кайчак.  

Рольле уеннар. Безнең менталитетта рольле уеннар ят,  оят  итеп кабул ителә. Тик ул мөнәсәбәтләргә җылылык өстәүдә – иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Мондый уеннар ир-атларны бигрәк тә дәртләндерә. Ул бик рәхәтләнеп сезгә кушылачак. Таныш булмаган туташ роленә кереп, аның белән яңадан танышыгыз. Үзегез өчен гадәти булмаган кием кисәгез, ят ислемай сибенсәгез, тагын да яхшырак.  

Үзгәрегез һәм үсегез. Яңа образ булдырыгыз, яңа дуслар, проектлар, хобби табыгыз. Ирегездә, һичшиксез, кызыксыну туачак. Сездәге яңалыклар аның үзенә дә үзгәрергә, үсәргә мотивация булачак.  

Энергетика. Хатын-кыз – ир-ат өчен илһам һәм көч бирүче чыганак. Хатын-кызларның йомшаклыгы, җиңеллеге, шәфкатьлелеге һәм кайгыртучанлыгы могҗизалар тудыра. Ир-ат өйгә кайткач, эштәге проблемаларны оныта ала икән, ул һәрвакыт сезнең янга ашкынып кайтачак.  

Көннәрне төрләндерергә тырышыгыз. «Байбак көннәре» романтиканы да бетерә, алҗыта да. Эш көннәрендә үзгәрешләр кертү авыр әле ул. Ә менә ялларны күңелле итеп уздырырга була.  Бергәләп берәр шәһәргә экскурсиягә барып кайтыгыз.  Икәү бергә яңалык ачу, уртак яңа тәэсирләр мөнәсәбәтләрне җылытмый калмый. Балаларсыз ялны планлаштырыгыз. Ир белән хатын өчен бу бик мөһим. Кичләрен өйдә романтик аш өстәле әзерләгез. Сөешкәндә, аралашканда, үз-үзегезне тотышыгызда экспериментлар ясап карыгыз – ул «йокы»дан уянсын!  

Ирегезгә кагылудан, кочаклашудан, үбешүдән баш тартмагыз. Юкка гына тән телен иң борынгы тел дип санамыйлар. Үтеп киткәндә сак кына орынып алу, бер-берегезгә елмаеп күз кысып алу да  мөнәсәбәтләргә очкын өстәргә мөмкин.  

Киңәш бирү җайлы ул диярсез дә, сайтны караганнан соң, ябып, бу хакта бөтенләй онытырсыз. Ник болай эшләгәнегезне аңлатыргамы?  Мөнәсәбәтләрне автопилотка күчереп, камиллеккә омтылу өчен кыл да селкетми  яшәгәндә, үзгәрешләр булмас кебек ул. Ләкин мөмкин булмаган әйбер юк! Алда язылган стратегия дә ирен югалтудан курыккан, мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрергә теләгән хатын-кызларда гына эшләячәк. Авызга алма төшкәнен көтеп ятучылар бәхетен кулдан ычкындыруларын сизми дә калачак. Бәхеткә лаеклы булырга кирәклеген онытып җибәрәбез, кызганыч...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар